Бәрәңге басуында

Крестьянско-фермерские хозяйства Ильхама Дускаева и Фаика Сакаева21 МАЙГА булган мәгълүматларга караганда, район буенча 3367 гектар бөртекле культура чәчелгән, ул планлаштырылган мәйданның 83 процентын тәшкил итә, аларның 195 гектары күпьеллык үләннәр, 143 гектарда бәрәңге — планның 60 проценты, берьеллык үләннәр 465 гектар, тары — 50 гектар.
Сабан культураларының 2466 гектары минераль ашламалар кертеп чәчелде, ул чәчелгән мәйданның 61 процентын тәшкил итә, 202 тонна орлык агулап чәчелде.
«Н.Жизнь», «Крона-Агро», «Искир» хуҗалыклары һәм 13 крестъян-фермер хуҗалыгы планны тулы күләмдә үтәп, сабан чәчүен тәмамладылар. Сабан чәчүенең иң күп мәйданы «Триумф» ОООсында — 750 гектар, «Искир» — 840 гектар, «БСК» — 565 гектар. «Урал» СПКсы 90 гектар мәйданда бәрәңге утыртты, ул район буенча гомуми мәйданның 37 проценты.
КАЕНАВЫЛДАН Илһам Дускаев һәм Фаикъ Сакаев крестьян-фермер хуҗалыклары, бергәләп эшләп, бәрәңге үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре белән танылу алдылар. Ә быелгы язгы кыр эшләрен алар яңа дәрәҗәдә — «Урал» авыл хуҗалыгы производство кооперативы буларак каршылады.
Хуҗалыкны И. Дускаев җитәкли. Әтисе — танылган комбайнчы Нәгыйм Дускаев юлын дәвам итеп, ул әле «Урал» колхозы вакытында ук бирегә килә, тырышып эшли, тәҗрибә туплый. Аннан соң Илһам крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга була. Мәктәп елларыннан ук якын дусты булган, шулай ук авыл механизаторы хезмәтендә уңышларга ирешкән Фаикъ Сакаев та крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, алар бердәмләшеп эшләргә килешәләр.
Узган еллар алар өчен бәрәңге үстерүдә яхшы тәҗрибә туплау чоры булды. Каенавыллылар «беллароза» сортына өстенлек бирәләр һәм технологияне саклап эшләгәндә аның югары уңышка китерүен үз хезмәт нәтиҗәләре белән раслыйлар.
— Былтыр гектардан 300 центнерга кадәр уңыш җыеп алдык, — ди Илһам Дускаев. — Хәзер җирдә эшләү табышлы түгел, дигән фикер белән килешмим. Бәрәңге исәбенә күн мәсьәләләрне хәл итәбез.
— Әле быел ике «Беларусь», бәрәңге җыю комбайны алдык, — ди сүзгә кушылып Фаикъ Сакаев. -Ягулык, орлык җитәрлек, бәрәңге утырту белән бергә туфракка катлаулы ашлама кертеп барабыз.
«Урал» СПКсы быел 40 гектарда арпа, 60 гектарда бодай, шулай ук 100 гектардан күбрәк мәйданда күпьеллык үләннәр үстерә. Ә бәрәңгене 90 гектарда үстерергә ниятлиләр. 21 майга 80 гектардан күбрәгендә ул утыртылган иде инде.
Коллектив зур түгел. Эльмарт Кульмашев, Руслан Оборин, Александр Копылов, Айнур Дускаев, Айдар Сакаев, Артур Яббаров — барысы да нәтиҗә булсын дип тырышалар.
Кайчандыр игенчелек тармагы уңышлары белән танылган «Урал» хуҗалыгы һәм аның дәвамчысы «Надежда» ОООсы басуларында бүген җирнең кадерен белүчеләр җиң сызганып эшли икән, авыл хуҗ алыгының киләчәге өметле. Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *