Киңәйтелгән аппарат киңәшмәсеннән

Награждение

7 ИЮЛЬ көнне үткәрелгән киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе җ ылы сүзләрдән, котлаулардан башланды. Муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Т.В. Балтаева 1 Әрҗәндә яшәүче Габделхәй Газиз улы Назаргуловны һәм Лидия Идият кызы Сабитованы ныклы гаилә мө нәсәбәтләре, тормышта ирешкән уңышлары һәм лаеклы балалар тәрбияләгәннәре өчен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр. Бу бәхетле парның гаилә тормышына илле тугыз ел тулып киткән, өч ир-егет тәрбияләп үстергәннәр, хәзер Назаргуловлар нәселен оныклар һәм оныкчыклары дәвам итә. Аннан соң район

Подробнее

Без тарихыбыз, традицияләребез белән көчле

Бу көнне бардалылар һәр ел аеруча дулкынланып һәм сагынып көтеп алалар. Сүз үткән шимбәдәге яраткан милли бәйрәмебез Барда жыены турында бара һәм ул районның 90 еллыгына, шулай ук Россиядә Мәдәният елына багышланган иде. Июнь башыннан ук күзәтелгән болытлы, яңгырлы һава чараны оештыручыларның барлык тырышлыгын юкка чыгарыр кебек иде. Бәхеткә, иртәдән башлап һава торышы кояшлы һәм җылы булды. Вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрү, көндәлек эш -мәшәкатьләрне онытып тору өчен бәйрәм мәйданына район халкы гына түгел, күрше регионнардан, шәһәрләрдән, районнардан кунаклар җыелды.

Подробнее

Гөрләде бәйрәм…

Үткән шимбәдә бардалылар яраткан милли бәйрәмебез — традицион Барда җыенын билгеләп үттеләр. Быел ул районның 90 еллыгына һәм Мәдәният елына багышланган иде. Вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрү, көндәлек эш — мәшәкатьләрне онытып тору өчен бәйрәм мәйданына район халкы гына түгел, күрше регионнардан, шәһәрләрдән, районнардан кунаклар агылды. Муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары — Пермь краеның территорияләрен үстерү министры А.Ю.Маховиков, край транспорт һәм элемтә министры урынбасары Х.Х.Фарвазетдинов, «Бердәм Россия» партиясе региональ башкарма комитеты җитәкчесе В.В.Григорьев,

Подробнее

Матур эшлре, алга омтылышлары бар

Труженики "Триумфа"

Быел язгы кыр эшләре һәм терлекчелектә кышкы чор йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «Триумф» хуҗалыгы җиңүче дип танылды. Бәйрәм алды көннәрендә Озын Яланга барып алдынгы хезмәткәрләр белән очраштык. Бу яз 740 гектарда чәчү эше алып барылган, 500 гектарда бөртеклеләр (бодай, солы), калган мәйданда — судан үләне чәчелгән. — Яңгырлар явып үткәч, игеннәребез күзгә күренеп күтәрелеп, үсеп китте. Егетләр бик тырышып эшләде. Виталий Яхин ашлама кертеп 392 гектарда бө ртеклеләр чәчте, 250 гектарда күпьеллык үләннәр тырмалады. Азат Мусин 400 гектарда

Подробнее

Беренче сабантуй

ПЕРМЬ КРАЕ авыл сабан туен — ул быел беренче тапкыр үткәрелде — Уинск җире кабул итте. Бәйрәм 14 июньдә район үзәге белән янәшәдәге зур мәйданда гөрләде. Сабан туенда Пермь крае губернаторы В.Ф. Басаргин, Уинск, Октябрьский, Барда, Куеда районнары рәсми вәкилләре, Татарстанның Минзәлә, Башкортостанның Аскын районнары делегацияләре катнашты. Уинскилылар белән бергә бу көнне Кама буеның егерме дүрт шәһәр һәм районы татар һәм башкортлары бәйрәм итте. Бәйрәмгә бездән Барда районы башлыгы Вазыйфаларын башкаручы Х.Г. Алапанов җитәкчелегендә зур делегация барды. Сабантуйда төрле милләтләр вәкилләре дә рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмнең тантаналы

Подробнее

Кеше сәламәтлеге сагында

Людмила Владимировна Тляшева Безгә барыбызга да сәламәтлегебез кадерле. һәркем үзен авырулардан сакларга тырыша. Әгәр авырый башласак, шунда ук изге профессия кешеләре — медицина хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Медицина хезмәткәре — олы хөрмәткә лаек, изге һәм таләп ителгән профессияләрне» берсе. Ул кешедән белем, җаваплылык кьша түгел, ә чиксез сабырлык, түземлек, игътибарлылык таләп итә. Шуңа күрә бу хезмәт һәрвакыт абруйлы булды һәм шулай булып калачак. Безнең районда да ак халатларына тап төшермәүче, фидакарь хезмәт итүче кешеләр күп. Аларның һөнәри бәйрәмнәре — Медицина хезмәткәрләре

Подробнее

Мавыктыргыч сәфәр

Увлекательная поездка

КАЗАНГА — татар халкының мәдәни башкаласына сәяхәт итү идеясе бездә Осага бассейнга баргач туды, һәм инде бер айдан соң актив әти-әниләребезнең ярдәме белән ул тормышка ашты. Өлкәннәр билетлар алу һәм экскурсия программасы белән шөгыльләнгән арада, без виртуаль киңлектә Казанның истәлекле урыннарын өйрәндек, класста презентадия үткәрдек. һәм менә май аеның ямьле бер көнендә безнең класс укытучыларыбыз Нина Ивановна һәм Наил Раиф улы Мухайловлар җитәкчелегендә, шулай ук берничә әти-әни озатуында Казанга сәяхәткә кузгалдык. Укучыларның күпчелеге тимер юл буенча беренче тапкыр сәяхәт итә иде.

Подробнее

В Бичуринском поселении

Выездное заседание совета глав

29 мая в Бичурино прошло выездное заседание совета глав, на котором были обсуждены текущие дела в районе. В нем приняли участие глава муниципального района С.М. Ибраев, председатель Земского Собрания В.М. Сарбаев, главы поселений и другие. Совещание началось с ознакомления Бичуринским домом престарелых и инвалидов, которое провела директор учреждения Н.Ш. Биктимирова. У дома-интерната уже своя богатая история, есть перспективы развития и проблемы, среди которых: расширение площади, проведение косметического ремонта жилых комнат и помещений и др. О положении дел в Бичуринском сельском

Подробнее

Хыяллар — ак җилкән

Выпускники Тюндюковской средней школы

СОҢГЫ кыңгырау яңгырый. Моңсуда, тантаналы да бу чың егет һәм кызларны яңа үрләр яуларга чакыра. Ә аklа — олы тормыш. Быел районыбызда 9-нчы сыйныфны 327, 11-нчене 174 укучы тәмамлый. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормыш сынауларын лаеклы үтәргә язсын сезгә, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Төнгүк урта мәктәбен быел 26 тугызынчы һәм 18 унберенче сыйныф укучысы төгәлли. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән булсалар, бүген аларга һәркем олы соклану белән карый, изге теләкләрен юллый. Соңгы кыңгырау чыңы егет һәм кызлар күңелендә

Подробнее

Бәрәңге басуында

Крестьянско-фермерские хозяйства Ильхама Дускаева и Фаика Сакаева

21 МАЙГА булган мәгълүматларга караганда, район буенча 3367 гектар бөртекле культура чәчелгән, ул планлаштырылган мәйданның 83 процентын тәшкил итә, аларның 195 гектары күпьеллык үләннәр, 143 гектарда бәрәңге — планның 60 проценты, берьеллык үләннәр 465 гектар, тары — 50 гектар. Сабан культураларының 2466 гектары минераль ашламалар кертеп чәчелде, ул чәчелгән мәйданның 61 процентын тәшкил итә, 202 тонна орлык агулап чәчелде. «Н.Жизнь», «Крона-Агро», «Искир» хуҗалыклары һәм 13 крестъян-фермер хуҗалыгы планны тулы күләмдә үтәп, сабан чәчүен тәмамладылар. Сабан чәчүенең иң күп мәйданы «Триумф»

Подробнее