Мавыктыргыч сәфәр

Увлекательная поездкаКАЗАНГА — татар халкының мәдәни башкаласына сәяхәт итү идеясе бездә Осага бассейнга баргач туды, һәм инде бер айдан соң актив әти-әниләребезнең ярдәме белән ул тормышка ашты. Өлкәннәр билетлар алу һәм экскурсия программасы белән шөгыльләнгән арада, без виртуаль киңлектә Казанның истәлекле урыннарын өйрәндек, класста презентадия үткәрдек.
һәм менә май аеның ямьле бер көнендә безнең класс укытучыларыбыз Нина Ивановна һәм Наил Раиф улы Мухайловлар җитәкчелегендә, шулай ук берничә әти-әни озатуында Казанга сәяхәткә кузгалдык. Укучыларның күпчелеге тимер юл буенча беренче тапкыр сәяхәт итә иде. Вагон тәрәзәсеннән без шәһәр, авылларны, матур табигатьне күзәттек, гитара астында җырладык.
Башкала безне җылы каршылады, беренче минутлардан ук үзенең чисталыгы, бөтен җирдә тәртип булуы, фонтаннарның һәм тюльпаннарның күплеге белән әсир итте. Татарстанда республиканы яшелләндерүгә зур игътибар бирелә, хәтта махсус программа кабул ителгән.
Беренче көнне үк без якташыбыз, танылган композитор һәм мәдәният эшлеклесе Мәсгут Имашев, иртәгесен тагын бер якташыбыз — Рәшит Ягъфәровның улы режиссер Илдар Ягъфәров белән очраштык. Очрашулар арасында җәяүләп Бауман һәм Кремль урамнарында йөрдек, тарих белән таныштык. Шулай ук туристик автобусларда Казанның тарихи урыннарында булдык, безнең өчен «Татар бистәсе», «Казанның кичке утлары» һәм «Спорт Казаны» экскурсия программалары оештырылды. Танылган Кол Шәриф мәчете, кичке вакытта курчак театры, Универсиада-2013 өчен төзелгән спорт объектлары таң калдырды. һәр экскурсия фотосессияләр белән озатылды. Шулай ук «Ривьера» аквапаркында булдык, аннан 27 чыршы алып кайттык. Без аларны гимназиягә бүләк иттек һәм 6 «б» классының аллеясын булдырдык.
«Әти-әниләрнең ярдәменнән башка бу сәяхәт булмас иде. Мин балаларны озатуда ярдәм иткән әти-әниләргә -Л.Ф.Имайкинага, Э.Х.Портновага, Э.В.Әсминдияровага, Г.Н.Панковага, А.А.Бәшировка рәхмәтле», — ди Нина Ивановна. Ә без, үз чиратыбызда, укытучыбызга сәяхәтне оештырганы өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләсе елга Россия шәһәрләре буенча сәяхәтне дәвам итәрбез, дип ышанабыз. Без тырышып укырбыз, шәһәр тарихын өйрәнербез һәм сәяхәткә әзерләнербез.
Алсу ИМАЙКИНА, гимназиянең 6 «б» класс укучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *