Хыяллар — ак җилкән

Выпускники Тюндюковской средней школыСОҢГЫ кыңгырау яңгырый. Моңсуда, тантаналы да бу чың егет һәм кызларны яңа үрләр яуларга чакыра. Ә аklа — олы тормыш.
Быел районыбызда 9-нчы сыйныфны 327, 11-нчене 174 укучы тәмамлый. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормыш сынауларын лаеклы үтәргә язсын сезгә, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Төнгүк урта мәктәбен быел 26 тугызынчы һәм 18 унберенче сыйныф укучысы төгәлли. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән булсалар, бүген аларга һәркем олы соклану белән карый, изге теләкләрен юллый. Соңгы кыңгырау чыңы егет һәм кызлар күңелендә беркайчан да онытылмас, гел алга — изге гамәлләргә дәшеп торыр.
Мәктәп алдында укучылар, укытучылар, әти-әниләр урын алган. Йөзләрендә шатлык та, сагыш та чагылган укучыларны Төнгүк урта мәктәбе директоры В.Ш.Кузаев, Төнгүк авыл поселениесе башлыгы Р.Р.Мукаев, килгән кунаклар тәбрикләде. Укуда, җәмәгать эшләрендә, мәдәни һәм спорт чараларында алдынгыларга мактау кәгазьләре тапшырылды. Мәсәлән, Гүзәл Кәбирова «Юные дарования Прикамья» губернатор премиясе иясе булып танылган, Эмиль Илкәев көрәш буенча Бөтенрәсәй ярышларында III призлы урын яулаган.
Беренче укытучылары Р.Н.Атнагулова, Ф.С.Исмакаева, Э.Н.Кузаеваның җылы котлаулары аеруча дулкынландырды, керфекләргә яшь тамчылары эленде. Егет һәм кызларның вальс әйләнүе, биюләре дә тәэсирле булды.
Чыгарылыш сыйныфларны зур сынаулар — дәүләт имтиханнары көтә. Аларны тапшырып, аттестат алгач, теләгән һөнәрне, уку йортын сайлыйсы кала. Алган белемегез зур тормышта якты маяк булсын. Ак юллар сезгә, хәерле сәфәрләр!
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *