Чынга ашкан хыял

fap-fedorki
Авылларыбыз тормышына ямь өстәүче шатлыклы вакыйгалар еш булып тора. Федоркилылар да узган атнада шундый куанычлы мизгелләр кичерделәр – авылда фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Дөрес, ул моңа кадәр дә эшләп килде, мәдәният йортындагы бүлмәләрдә урнашкан иде. Ә хәзер исә заманча яңа пункт авыл халкы өчен ишекләрен ачты.
Бу бина край hәм районның “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ компаниясе белән тыгыз hәм нәтиҗәле хезмәттәшлегенең бер үрнәге булды. Моңа кадәр шушы хезмәттәшлек нигезендә Яңавыл hәм Бөреҗледә иркен hәм уңайлы ФАПлар төзелгән иде, Федоркидагысы – инде өченчесе. Яңалары да, hичсүзсез, булачак әле.
Авыл халкы шатлыгын уртаклашырга муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев hәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты ярдәмчесе В.А. Сухих hәм депутаты Г.А. Ткаченко, район больницасының баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин, “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсының 6 нчы нефть-газ табу цехы начальнигы урынбасары
Д.Г. Юркин h.б. килгән иде.
Тантанада беренче булып чыгыш ясап, район башлыгы С.М. Ибраев авыл халкын шушы вакыйга уңае белән котлады hәм “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ компаниясе генераль директоры О.В. Третьяковка рәхмәтен белдерде.
— Депутатларыбыз В.А. Сухих hәм Г.А. Ткаченко, район Земство Җыелышы ярдәменнән башка бу эшне башкарып чыгу катлаулы булыр иде. Бердәм тырышлык яхшы, матур нәтиҗә бирде, — дип билгеләде Сергей Миннихан улы.
Хәлил Газбулла улы чыгышында:
— Бинаны төзүдә бердәм булып, килешеп эшләү уңай чагылды, бу сыйфатлар башка эшләребез өчен дә нигез булсын. Барыбыз да авылны үстерү буенча бердәм булып тырышыйк, — дигән теләк белдерде.
Край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих исеменнән аның ярдәмчесе Владимир Александрович Сухих котлады. Ул шулай ук хакимият органнары hәм нефтьчеләр компаниясенең үзара хезмәттәшлегенең, бердәм тырышлыкның авылларны, тулаем, крайны үстерүдә мөhим роль уйнавын билгеләде. “Сезнең авылда бүген онытылмаслык шатлыклы hәм истәлекле көн, hәрчак матур яшәгез, сәламәтлек телим, без бергә“, — диде ул.
— Бүген Федорки авылы өчен генә түгел, ә бөтен район өчен әhәмиятле вакыйгада сезнең белән бергә булуыма бик шатмын, — дип белдерде край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко. – Власть hәм “ЛУКОЙЛ“ тырышлыгы белән сездә заманча фельдшерлык-акушерлык бинасы төзелде, ул авылның киләчәген күздә тотып эшләнде. Сезгә, федоркилылар, ныклы сәламәтлек, ә медицина хезмәткәрләренә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар телим.
Д.Г. Юркин, И.Ә. Сәгыйдуллин шулай ук җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Җавап сүзе белән Федорки авыл поселениесе башлыгы М.С. Тимиркин чыкты:
— Авылда фельдшерлык-акушерлык бинасы төзергә — безнең күптәнге хыялыбызны тормышка ашырырга ярдәм иткән hәркемгә рәхмәт белдерәм. Хәзер бездә халыкны сәламәтләндерү буенча нәтиҗәле эш алып бару өчен зур мөмкинлек тудырылды, бу — зур шатлык.
Кунаклар тасма кистеләр – пунктка юл ачылды. Сәламәтлеккә илтүче юл булсын ул!
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *