Матур эшлре, алга омтылышлары бар

Труженики "Триумфа"Быел язгы кыр эшләре һәм терлекчелектә кышкы чор йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «Триумф» хуҗалыгы җиңүче дип танылды. Бәйрәм алды көннәрендә Озын Яланга барып алдынгы хезмәткәрләр белән очраштык. Бу яз 740 гектарда чәчү эше алып барылган, 500 гектарда бөртеклеләр (бодай, солы), калган мәйданда — судан үләне чәчелгән.

— Яңгырлар явып үткәч, игеннәребез күзгә күренеп күтәрелеп, үсеп китте. Егетләр бик тырышып эшләде. Виталий Яхин ашлама кертеп 392 гектарда бө ртеклеләр чәчте, 250 гектарда күпьеллык үләннәр тырмалады. Азат Мусин 400 гектарда дым каплатты, Андрей Сурсяков 610 гектарда культивация үткәрде, 90 гектарда язгы чәчү башкарды. Гаплаҗан Илкәев 500 га мәйданны катоклады, 390 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалады, — дип эш барышы белән таныштыра хуҗалык җитәкчесе Вазыйфасын башкаручы
Альгиз Зәбир улы Сарбаев.
Альгиз Чайковский промышленность-гуманитар колледженда техник-механик белгечлеге алгач, биш ел белгечлеге буенча эшли. Хәзер Озын Ялан фермасы мөдире.
— Терлекчелеккә килгәндә, хәзер бер фураж сыерга 16 кг сөт савабыз. 152 баш савым сыеры асрала. Явышкырда 200 баш башмаклар көтелә. Барысы терлекләр саны — 620 баш, 81 баш атыбыз бар, — дип сөйли ул.
Районның иң алдынгы сыер савучысы Тамара Афанасьева да шушы хуҗ алыкта эшли. Аның хезмәт күрсәткече: кышкы чорда бер фураж сыердан 3529 кг сөт савып алган, тулай савым 1729 ц. Тамара Гордеевна ясалма орлыкландыручы хезмәтен дә башкара. Сыер савучылар арасында икенче урында — Валентина Чепкасова, бер сыердан 2795 кг сөт савып алуга ирешкән (тулай савым 1341 ц). Альгиз Зәбир улы терлекче Лариса Кучукбаеваның тырыш хезмәтен дә югары бәяләде. Кышкы чорда 116 баш
бозау карап, һәр бозаудан тәүлегенә 905 грамм артым алуны тәэмин иткән, тулай артым — 136 ц.
— Инде Барда җыенын көтәбез. Бәйрәмнәр котлы булсын, райондашларга күтәренке кәеф, уң ышлар телибез. Сабантуйлар тәмамлану белән печән хәзерләүгә тотынырга исәп — ял итәргә вакытыбыз юк, — дип планнары белән уртаклаша А.З. Сарбаев.
Әйе, ел барыбыз өчен уңышлы, имин булсын. Максат итеп куйганнарга ирешергә язсын.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Рәсемдә: Альгиз Сарбаев (сулдан беренче) «Триумф» хуҗалыгының алдынгы механизаторлары А.Сурсяков, Э.Батыркаев, В.Яхин һәм А.Мусин белән.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *