Киңәйтелгән аппарат киңәшмәсеннән

Награждение7 ИЮЛЬ көнне үткәрелгән киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе җ ылы сүзләрдән, котлаулардан башланды. Муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Т.В. Балтаева 1 Әрҗәндә яшәүче Габделхәй Газиз улы Назаргуловны һәм Лидия Идият кызы Сабитованы ныклы гаилә мө нәсәбәтләре, тормышта ирешкән уңышлары һәм лаеклы балалар тәрбияләгәннәре өчен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр. Бу бәхетле парның гаилә тормышына илле тугыз ел тулып киткән, өч ир-егет тәрбияләп үстергәннәр, хәзер Назаргуловлар нәселен оныклар һәм оныкчыклары дәвам итә.
Аннан соң район оешуга 90 ел тулу кысаларында үткәрелгән милли бәйрәмебез Барда җыенын әзерләүдә, оештыруда, үткәрүдә актив ярдәм иткән предприятие, оешма, службалар җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Сергей Минниханович Барда җыенын лаеклы оештырып үткәргән өчен һәркемгә рәхмәт белдерде, озын гомер, сәламәтлек теләде һәм бары тик күмәк көч белән генә менә шундый матур, күләмле чара үткәрү мөмкинлеген ассызымлады.
НаграждениеСөйләшү, фикер алышулар район предприятиеләре, службалары эшчәнлекләре буенча дәвам итте. Полиция бүлеге начальнигы Р.С. Кучукбаев хокук тәртибе буенча оператив хәл белән таныштырды, саннар, фактлар китерде. Июнь аенда җинаятьләр һәм фаҗигаләр турында барлыгы 442 гариза һәм хәбәр теркәлгән, 53 җинаять кылынган. Алар арасында үтерүләр, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерүләр, транспорт средстволарын рөхсәтсез алып китүләр, урлашулар, урман урлаулар, аңлы рәвештә чит кеше милеген юкка чыгарулар, юл-транспорт фаҗигаләре һ.б. теркәлгән.
87 санлы янгын часте начальнигы Э.Ф. Назаров сүзләре буенча, агымдагы елның 6 аенда 20 янгын булган, 1 кеше һәлак булган. Июнь аенда Искир һәм Бардабаш авылларында янгыннар теркәлгән.
Шулай ук Барда автотранспорт предприятиесе, электр челтәрләре, торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре эшләнгән эшләре, планнары турында сөйләделәр. Район башлыгы С.М. Ибраев киңәшмәгә йомгак ясап, аеруча юлларны карап тотуга һәм җылыту сезонына тиешле әзерлек алып баруга басым ясады.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *