Киләчәккә өмет белән

ООО "Искирь": С надеждой на будущее

Агымдагы хезмәт елының язгы-көзге чорына нәтиҗә ясалды, алдынгылар исемнәре ачыкланды. Хәер, бу тынгысыз тармакта эш беркайчан да тукталмый – алда шулай ук катлаулы hәм җаваплылардан саналган кышлату чоры көтә.

2017 елда уңыш җыю, терлек азыгы әзерләү, терлекләрне җәйге көтү чорында тоту буенча ярышта җиңүче булып “Искир“ ОООсы (директоры Н.И. Лушников) танылды. Без хуҗалыкның алдынгы хезмәтчәннәре белән очрашып эш барышы турында сөйләштек.
“Искир“ ОООсы районның зур хуҗалыкларыннан санала. Хәзерге вакытта биредә барысы 818 баш терлек, шул исәптән 300 баш савым сыеры асрала. Тугыз айга тулай савым 906 тонна тәшкил иткән. Барысы 670 гектардан 911 тонна ашлык суктырып алынган, ягъни 350 гектардан 455 тонна солы hәм 320 гектардан 456 тонна арпа җыелган. 102 тонна солы киләсе ел өчен орлыкка салынган. Ноябрь аенда “Искир“ ОООсы оешуга 5 ел тула.
Бу хуҗалыктан механизатор Наим Хатмулла улы Тайчин 243 гектар мәйданда туңга сөреп, район механизаторлары арасында җиңүгә ирешкән – беренче урын алган.
Ындыр табагының туктаусыз эшләвен тәэмин иткән машинистлар арасында 600 тонна иген хәзерләүче Җәмил Александрович Галимьянов беренче урын алуга ирешкән.
Җәмгыять савучысы Светлана Анатольевна Каракулова сыерлардан югары продукция алуга иреште – 2156 кг сөт савып район савучылары арасында беренче урынга чыкты.
— Хезмәт стажым 20 елдан артып китте, шуның 15 елдан артыгын сыерлар савам. Антуфьево, Шермейка фермаларында эшләдем, “Искир“дә сыерлар сава башлауга ноябрь аенда дүрт ел тула. Шермейка авылында яшим, эшкә вахта алымы белән көн дә йөреп эшлибез. Иртәнге 5тә безне машина килеп ала. Эшне бергәләп башкарабыз. Көтүчеләребезгә рәхмәт, сыерларны алар ашата, без савып кына алабыз. Хезмәт хакын hәр айда алып барабыз, якынча 15-20 мең түлиләр, премияләр дә була. Безнең хуҗалыкка ясалма орлыкландыручы таләп ителә, теләүчеләр килә ала. Коллективыбыз әйбәт, сау-сәламәт булып алга таба эшләргә ниятебез, — ди тәҗрибәле савучы.
Алексей Викторович Ажгихин бу хуҗалыкта инде дүртенче ел килешү буенча эшли. Ул тракторчы-машинист, быел 540 тонна печән пресслаган, 215 гектарда җирне туңга сөргән. Иң күп терлек азыгы әзерләүне тәэмин иткән район тракторчы-машинистлары арасындагы район ярышында икенче урынга лаек булган.
— Җәй авыр килде быел, аяз көннәр аз булды. Шулай да терлекләргә җитәрлек күләмдә азык запасы тупладык: 230 гектардан 860 тонна печән, 200 гектарда үскән күпьеллык үләннәрдән 3000 тонна силос, 260 гектарда чәчелгән берьеллык үләннәрдән 3000 тонна сенаж әзерләдек, — ди А.В. Ажгихин.
“Искир“ ОООсы комбайнчысы Иван Владимирович Шестаков 321 гектардан 4240 центнер ашлык суктырып, район комбайнчылары арасында икенче урынга чыккан.
— Тырыштык, эшләдек, ягулыклар hәм запас частьләр белән проблемалар булмады. Бу яктан Арсен Шәмсетдиновның тырышлыгын билгелисе килә, иртәдән кичкә кадәр бергә эшләдек. Барысы кырларда өч комбайн урды, икесе үзебезнеке, берсен “Калиновка“ ОООсыннан арендага алдык.
Александр Алексеевич Колегов Искир сөтчелек фермасы мөдире, ветврач. Оса зооветеринария техникумын кызыл диплом белән тәмамлаган. Шабарский совхозында, Барда ветстанциясендә эшләгән.
— Укып беткән көннән башлап бер көн дә тик торган юк. Терлекчелек тармагында хезмәт стажым 30 елга тигез. Эшебез авыр, шулай да сынатмаска тырышабыз, — ди ул. Александр Алексеевич турында хезмәттәшләре җылы сүзләр әйттеләр: “Аннан башка бер эш тә эшли алмыйбыз“, — диделәр.
Сыер савучы Мәхмүдә Барый кызы Гомәрова “Искир“ хуҗалыгында алты ай гына эшләсә дә, терлекчелек тармагында ят кеше түгел.
— Элек бозаулар карадым, сыер саварга дигән теләгем бар иде. Хәзер теләгемә ирештем, исәнлек белән эшләргә булсын. Стажым 28 ел, — диде ул.
Менә шулай бергәләшеп hәм ярдәмләшеп эшлиләр төп учредительләреннән Мәҗит Миннимәлик улы Мөхсинов булган “Искир“ хуҗалыгында.
Роза Гыйззәтуллина. Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *