Безда — цифрлы телевидение

DSC_0198 (Medium)30 ОКТБРЬДә Барда радиотелевизион станциясе бинасында көтеп алынган вакыйга булды — Бардада цифрлы эфир телевидениесе эшли башлады. Тантанада Барда муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җуелышы рәисе В.М.Сарбаев, район башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасарыХ.Г.Алапанов һ.б. катнашты.

Билгеле булганча, яңа сыйфатлы телевидение кертү «2009-2015 елларда Россия Федерациясе телерадиотапшыруларын үстерү» федераль максатчан программаны тормышка ашыру нигезендә мөмкин булды. Дәүләт программасы регионнарның цифрлы тапшыруга эзлекле күчүен күз алдында тота. Пермь краенда цифрлы телевидение чоры 2012 елның 18 июленнән — Пермьдә радиотелевизион тапшырулар станциясен сафка бастыру белән башлана. Барда станциясеннән цифрлы программа сигналын ышанычлы кабул итү зонасының радиусы уртача 50 км тәшкил итә. Барданың һәм Барда, Большое Сосново, Елово, Куеда, Кунгур, Октябрьский, Оса, Оханск, Уинск, Чайковский, Частые һәм Чернушка районнары торак пунктларындагы 51 меңнән күбрәк кеше беренче мультиплексны карау мөмкинлегенә ия, аның составына 10 телеканал керә: «Первый», «Россия1», «Россия2», «НТВ», «Петербург-пятый канал», «Россия К», «Россия 24», «Карусель», «Общественное росийское телевидение», «ТВ Центр — Москва». Соңыннан өстәмә рәвештә янә 10 канап булачак: «РЕН ТВ», «СПАС-ТВ», «СТС», «Домашний», «ТВ-3″, Спорт плюс», «Звезда», «Мир», «ТНТ», «Муз-ТВ».

Цифрлы тапшыруга ике ысул белән тоташтырга мөмкин. Әгәр сезнең БУВ-Т2 тюнерлы заманча телевизор икән, аңа дециметрлы бүлмә антеннаны тоташтыру һәм инструкциясе буенча автомат рәвештә көйләү җитә. Әгәр телевизор моделе иске икән, ул вакытта антеннага өстәмә рәвештә БУВ-Т2 стандартындагы махсус цифрлы приставка һәм телевизорны җайлау таләп ителә.

Пермь крае Информацион үсеш һәм элемтә министрлыгы вәкиле сүзләре буенча, ТНВ каналы, кызганычка каршы, беренчесе һәм икенче мультиплексларда юк. Әмма илебез хөкүмәте тарафыннан цифрлы тапшыруга күчүне озайту турындагы карар 2018 елга кадәр кабул ителде, ягъни шул вакытка кадәр ТНВ каналы элекке режимда күрсәтеләчәк. ТНВ телеканалы өченче (шәхси) мультиплекска керергә мөмкин, аның составы буенча карар РФ хөкүмәте һәм телевидение, радиотапшырулар комитеты тарафыннан якын арада кабул ителер, дип көтелә.

Венера АЛАПАНОВА.

Ибраһим Тимганов фотолары


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


2 thoughts on “Безда — цифрлы телевидение

  1. планируется ли до конца 2015 года запуск второго мультеплекся, бардымском ройоне или нет?

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *