Туган җиргә мәхәббәт белән

Ильгиза Сайранова
“Гашыйклар тавы“. Лысьва шәhәрендә яшәп иҗат итүче Илгизә Сайранованың беренче иҗат җыентыгы шундый исем белән чыкты. Ул “Таң“ редакциясе hәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь Идият Әширов тарафыннан әзерләнеп, Пермьдә басылды hәм каты тышлык белән эшләнде. “Гел-гел китап чыгара алмам, булган икән – яхшы булсын“, — диде Илгизә hәм җыентыгына үз тормышы сәхифәләрен чагылдыручы төсле фотосурәтләр дә кертте. Китап чыгару чыгымнарын ул хәерхаhлы иганәчәләр ярдәме белән күтәрде. Әле шушы көн-нәрдә генә Лысьвада “Гашыйклар тавы“ китабын укучыларга тәкъдир итү үткәрелде. Шагыйрәнең иҗат кичәсе рәвешендә, күпсанлы кунаклар катнашы hәм җылы котлаулар белән узды, Шауба буе татарлары милли-мәдәни тормышының матур бер вакыйгасы булды ул.
Илгизәнең язмышы бер яктан исеме белән аваздаш. Ул, чыннан да, краебыз буйлап шактый гына “ил гизә“. Хәзерге Лысьва районындагы Канабек авылында туа, сигез классны Ордада тәмамлый, ә “кран машинисты“ дигән hөнәри белемен Пермьдә училищеда ала. Лысьва җиренә яңадан туксанынчы еллар башында әйләнеп кайта.
Кайда гына йөрмәсен, күңеле белән hәрвакыт туган якларының тарту көчен тоеп яши, туган табигатенә мәхәббәтен күңел түрендә саклый. “Гашыйклар тавы“ исеме – ул Шауба яклары табигатенең бер истәлекле урыны булган тау атамасы гына да түгел, ә шагыйрәнең күңел хасияте, туган җиргә, әти-әнигә hәм якыннарга, дусларга мәхәббәтенең символик чагылышы да.
Кызыклы бер хәл: Илгизә башлангыч белемне татар мәктәбендә алып, соңрак рус мәктәбендә укый, Пермьдә, рус мохитендә яши. Табигый ки, татар телен аңа яңабаштан диярлек өйрәнергә туры килә. Туган телендә аралашу өчен, шигырьләр язу өчен. hәм нәтиҗәсе булмый калмый. Дөрес, ул рус телендә дә яза ала, ә менә туган телендә аның хис-тойгыларын чагылдырырлык сүзләр тизрәк табыла, шигырьләренә тирән мәгънә бирү сәләте тулырак ачыла.
Әнисе Рәйсә Сайранова – Илгизә өчен чын мәгънәсендә илаhи зат. Үзе дә каләм белән дус кеше буларак, кызының күңелендә иҗат уты кабынуда йогынтысы булмый калмагандыр. Әлеге кичәдә Илгизә әнисенә мәхәббәт хисләре белән сугарылган иҗат җимешен тәкъдим итте.
Кунаклар тантана сәбәпчесе адресына матур котлауларын hәм теләкләрен әйттеләр, ә алар Лысьвадан да, Канабек, Әвәте, Байтирәк авылларыннан да килгәннәр иде. Автор башкаруында шигырьләр яңгырады. Илгизә Сайранова сүзләренә язылган җырларны танылган җырчы Рөстәм Батршин, “Шауба“ милли-мәдәни үзәгенең “Асылъяр“ ансамбле башкарды.
Биредә шунысын да әйтик: шагыйрә сүзләренә композитор Зөфәр Хәйретдинов та җыр яза. “Яшик әле“ дигән ул җыр популярлык яулый, “Болгар“ радиосы үткәрүче конкурста лауреат булып таныла. Композитор белән шагыйрә Казанда – “Пирамида“ сәхнәсендә котлаулар hәм бүләк кабул итә.
— Мин әнкәем истәлегенә тап төшермичә яшәргә тырышам, — ди Илгизә. — hәр көнне шатланып каршы алам, куанып яшим, кешеләргә, табигатькә сокланам. Шигырьләрем – шулар хакында. Ә алар яхшымы, түгелме – укучы үз бәясен бирер…

Эльмарт УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *