Елның җаваплы мизгеле
БАРДАНЫҢ Җиңү мәйданында 15 майда язгы ярминкә быел 9 тапкыр үткәрелде, аны муниципаль район администрациясе, авыл хуҗалыгы һәм мәдәният идарәләре оештырды. Бу файдалы чарада райондашларыбыз гына түгел, башка төбәкләрдән дә катнашучылар күп булды. Шул ук конне Эшмәкәрләр коне уңаеннан икътисади форум да үткәрелде. «Язгы бер көн ел туйдыра», ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә шул. Яз җитүгә һәркайсыбыз җирдә эшләргә ашыга, нинди җиләк-җимеш утыртасын кайгырта. Авыл кешесенең күп төрле мәшәкатен җиңеләйтү йөзеннән соңгы елларда язгы ярминкәләр оештырыла башлады.









