Кулларыныӊ җылысын тоям

А.П. Курочкина истәлегенә

1957 ел. Май ае ахыры, миӊа ул чагында 14 яшь иде. Бакчабызда эшләнеп йөрибез. Тишелеп чыккан көнбагышларны алмасыннар дип, каргаларны куам. Зур апам җир казый, кинәт минем эчемне нәрсәдер бөреп алды, көч-хәл белән өйгә кереп егылдым. Әти белән әни сөйләшеп алдылар да, әти тиз генә авылга чыгып китте.

Тиздән әти ат җигеп кайтып керде, тизрәк больницага алып барырга кирәклеген аӊлатты hәм без юлга кузгалдык. Озак кына баргач, мин каты итеп елый башладым. Әти: “Сүҗдене чыктык, күп калмады, барып җитәбез!“ – дип тынычландырырга тырышты.

Больницага килеп җиттек. Безне ак халатлы апа каршы алды, ул килүебезне белә иде. Мине җитәкләп бер бүлмәгә алып керделәр. Бүлмәдә яшь кенә матур апа утыра. Әти белән русча сөйләшә башлады. Мине карады. Шул көнне үк операция ясадылар, аппендицит кузгалган икән. Төнге дүртләрдә наркоздан уянып киттем, янымда шул матур апа басып тора. Минем хәлемне белде, сөенде, аӊыма килүемә шатланды бугай, елмаеп куйды. 10 көн минем хәлемне белеп, дарулар hәм уколлар биреп шәфкать туташлары, Антонина апа дәваладылар. Антонина апаныӊ йомшак ап-ак куллары эчемне: “Тут не болит?“ – дип сыйпавы бүгенгедәй исемдә. 65 ел үтте, ләкин мин hаман аныӊ шифалы кул җылысын тәнемдә тоям. Шулай алтын куллы врачыбыз – Антонина апа Курочкина мине үлемнән коткарды. Аннан укытучым Зөбәрҗәт апаныӊ минем больницага килеп каравы хәтердә калган. Тиз терелүгә бу да ярдәм иткәндер, бик сөендем, аӊа рәхмәтлемен.

Гомер юлымда ике операция кичердем, өлкә больницасында эшләүче табиб Волина Светлана Георгиевнага да рәхмәтлемен. 3 hәм 7 ел вакыт узгач та мине хат аша эзләп табып: “Бала, исәнме? Үзеӊнеӊ хәлеӊ ничек? – дип хәлемне белде.

Врач хезмәте авыр. Соӊгы елларда больницада еш ятам. Врачларыбыз безне яшәтер, терелтер өчен бөтен көчләрен биреп эшлиләр, рәхмәт аларга.

Антонина апа бөтен гомерен кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга багышлады, бик кешелекле булды. Район үзәк больницасы А.П. Курочкина исемен йөртә, врачларыбыз аныӊ үрнәгендә намус белән hәр авыруга үзләренеӊ йөрәк җылыларын биреп эшлиләр. Район больницасын җитәкләүче И.Ә. Сәгыйдуллинга, ак халатлы фәрештәләребез – табибларыбызга хезмәтләрендә уӊышлар телим, район больницасы, А.П. Курочкина исеме мәӊге яшәсен.

Сугыштан соӊгы авыр еллар хатирәсе булып, 1957 елда ул язган справка миндә hаман саклана…

Хәлимә Мансурова,

Байавылдан сугыш чоры баласы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *