БИШЕНЧЕ САБАНТУЙ
Бөтенрәcәй авыл сабантуе — инде бишенчесе — 24 майда Волгоград өлкәсенең Кече Чапурник авылында үткәрелде. һәр елдагыча, аны оештыруда татарстанлылар ярдәме зур булды. Изге Волгоград җиренә республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация, Нурлат муниципаль районы делегациясе, сәнгать һәм спорт осталары да килде. Бәйрәм чараларында Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Андрей Бочаров катнашты. Сабантуйга Рәсәйнең дистәдән күбрәк төбәге вәкилләре килгән иде. Пермь крае делегациясен край губернаторы администрациясенең милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Оборина җитәкләде. Аның составына Барда муниципаль районы башлыгы






