Искиткеч табиб

Курочкина Антонина Павловна башкалардан аерылып тора торган шәхес. Аныӊ язмышы якты, әмма авыр була. Ул Бөек Ватан сугышын да үтә, әмма бу елларны искә алырга яратмый. Ул чактагы дәhшәтле еллар хатирәләре белән уртаклашкан бердәнбер кешесе Фәгыйлә Юлышева булгандыр, мөгаен. Бу истәлекләр 2015 елныӊ 8 маенда чыккан “Яктылык өләшеп…” мәкаләсе нигезенә салынган. Материалда Антонина Павловнаныӊ үз теләге белән фронтка китүе, сугышларда катнашып, тормыш hәм үлемнеӊ hәрчак янәшә йөрүләренә инануы турында сөйләнелә. Шулай ук мәкаләдә аныӊ партиягә керүе дә чагылдырыла, комсомол тормышында бу мөhим момент аяусыз сугышныӊ “тынлык” минутында узган…

80-е годы

Медицина институтын тәмамлаганнан соӊ, Антонина Павловна Барда районына җибәрелә, 1952 елдан баш табиб булып эшли. Кызганыч, гомере кыска була. 1984 елныӊ 16 апрелендә 61 яшендә вафат була. Антонина Павловна инде 40 еллап арабызда булмаса да, аны белгән, аныӊ белән янәшә эшләгән кешеләр исән. Күпләр өчен үрнәк hәм чын легендага әверелгән кешенеӊ тормышы, хезмәт юлы шаhитлары белән очрашырга булдык.

Розалия Хәбибулла кызы Хәсәнова – операция шәфкать туташы, хезмәт эшчәнлеген 1976 елныӊ августында Чайковский медучилищесын тәмамлаганнан соӊ башлый. Өч елга якын А.П Курочкина белән эшли. 2013 елдан лаеклы ялда.

— Мине эшкә Антонина Павловна кабул итте. Ул дәртле кеше hәм искиткеч җитәкче иде. Бүленеш нигезендә мин Чернушкага барырга тиеш идем, әмма туган районда калырга теләдем. Антонина Павловна бу хакта белгәч, тиз генә берничә шалтырату ясады hәм бу мәсьәлә хәл ителде. Ул барлык рангтагы медиклар арасында зур ихтирам казанды. Трубкага: “Авылдашымны үземдә калдырам”, — дигәнен әле дә хәтерлим, — дип уртаклаша әӊгәмәдәшем.

Розалия Хәбибулла кызы сүзләренчә, А.П. Курочкина өчен беренче урында эше булган: көндез ул авыруларны кабул иткән, кичен планлы операцияләр ясаган. Төнлә ашыгыч авырулар китерелсә, Антонина Павловна янә сафка баскан. Дәвалануга өметләрен югалткан күпләр өчен ул гомерләрен саклап калучы чын фәрештәгә әверелгән. Больница янында яшәгән, бу йорт хәзер дә шунда тора. Тәүлекнеӊ теләсә кайсы вакытында хезмәттәшләре аны чакырып керә алганнар. Хуҗалыгын Фома кушаматлы зур овчарка саклаган, аныӊ өрүен ишетеп, Антонина Павловна шунда ук хезмәттәшләре янына чыккан. Ул бик җаваплы, хезмәт сөючән була. Беркайчан да язмышына зарланмый, тирә-юньдәге кешеләр тормышы белән кызыксына. Җырларга яраткан, шул җырлар язмышыныӊ бөтен авырлыкларын кичерергә ярдәм иткән, күрәсеӊ. Шулай ук спорт белән шөгыльләнгән, чаӊгыда йөргән.

“Ул кинәт вафат булмады, башта бик акрын йөри башлады, аннары аны бөтенләй паралич сукты hәм ул урын өстенә ауды. Тулы канлы эшли алмаса да, аӊардан hәрвакыт киӊәш сорап керделәр, тәҗрибәсен бәяләделәр. Бу кешенеӊ үлеме район өчен зур югалту булды, соӊгы юлга бөтен больница белән озаттык. Әгәр Антонина Павловна хәзер исән булган булса, аӊа күп нәрсәгә өйрәткәне, миннән яхшы белгеч тәрбияләгәне өчен зур рәхмәт әйтер идем, гомерем буе ул минем өчен үрнәк булды”,- диде саубуллашканда Розалия Хәбибулла кызы.

Ашыгыч ярдәм фельдшеры Әлфирә Мингол кызы Әсәдуллина:

— Быел Краснокамск медицина училищесын тәмамлаганнан соӊ туган районыма кайтуга нәкъ 50 ел тулды. Ашыгыч медицина ярдәме эше әле җайга салына гына иде. Аныӊ башлангыч чорында эшләдем дияргә була. Бу эшкә килеп, 37 ел кешеләр файдасына хезмәт иттем. Бүген дә миӊа туганнарым, күршеләрем, дусларым килә. Беркайчан да ярдәмнән баш тартмыйм. Белем hәм тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк. Табиб булу сәләт hәм яшәү рәвеше ул, — дип башлады әӊгәмәне Әлфирә Минголовна.

Антонина Павловнаны ул күпкырлы табиб буларак исендә калдырган. Белеме буенча хирург булуга карамастан, ул педиатр, гинеколог, лор-табиб вазыйфаларын башкарган… “70нче елларда больницада табиблар аз иде, нибары тугыз кеше, тар белгечләр турында хәтта әйтергә дә кирәк түгел. Үлеп баручы пациентны “ашыгыч ярдәм” машинасында алып киләбез, Антонина Павловна шунда ук йөгерә. Аныӊ өчен ял да, бәйрәмнәр дә булмады, ул йокламыйча, черем итеп кенә йөргән, мөгаен. Кеше гомере, аны коткару Антонина Павловна өчен беренче урында булды. Төнлә шартлы билге – тәрәзәгә шакый идек. Беркайчан да: “Нәрсә булды?”- дип сорамады. Тәрәзә пәрдәсен этеп: “Хәзер киләм”- дип кенә әйтә иде”, — дип уртаклаша әӊгәмәдәшем.

Ул гел эштә була, хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә. Ашыгыч ярдәм машиналары торган гаражлар яныннан үтеп, ике катлы иске бинаны күрергә мөмкин. Элек анда ашыгыч ярдәм, хатын-кызлар hәм балалар консультацияләре булган. Педиатрлар яки гинекологлар җитмәгән чорда фельдшерлар кабул итүне алып барырга ярдәм иткәннәр, ә Антонина Павловна аларга: “Эшләгез, укыгыз, аннары рәхмәт әйтерсез”, — дигән. Чыннан да, аныӊ белән эшләгән hәркем бу искиткеч кешегә чиксез рәхмәтле, чөнки ул күпләр өчен чын остаз, укытучы булган, кешеләрдә хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел hәм игелекле булу кебек сыйфатларны бәяләгән. Күпләр аныӊ хезмәткәрләргә ягымлы мөрәҗәгать итүен әле дә хәтерли.

1982 год. Конкурс медсестер. Работа конкурсной комиссии.
С права на лево: А.П. Курочкина, Ф.М. Абдулова (Ерасимова) — хирург (живет в Осе), А.М. Асадуллина, С.Н. Назин (главный врач),
Р.М. Яппаров – хирург (живет в Челябинской обл.)

— Антонина Павловна вафат булгач, моӊа берәү дә ышана алмады. Аныӊ белән хушлашу амбулатория бинасында уздырылды. Бүген үз яшемнән чыгып, аныӊ бу дөньядан нинди яшь китүен аӊлыйм. А.П. Курочкина кебек баш хәрефтән язарлык табиб җитәкчелегендә эшләвем белән бик горурланам hәм аӊа барысы өчен дә рәхмәтлемен. Мин инде күптәннән пенсиядә, әмма пациентларым хәзер дә очрашу вакытында рәхмәт әйтәләр. Бу минем өчен иӊ зур бүләк, — диде Әлфирә апа.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *