Мәскәүдә очрашулар

С.М. Ибраев, Х.Г. Алапанов, Я.Т. Абдалов с депутатом Государственной Думы РФ И.Н. Шубиным

19-20 октябрьдә Барда муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев hәм район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов эш визиты белән Мәскәүдә булдылар. Биредә аларның 58 санлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубин hәм РФ Федераль Җыелышы Федерация Советында Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы вәкиле – сенатор А.К.Пушков белән эш очрашулары булды, аның барышында Барда районын алга таба үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Игорь Николаевич Шубин hәм Алексей Константинович Пушков бардалыларның халык белән очрашулар вакытында яңгыраган наказларын кабул иттеләр. Алар – авылларны газлаштыру, мәктәпләрне, балалар

Подробнее

Халыкара стандартлар буенча эшләргә

WORLDSKILLS

WORLDSKILLS – ул коммерция булмаган халыкара хәрәкәт, аның максаты булып профессиональ белем бирү статусын күтәрү hәм дөнья күләмендә профессиональ әзерлек стандартларын үстерү тора. Профессиональ осталык конкурсларын оештыру аның төп эшчәнлеген билгели. WorldSkills чемпионатлары ике елга бер тапкыр төрле илләрдә үтә, анда 22 яшькә кадәрге квалификацияле эшчеләр, университет hәм колледж студентлары, танылган профессионаллар, белгечләр, производство белем бирү осталары hәм остазлар биремнәрне үтәүне бәяләүче экспертлар сыйфатында катнашалар. Край политехник колледжының Барда филиалы бу юнәлештә актив эшли. Производство белем бирү мастеры Н.А.Пономарева WorldSkills

Подробнее

Үсеш тәэмин итәргә

Подписали договора с администрацией района о предоставлении субсидий

Район администрациясе hәм Земство Җыелышының эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча эзлекле hәм максатчан эше уңай нәтиҗә бирә: безнең район край буенча бу юнәлештә иң актив эшләүчеләр рәтенә керә. Үз эшчәнлекләрен киңәйтүгә hәм камилләштерүгә йөз тоткан эшмәкәрләр федераль, край, район бюджетларыннан субсидия ала, бу аларга производстволарын үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Дүшәмбедә янә алты кече hәм урта эшмәкәрлек субъекты шушы хокукка ия булды – район администрациясе белән С.Ә.Ибраhимова, Р.Н.Гарапов крестьян-фермер хуҗалыклары, “Искир“, “Барда урман хуҗалыгы“, “Таттранском““ hәм “СпецСтройСервис“ чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятьләре субсидия

Подробнее

Хезмәтегез ихтирамга лаек

День работника сельского хозяйства и перерабатывающей промышленности

Агымдагы хезмәт елының язгы-көзге чорына йомгак ясалды, алдынгылар исемнәре ачыкланды. Тик бу әле билгеле бер вакыт аралыгына нәтиҗә ясау гына. Авыл хуҗалыгы — тынгысыз тармак. Басу-кырлардан уңыш җыеп алып җирләрне туңга сөрү, терлекләрне көтүләү тәмамлану белән шулай ук җаваплы саналган кышлату чоры башлана. Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә уздырылды. Фойеда авыл хуҗалыгы продукциясеннән күргәзмә-ярминкә оештырылган иде. Сәхнә бик матур бизәлгән. Алып баручылар Рәмзидә Шәрәфетдинова hәм Ренат Шабаев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә

Подробнее

Булачак матурлык осталары

Будущие мастера маникюра

Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып профессиональ белем бирү тора. Үзәк эшләгән елларда барлыгы 4 меңнән күбрәк кеше укытылды. Профессиональ белем бирүнең нәтиҗәлеге сизелерлек: төрле курсларны тәмамлаучыларның якынча 75 проценты күңеленә ошаган эш тапты.Иң популяр белгечлек төрләре – электр, газ белән эретеп ябыштыручы, сатучы, повар-кондитер, парикмахер, фермер. Курслар үзәкнең үзендә дә, Пермьдә дә оештырыла. Бер ай элек халыкны эш белән тәэмин итү службасында 9 эшсез граждан маникюр эшен hәм макияж нигезләрен үзләштерүгә кереште. Бу

Подробнее

Җиңүең белән, “Дуслык“!

Халык биюләре буенча чемпионат – ул яңа Бөтенрәсәй проекты, аңа ошаш проектлар башка юк, ул барлык ил күләмендәге бию ансамбльләренә hәм коллективларына үзләре турында белдерергә, зур сәхнәдә иҗатларын күрсәтергә hәм халык биюләре буенча Россия чемпионы титулын яуларга мөмкинлек бирә. Хореография коллективлары ярышлары өч яшь категориясендә үтә: балалар, үсмерләр hәм яшьләр. Ул hәрберсендә үткәрелүче тугыз Федераль округ кубогыннан hәм финал турдан тора, анда hәр округтан иң яхшы коллективлар катнаша, ул быелның декабрендә Мәскәүдә узачак. Халык биюләре буенча Россия чемпионатының сайлап алу

Подробнее

Яшәешебезнең мөhим тармагы

Идет ремонт дорог

На автодороге «Тюндюк-Верх-Шлык» Агымдагы елның июнь аенда Бардада спикер В.А.Сухих җитәкчелегендә край парламенты депутатлары, комитет рәисләре hәм җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт рәисе урынбасары — край промышленность, эшмәкәрлек hәм сәүдә министры А.В.Чибисов, край транспорт министры А.Р.Зәкиев h. б. булып консультатив совет утырышында катнашкан иделәр. Утырышның көн тәртибе борчыган мәсьәләләрнең берсе — юлларга багышланды hәм «Пермь краены» 2011 елның 1 декабрендә кабул ителгән «Пермь крае юл фонды турында hәм «Пермь краенда бюджет процессы турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында»гы 859-ПК санлы законының тормышка ашырылу

Подробнее

Тукай паркында — яңа сын

Композиция «Су анасы» («Водяная»)

Район үзәгендәге Тукай паркында янә бер сын пәйда булды — 7 октябрьдә «Су анасың скультура композициясен ачу тантанасы үткәрелде. Анда район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, бакча балалары катнашты. Тукай иҗаты безне гомер буе озата килә, әкият hәм шигырьләре күңел түрендә яши, шәхес буларак тәрбияли. Аның иҗаты үлемсез, мәңгелек. Шагыйрьнең тууына 130 ел тулган бу елда крайда Су анасына hәйкәл ачылу бик тә урынлы. — Бардада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай паркын ачу турында сүз башлап 2012 елда

Подробнее

Иң ялкынлы кыз – Бардадан

Вероника Кантуганова

Чиләбедә үткән “Татар кызы“ матурлык hәм талант конкурсы быел беренче тапкыр халыкара статуска ия булды. “Трактор“ боз аренасында Россиянең төрле почмакларыннан hәм башка илләрдән татар кызлары кызыклы бәйгедә көч сынашты. “Татар кызы-2016“ конкурсында безнең крайны Бардадан 19 яшьлек Вероника Кантуганова тәкъдим итте. Яшь булуына карамастан, ул инде төрле юнәлешләрдә күп кенә бүләкләр яуларга өлгергән. “Татар кызы – 2016“ аңа искиткеч атмосферасы, бөтенесенең дә татар телендә сөйләшүе hәм кызыклы иҗади сынаулар, якты шәхесләр белән хәтерендә калырлык булган. Безнең Вероника бу бәйгедә

Подробнее

Халык мәдәниятен танып беләбез

Барда гимназиясендә 7 класс укучылары hәм “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ компаниясенең социаль hәм мәдәни проектлар конкурсында җиңгән “Пермь этноүзәге“ НПсе хезмәткәрләренең очрашуы үтте. “Пермь крае халыкларының традицион костюмы“ — ул этномәдәни мираска кызыксынуны үстерүгә, Пермь краеның күп милләтле халкының традицияләрен берләштерүгә hәм саклауга чакырылган мәдәни-танып белү проекты. Россия Фәннәр академиясенең Пермь фәнни үзәге тарих, археология hәм этнография бүлегенең этнография секторы мөдире, тарих фәннәре докторы Александр Черных hәм “Маматов“ нәшрияты генераль директоры Илдар Маматов Пермь крае халыклары костюмнарын презентацияләү белән занятие үткәрделәр. Әңгәмә барышында

Подробнее