Гомер буе – бер урында

pershin
Хирургия медицинаның иң җаваплы hәм катлаулы тармакларыннан берсе. Бит хирурглар еш кына пациентның гомере hәм сәламәтлегенә бәйле булган җитди карарлар кабул итә.
Үзәк район больницасы врач-хирургы Владимир Ильич Першин да үзен бу җиңел булмаган hәм мөhим эшкә багышлаган. Быел Владимир Ильичның юллама буенча безнең районга килүенә 30 ел булды, ә иртәгә аның тормышында тагын бер истәлекле вакыйга була – ул 60 яшен билгеләп үтә.
В.И.Першин тумышы белән Кудымкар районыннан. Медицина буенча беренче белемнәрен ул Кудымкар медицина училищесында ала, фельдшерга укый. Аннан армиядә хезмәт итә, 1979 елда Пермь медицина институтына укырга керә. Инде студент елларында ук укуын шәhәр ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер эше белән бергә алып бара. 1987 елдан Владимир Ильичның тормышы hәм хезмәт биографиясе Барда районы белән бәйле.
— Элек эшләве җиңелрәк, травмалар азрак иде. Әмма, икенче яктан, хәзер бездә яхшы диагностик аппаратура, лаборатория, барлык кирәкле хирургия инструментлары бар, тик компьютер томографы гына җитми. Ә бит травматологик операцияләр өчен хәтта пластина булмаган вакытлар да бар иде. Иң гади операцияләр ясадык, консерватив дәваладык. Ул вакытта травмалар да каты түгел иде. Бүген кешеләр каты гариплекне юл-транспорт фаҗигаләрендә алалар, көнкүреш травмалар, сынулар күп. Поликлиникада көненә уртача 40 тан күбрәк кеше кабул итәбез, ә хирургия бүлегендә бер атнага кимендә 10 операция үткәрелә, — дип сөйли тәҗрибәле врач.
— Хирург кебек мондый җаваплы профессияне сайлау өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дип кызыксынам мин әңгәмәдәшемнән.
— Мин конкрет эш булганга хирург булдым, анда тыйнаклык, сабырлык, үз көчеңә ышаныч кирәк. Безгә — врач-хирургларга да куркыныч вакытлар була, бит кеше организмы төрле. Әлбәттә, хәзер мин күбрәк хирургия операцияләрендә ассистентлык итәм. Без бөтен эшне бердәм команда булып, коллегалар белән башкарабыз. Хәзер край больницасы hәм санавиация коллегаларыннан консультация алу мөмкинлеге бар.
Владимир Ильич чакырылыш комиссиясе составында да эшли. Врач билгеләгәнчә, бүгенге призывник егетләрдә сөяк-мускул системасында патология күп – ул яссы табанлылык, сколиоз, сөякләр нык булмавы, кәкрәюләр. hәм болар барысы да хәзерге яшьләрнең азхәрәкәтле яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнмәве, азык-төлектә зыянлы, табигый булмаган продукция куллануга бәйле.
В.И.Першинның күпьеллык хезмәте район hәм больница администрацияләре грамоталары hәм рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Аның турында коллегалары да җылы мөнәсәбәттә. “Мин районга кайтканда, Владимир Ильич бердәнбер хирург иде, гомер буе бер урында эшләде. Аны үз остазыбыз итеп саныйбыз. Бүген операцияләрне бергә ясыйбыз, ул безнең ассистент“, — ди район больницасы баш врачы, врач-хирург Илнур Сәгыйдуллин.
Владимир Ильич больницада үзенең тормыш иптәше Флера Рәшит кызы белән таныша, ул шулай ук биредә озак еллар медсестра булып эшли. Алар кызлары Альбина hәм уллары Даниэльне тәрбияләп үстерәләр.
Поликлиникада авыруларны кабул итү, операцияләргә ашыгыч чакырту, төнге дежурлык… Врач-хирург В.И.Першинның хезмәт еллары менә шулай уза. Сезне истәлекле юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, җиңел булмаган эшегездә уңышлар телибез!
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *