Пациентлардан тик рәхмәтләр генә
МАССАЖ сырхаулардан гына түгел, ә реабилитация вакытында да, авыр эштән соң туган стрессны бетерү һәм кәефне күтәрү өчен дә яхшы ярдәм итә, диләр. Массажны ничек дөрес ясарга, аның серләре белән Рәмия Лотфурахман кызы Таһирова уртаклашты. Ул — профессиональ массажист һәм 39 ел дәвамында күпләргә тернәкләнеп, яңадан аякка басарга ярдәм иткән. — Минем хезмәт юлым авыр да, кыен да булды. Уйлавымча, мине бу сферага язмыш китерде. Мәктәпне тәмамлагач, Чайковский медицина училищесының фельдшерлык бүлегенә укырга кердем. Бардага 1972 елда диплом белән кайттым.







