Хәлеӊ ничек, улым?

Антонина Павловна 30 ел район халкы сәламәтлеген саклау өчен җавап бирде. Мондый югары вазыйфа башкаручы затларга больницаныӊ матди-техник базасын үстерү hәм тулыландыру да йөкләнә. А.П.Курочкинаныӊ хуҗалык белән идарә итүдә нинди җитәкче булуы турында Т.Н.Сәбәләев сөйләде.
Тәлгать Нәкый улы беренче тапкыр эшкә урнашу максаты белән район больницасына 1975 елда килә.
Ул чакта Антонина Павловна аны йөк машинасы водителе вазыйфасына кабул итә. Өч ел эшләгәч, ул хезмәт урынын алыштыра, автотранспорт предприятиесенә күчә. А.П.
Курочкинаныӊ вафатыннан соӊ, 1987 елда язмышы аны икенче тапкыр район больницасына илтә. Инде икенче баш врач Сәлим Нәҗип улы Назин аны административ-хуҗалык эшләре буенча үзенеӊ урынбасары, хезмәтне саклау hәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер итеп кабул итә. Хезмәт еллары Тәлгать Нәкый улы өчен дә, район халкы өчен дә юкка гына үтми. Ул оешманыӊ шушы еллар эчендә төзелгән базасы белән кызыксына, ә үзендә җыелган мәгълүматларны Т.Н. Сәбәләев барысы белән дә уртаклашырга әзер.
Аныӊ сүзләренчә, 1914 елга кадәр больница шәhәрчеге территориясендә барлыкка килгән беренче дүрт бина: даруханә, аныӊ склады hәм даруханәче фатиры булган амбулатория, йогышлы чирләр белән авыраучылар өчен барак, земство врачы өчен торак йорт hәм караучы фатиры белән кухня була. Амбулаториядә авыруларны кабул итү алып барыла (бүген бу административ кор пус), йогышлы чирләр белән авыраучылар барагы бүгенге көндә дә шул ук статуста кала, земство врачы йортында туберкулез белән авыраучылар өчен корпус оештырыла, бүген анда фтизиатр кабул итә, ә кухня 2020 елга кадәр файдаланыла, хәзерге вакытта ярдәмче бина булып тора. Бу объектлар барысы да мичләр белән җылытыла, керосин лампалары, фонарьләр белән яктыртыла, суны алып киләләр. Бәдрәфләр өчен яраклы чокырлар 1990нчы елларга кадәр гамәлдә була.
Якынча 1932 елда бер катлы терапия корпусы бинасы төзелә, соӊрак аӊа икенче каты да өстәлә.
Моннан тыш, 1933 елда территориядә агачтан бала тудыру йорты барлыкка килә.

Бала тудыру йорты

 

1970нче еллар азагында биредә больница хезмәткәрләре өчен тулай торак булдырыла, 1983 елда бина сүтелә. Хәзерге вакытта аныӊ урынында А.П. Курочкина бюсты булган парк урнашкан. 1937 елда төп корпуслардан юл аша ике агач бина төзелә, аларныӊ берсендә ашыгыч ярдәм бүлеге (1 катта) hәм балалар консультациясе (2 катта), икенчесендә – стоматология (1 катта) hәм хатын-кызлар консультациясе (2 катта) урнаштырыла. Беренче бина әлегә кадәр бар, ә икенчесе 2013 елда сүтелә.

 

Балалар консультациясе

 

1952 елда больницага баш врач булып Антонина Павловна Курочкина килә hәм аныӊ эшчәнлеге чоры башлана. Бу вакытка корпусларда электр үткәрелгән була. 1949 елда Әрҗән электр станциясе hәм учреждениегә бүленгән барлыгы 6 кВт ярдәмендә Ильич лампочкалары кабына, төп корпуста рентген аппараты, ут белән дәвалау приборлары hәм электр стерилизаторлары барлыкка килә. Соӊрак 80нче еллар азагында тау астында 100 кВтлы трансформатор подстанциясе куела, вакыт узу белән ул көчлерәк 250 кВтлы трансформаторга алыштырыла.
1959 елда больница шәhәрчеге территориясендә тагын бер агач бина төзелә. Ул бүгенге көнгә кадәр пациентлар файдасына хезмәт итә. Башта бинада авыруларны кабул иткәннәрдер, ихтимал. Аннан соӊ төрле елларда анда бухгалтерия, сөт кухнясы, хезмәткәрләр өчен ашханә була. Бүген биредә нарколог-психиатр кабул итә.
1950нче еллар уртасыннан 1960нчы елларга кадәр котельный hәм кер юу бүлмәсе белән бергә (бүген бу биналарда склад бинасы hәм остаханә) су башнясы да төзелә.
1963 яки 1964 елда ул файдалануга тапшырыла, әмма башта аннан суны санитарларга чиләкләр белән корпусларга ташырга туры килә. Шунда ук кубовая бүлмәсендә мичкә ягып су җылыталар. Бу су башнясы бүген дә эш хәлендә.
1966 елда терапия корпусыныӊ беренче катына икенче кат өстәлә.
Озак еллар беренче катта балалар бүлеге hәм массаж кабинеты була, ә рентген кабинеты hәм физкабинет хәзер дә шунда. Икенче катта терапия hәм күз бүлекләре, операция бүлмәсе оештырыла. Бу корпус беренче булып бина янындагы автоном котельныйга тоташтырыла. Димәк, корпус беренчеләрдән булып батареялы җылылык системасы белән тәэмин ителгән.
60нчы елларда больница территориясендә 2-3 ашыгыч ярдәм машинасына исәпләнгән агач автогараж төзелә, бүген аныӊ урынында элеккеге балалар консультациясе бинасы тора, 1977 елда юл аша кирпеч гараж күтәрәләр. Шул ук елны ике катлы хирургия корпусы файдалануга тапшырыла. Шунда ук операция блогы, хирургия, гинекология бүлекләре, бала табу йорты урнаша, баш врач hәм баш шәфкать туташы кабинетлары да биредә була. Бүген бинада балалар, хатын-кызлар консультацияләре, баклаборатория hәм эндоскопия кабинеты эшли.
Больница буенча су челтәре 1970нче елларда салына башлый.
Параллель рәвештә больницаныӊ корпусларына кадәр җылылык челтәрләрен, терапевтик hәм хирургия корпуслары өчен гомуми пычрак сулар чокыры hәм гомуми канализация челтәре булган кухняны төзү эшләре алып барыла. Вакытлар узу белән әлеге коммуникацияләр берничә тапкыр ремонтлана, этаплап төзелә, шул исәптән 90нчы елларда Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары булып эшләгән медицина фәнда нәкъ менә бирегә килә, ә соӊрак үз балаларын да профилактик тикшерүләргә, чираттагы прививкалар ясатканда яки авыраганда алып киләләр. Бина 2000 елда файдалануга тапшырыла. Төрле сәбәпләр аркасында сөт кухнясы озак эшләми, хәзер аныӊ урынында клиник лаборатория урнашкан.
Стоматологлар кабул итүне төрле биналарда алып бара. Башта ике катлы агач бинада, аннары терапия корпусында, бер вакыт торак йортныӊ подвалында эшләгәннәр хәтта. 2000нче еллар башында гына стоматологиянеӊ махсус үз бинасы барлыкка килә, ул элеккеге көнкүреш комбинатында эшли башлый hәм хәзер дә шунда урнашкан.
— Исеӊ китәр, әмма А.П. Курочкина барысына да өлгерә иде. Ул күпкырлы врач, патологоанатом нәре кандидаты, Рәсәй Федерациясенеӊ атказанган врачы Альберт Тәүфыйк улы Алдаров булышлыгы белән дә.
1979 елда Антонина Павловна пенсиягә чыгу яшенә җитә hәм больница белән җитәкчелек итүне калдыра, бу вазыйфага Сәлим Нәҗип улы Назин билгеләнә. А.П. Курочкина җитәкчелеге вакытында сменага 150 кешене кабул итүгә исәпләнгән яӊа поликлиника төзелеше проекты эшләнелә. 1979 елда, җитәкче булып С.Н. Назин килгәч, бинага нигез салына hәм әлеге объект төзелә башлый, ә инде 1983 елда яӊа поликлиника үз ишекләрен ача. Безнеӊ территориядә биш катлы йортларны hәм башка мөhим объектларны актив төзү елларында 4 катлы дәвалау корпусын булдыру мәсьәләсе күтәрелә, 1991 елда ул да файдалануга тапшырыла, халыкта аны “немецлар төзегән бина” дип атыйлар.
Больница шәhәрчеге территориясендә төзелгән соӊгы бина балалар консультациясе белән сөт кухнясы була. Күпләргә бу объект таныш, район халкы кечкенә вакытларынгына түгел, ә бик яхшы җитәкче, хуҗалык белән идарә итүче дә булды. Шулай ук хезмәттәшләреннән хәл сорашырга да вакыт тапты. Антонина Павловна hәрчак миӊа “улым” дип мөрәҗәгать итте. Урамда күрсә, туктап: “Хәлеӊ ничек, улым? Эшеӊ барамы?” – дип дәшә иде. 1979 елныӊ августында миӊа аппендицит буенча операция ясадылар. Бер тәүлек узгач палатага кереп: “Әле дә ятасыӊмы, улым? Операциядән соӊ тәүлек узды бит, тор инде”, — диде А.П.Курочкина. Без палата буенча бер әйләндек. Икенче көнне ул янә кереп, мине коридорга алып чыкты, янәшәмдә йөреп hәм тизрәк савыгуымны теләп, эшләре буенча китеп барды. Ул чакта аныӊ игелекле мөнәсәбәте бик яхшы булышкандыр, дип уйлыйм, тиз арада савыктым. Минем хәтеремдә ул бик мәрхәмәтле hәм кешелекле зат булып калды”,- диде саубуллашканда Тәлгать абый.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Фотолар Т.Н. Сәбәләев архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *