Кеше сәламәтлеге сагында

Людмила Владимировна Тляшева
Людмила Владимировна Тляшева

Безгә барыбызга да сәламәтлегебез кадерле. һәркем үзен авырулардан сакларга тырыша. Әгәр авырый башласак, шунда ук изге профессия кешеләре — медицина хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Медицина хезмәткәре — олы хөрмәткә лаек, изге һәм таләп ителгән профессияләрне» берсе. Ул кешедән белем, җаваплылык кьша түгел, ә чиксез сабырлык, түземлек, игътибарлылык таләп итә. Шуңа күрә бу хезмәт һәрвакыт абруйлы булды һәм шулай булып калачак. Безнең районда да ак халатларына тап төшермәүче, фидакарь хезмәт итүче кешеләр күп. Аларның һөнәри бәйрәмнәре — Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан кайберләре турында сөйлисе килә.
Барда үзәк район больницасы медицина хезмәткәрләре арасында үзләренең бай тәҗрибәләрен яшь белгечләргә тапшырып, күп еллар дәвамында кеше сәламәтлеге сагында торучылар бар. Аларның берсе — Людмила Владимировна Тляшева, поликлиниканың өлкән медсестрасы. Тумышы белән ул ерак Украинадан, әмма язмыш аны безнең яклар белән бәйләгән һәм ул 30 елдан күбрәк медик булып эшли, аның 26 елы — өлкән медсестра. 1977 елда Днепродзержинский медицина училищесын тәмамлагач, Людмила Владимировна хезмәт эшчәнлеген балалар консультациясендә участок медсестрасы булып башлый. Аннан Пермьгә күчеп килә, тимер юл больницасында эшли, анда булачак тормыш иптәше — Олег Габделбәр улы Тляшевны очрата. Алар гаилә корып Бардага кайталар һәм инде күп еллар икесе дә үзәк район больницасында фидакарь хезмәт итәләр, ике ул тәрбияләп үстерәләр.
— Өлкән медсестраның идарә эшчәнлегендә төп бурычларның берсе булып сестра ярдәменең югары сыйфатын тәэмин итү тора. Шулай ук өлкән медсестрага педагог-тәрбияче дә булырга туры килә. Минем җитәкчелегемдә төрле яшьтәге персонал эшли, яшьләр дә күп. Аларның һәрберсенең тормышка үз карашы, төрле профессиональ әзерлектә, хезмәткә дә төрлечә карыйлар. Шуңа күрә еш кына өлкән медсестрага кул астындагыларны мораль-әхлакый яктан тәрбияләргә, аларга урыннарда медицина ярдәме күрсәтү, аны оештыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә туры килә. Кызганычка каршы, хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, хәзер безгә яшь белгечләр аз килә. Күп кенә коллегаларым инде пенсия яшендә. Иң зур теләгем — үземнән соң яхшы алмаш булу, — дип сөйли Людмила Владимировна.
Больница администрациясе һәм коллегалары аны җаваплы, максатка омтылучан, эше өчен җанын бирүче, коллектив тормышында актив катнашучы кеше буларак характерлый. Людмила Владимировна турында, профессиясенә тугрылыклы, дип ышанып әйтергә була.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен край Сәламәтлек саклау министрлыгы почет грамотасы һәм район дәрәҗәсендәге күн санлы грамота һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Предприятиенең яки оешманың кадрлар бүлеге эше, гадәттә, «кадрлар артында» кала. Әмма алардан башка яшәп карагыз? Берничек тә булмый. Документация, шәхси эшләр, хезмәт сагы, хезмәткәрнең һәм эш бирүченең үзара хезмәт мөнәсәбәтләре — болар барысы белән кадрлар службасы идарә итә. Әгәр бу эштә 30 елдан артык эшләсәң — бу чын батырлык.
Гульсира Зыяловна Гатина
Гульсира Зыяловна Гатина

Гөлсирә Зыял кызы Гатина хезмәт юлын поликлиникада санитарка булып башлый, аннан соң медрегистраторга күчерелә. Булдыклы, эш сөючән белгеч кадрлар бүлегенең өлкән инспекторы Вазыйфасына күчерелә. Ә соңыннан кадрлар службасын җитәкли. Читтән торып юридик белем ала. Соңгы елларда Гөлсирә Зыял кызы биредә белгеч булып эшли.
— Исәп-хисап, сайлап алу, эшкә кабул итү һәм чыгару, кадрларны тәрбияләү, белгечләрнең квалификациясен күгәрү, барлык төрдәге әзерлекне вакытында оештыру һәм үткәрү, учреҗдение хезмәткәрләренең хокукларын, льготаларын һәм гарантияләрен тәэмин итү — менә бүлегебезнең төп бурычлары, — ди Гөлсирә Зыял кызы.
Ул — тәҗрибәле белгеч, үзенең белгәннәрен яшь белгечләр белән бик теләп уртаклаша, аларга бар яктан ярдәм итәргә тырыша. Шулай ук коллективның җәмәгать тормышында да актив катнаша, профсоюз комитеты әгъзасы.
— Гөлсирә Зыял кызы абруйлы, грамоталы белгеч кенә түгел, ул өч кызының искиткеч әнисе, оныкларының яраткан картәнисе, — диләр аның турында коллегалары.
Ирина Васильевна Мельчакова
Ирина Васильевна Мельчакова

Күпләр өчен врач профессиясе матур гаилә традициясенә әверелә. Мәсәлән, югары категорияле врач-дерматовенеролог Ирина Васильевна Мельчакова, әнисе, хезмәт ветераны Лукерья Екимовна эзеннән китә (ул үзәк район больницасында 40 елдан күбрәк эшли).
— Мин балачактан ук әниемнең эшендә булырга, аның пациентларга ярдәм күрсәтүен күзәтергә ярата идем. Мәктәптән соң Пермь медицина академиясенә укырга керергә карар иттем, — дип искә ала яшьлек елларын Ирина Васильевна.
1999 елда уку йортын тәмамлап, ул туган ягы Бардага кайта һәм 15 ел врач-дерматовенеролог булып эшли.
— Ул елларда районда социаль-мөһим авырулар белән авыраучылар дәрәҗәсе югары иде. Бу юнәлеш буенча белгеч кирәк булды. Без укучылар һәм студентлар арасында зур профилактик эш үткәрәбез: лекцияләр укыйбыз, видеоролик күрсәтәбез. Бу чаралар районда социаль авырулар дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Эштә яңа методлар, технологияләр кулланырга, квалификацияне камилләштерергә, күтәрергә омтылабыз, — дип сөйли И.В. Мельчакова.
Быел Ирина Васильевна «Ел врачы» II край конкурсында катнашты. Бу Барда районының мондый конкурста беренче тәҗрибәсе һәм ул уңышлы үтте. Безнең врач-дерматолог көньяк куст җиңүчеләреннән берсе һәм край этабы дипломанты булды. Ирина Васильевна «Профессиягә тугрылык өчен» кубогы һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Шулай ук ул профсоюз оешмасы лидеры да, үзәк больница каршындагы иҗтимагый совет секретаре. Бер сүз белән әйткәндә, эшендә дә, өендә дә өлгерә. Ул бала тәрбияли, өлкән әнисен карый, һәрвакыт игътибарлы, мөлаем. Шуңа күрә аны пациентлары да, коллегалары да ярата, хөрмәт итә.
Раушания Раисовна Сабитова
Раушания Раисовна Сабитова

Медиклар гаилә династиясенең икенче вәкиле — врач-эпидемиолог Раушания Рәис кызы Сабитова, шулай ук үзәк больницада 35 елдан күбрәк медсестра, аның 20 елдан күбрәген өлкән медсестра булып эшләгән әнисе Розалия Хәбибулла кызы Хәсәнова үрнәгендә, медицина хезмәткәре профессиясен сайлый.
— Беренче класста укыганда укытучым, кем булырга телисең, дигән сорауга, мин — врач, дип анык җавап бирдем. Минем хыялым тормышка ашты. 2004 елда Пермь медицина академиясен тәмамлагач, Барда үзәк больницасында врач-эпидемиолог булып эшли башладым, — ди Раушания Рәис кызы. — Эшчәнлегебезнең төп бурычлары — больница эчендәге инфекцияләрне профилактикалау һәм персонал белән эшләү. Без больницадагы тәртип һәм чисталыкны контрольлибез, ягъни санэпидреҗимны саклыйбыз. Безнең эш тыныч, шул ук вакытта зур җаваплылык таләп итә.
Врач-эпидемиолог ВИЧ-инфекция, алкоголизм, тәмәке тарту, социаль-мөһим авырулар буенча зур профилактик эш, прививкалар һәм вакцинация буенча аңлату алып бара.
Быел эшендәге яхшы күрсәткечләре өчен Р.Р.Сабитовага А.П. Курочкина исемендәге бүләк тапшырылган.
Ул хезмәте буенча яхшы белгеч кенә түгел, ә бәхетле тормыш иптәше һәм ике кызының әнисе дә.
Безнең үзәк район больницасында менә шундый искиткеч белгечләр эшли. Медицина хезмәткәрләренең хезмәте — ул кешеләр иминлеге өчен җаваплы хезмәт, алар кешегә бүдәк ителгән иң кыйммәтле хәзинәне — гомер һәм сәламәтлекне фидакарь саклыйлар. Сезнең каршыда баш иябез. Бәйрәм белән сезне! Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек, җиңел булмаган эшегездә уңышлар телибез!
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *