Милләт рухын саклап

DSC_0281 (Small)«КАМА БУЕ җирле язучылары, шагыйрьләре, крайны өйрәнүчеләренең этномәдәни мирасны саклау һәм үстерүдәге роле» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция 28 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә уздырылды. Чара Барда муниципаль районы администрациясе, «Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы, Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае Мәдәният министрлыгы, Пермь крае татарларының региональ милли-мәдәни мөхтәрияте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
ТАТАРСТАН һәм Башкортостан республикаларыннан, крайдан галим, тел белгечләре, иҗат көчләре өчен көтеп алынган бу очрашу эшлекле һәм күтәренке рухта узды. Конференцияне Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары, район татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н.Назин ачып җибәрде. Барда муниципаль районы башлыгы
С.М.Ибраев, Пермь крае губернаторы администрациясе милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы урынбасары И.П.Оборина, Пермь крае татарлары мөхтәрияте рәисе Х.Х.Фәрвәзетдинов катнашучыларны җылы сәламләде. Тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Д.М.Исхаков фидакарь затларга рәхмәт хатлары тапшырды. Анда түбәндәге юллар бар: «Милләтебез алдындагы олы хезмәтегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышанып калабыз».
16-17 гасырларда Уралда «остякларның» этник мөнәсәбәтләре турында чыгышы белән конференциянең пленар өлешен Дамир Мәүләви улы Исхаков башлап җибәрде. Элек татарлар башка тө рле этнонимнар белән аталганнар. Мәсәлән, «остяклар» дигәндә сүз себер татарлары турында барган. Галим үз фикерен тарихи чыганаклардан өзекләр белән раслады. «Мәсьәлә алга таба өйрәнүне таләп итә «, — диде ул.
Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифне үстерү институты профессоры Ф.Г.Ислаев Пермь крае татар һәм башкортларының тарихи-мәдәни мирасына кагылышлы материаллар белән таныштырды. «Тарихи мирас дигәндә, нәсел шәҗәрәңне ө йрәнү һәм эшләүне, ата-бабаларың тамгасын эзләү һәм аларны киләчәк буынга тапшыруны күз алдында тотарга кирәк. Үткәнебезне барлау безгә алга таба яшәү һәм эшләү өчен кирәк «, — диде Фәйзелхак Габделхак улы. Киләсе елда Батырша восстаниесе башлануга 260 ел тулу уңаеннан, бу тарихи датага тиешле игътибар юнәлтергә кирәклеген ассызымлады ул. «Батырша Байавылда эшләгән. Мәктәпкә аның исеме бирелсә, тарихи күзлектән караганда лаеклы гамәл саналыр иде», — дигән теләген белдерде галим.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь И.М.Әширов Пермь краенда татар әдәби хәрәкәте торышы турында сөйләде. Идият Мөкыйм улы татар теленә булган игътибар, үткәрелгән мөһим чаралар, ирешелгән уңышларга тукталды. Әдәбиятка чын күңеленнән бирелгән зат буларак, Идият абый мәгълүм проблемаларны да атады: «Бөтен фәннәрне дә рус телендә укытуга күчерү, укучылар саны кимеде, дип мәктәпләрне ябу, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кыскарту яки факультатив итеп кенә калдыру дәвам итә. Болар телебезне, милләтебезне саклап калуда тискәре нәтиҗәсен ясамый калмый. Китап җенен компьютер җене кысрыклаган чорда яшибез. Киләчәктә шигърияткә, әдәби сүзгә, этномәдәни мирасыбызны өйрәнүгә ихтыяҗ кимемәсме? Татар дөньясына Пермь төбәге зур талантлар үстереп бирә алырмы?» — дип көнүзәк сораулар да куйды ул.
Казан шәһәрендә яшәүче танылган якташыбыз Мәсгут ага Имашев Пермь шәһәрендә һәм крайда татар мәдәниятенә багышланган истәлекләре белән уртаклашты. Аның сүзләреннән әдәбиятка һәм сәнгатькә омтылу төбәгебездә беркайчан да сүнмәве һәм сүрелмәве ачык аңлашылды, хәтта авыр сугыш елларында да.
Билгеле, бүгенге көндә татар әдәбияты торышы турында Татарстаннан килгән кунаклардан да яхшырак күзаллаучы юктыр. Күп әсәрләре сәхнәдә куелган драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов Тол, Ирень, Шауба, Сылва, Тор, Кама буе шагыйрьләре иҗатына багышлап «Илһам биргән җ ирем» җыентыгы дөнья күрү уңаеннан зур сөенечләр кичерүе хакында белдерде. Шунысы куанычлы, яңа табадан төшкән бу китапка әдип үзенчә югары бәя бирде, киңәшләрен дә әйтте. «Каләм тибрәтүче ул һәм кызларыбызны бөртекләп санамасак, милләт бетәчәк, безгә киләчәк буынны тәрбияләү бурычы да йөкләтелгән. Киләсе ел — Әдәбият елы. Мәйданга талантлы яшьләребез килсен иде», — дип чыгышын тәмамлады ул.
Батырша әсәрләрендә Гәйнә ягы чагылышы турында Башкортостан Республикасы Батырша музее директоры, Үзәк мөселман дини идарәсе имам-ахуны Рафис Муллагаттәр улы Шәйхәйдәров таныштырды. Ул шулай ук Барда районының Байавыл мәктәбенә Батырша исемен бирергә дигән тәкъдимне хуплавын белдерде.
Шагыйрә Илсөяр Иксанова «Түгәрәк уен» журналында Пермь төбәгенә багышланган материалларның зур урын алуын әйтеп куандырды: «Эшебездә халкыбызның күңел җәүһәрләре үрнәге -фольклор әсәрләренә таянабыз. Бу өлкәдә күпкырлы иҗат эшчәнлеге алып барырга була», — диде.
Конференция эшендә катнашучылар Барда үзәгендә Тукай паркын һәм «Шүрәле» арт-объектын тамаша кылып, бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Пермь краендагы бу бердәнбер парк биредә яшәүче милләттәшләргә карата кунаклар күңелендә җылы рәхмәт хисләре уятты.
Секция утырышында җирле иҗат көчләре, шагыйрь һәм язучылар әле яңа нәшер ителгән «Илһам биргән җирем» җыентыгын тәкъдир итүдә катнашты. Идият Әширов бу китапта Кама буенда яшәп иҗат итүче 56 авторның берничә шигыре урын алуы хакында җиткерде. Шигырьләрнең эчтәлегендә туган җ иргә, сөйгән ярга мәхәббәт, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре ачык чагыла. Язылган әсәрләргә танылган шагыйрә Илсөяр Иксанова да үз бәясен бирде, һәр язмага җентекле анализ ясады. «Арада шактый ө лгергән, көйгә салып җырга әйләнерлек шигырьләр дә, әдәби мәйданга дәгъва итми торган, әле «пешеп җитмәгәннәре» дә бар. Хис һәм фикер бердәмлеге булганда гына чын шигырь туа. Тема төрлелеге сизелә. Гомумән, китап өчен бик шатландык». Акбаш авылыннан танылган җыр текстлары авторы, җ ирле шагыйрә Гандәлибә Ажгихинаның авторлык хокукына бәйле соравы да урынлы булды. Бу уңайдан драматург Данил Салихов Казандагы ТАИС оешмасына мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләне уңай хәл итеп булуын аңлатып үтте. «Иҗат итүегезне ташламагыз, сезгә канат куя торган әйбер ул. Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Роберт Әхмәтҗанов, Нияз Акмал, Газинур Моратларның зәвыклы китапларын укып зәвыгыгызны үстерегез», — дип уңышлар теләде.
Бу көнне шулай ук Октябрь районының китапханә бүлеге мөдире Фәнисә Рәүф кызы Батршина «Илһам» әдәби крайны өйрәнүчеләр һәм нәшрият клубы эшчәнлеге, соңгы елларда дөнья күргән китаплар һәм аларның авторлары белән таныштырып үтте. Каенавыл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Габдуллаҗан кызы Зәетова дәресләрдә, класстан тыш чараларда милли компонентны куллану турында сөйләде. Үзәк район китапханәсенең методик бүлек мөдире Гүзәл Гарибҗан кызы Барсаева җирле авторлар китапларын әйдәүдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үзәк район китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Хәмит кызы Шакирҗанова «Уңышка юл» дип исемләнгән био-библиографик белешмәне тәкъдир итте.
Туган якны өйрәнү секциясе кече ватаныбызның чын патриотларын җыйды. Аның эшендә галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре, педагоглар, китапханә белгечләре һ.б. катнашты һәм чыгыш ясады.
Барда мәчетенең имам-хатыйбы, Тукай нәселенең әнисе ягыннан бишенче буын вәкиле Рафикъ хәзрәт Акманаев Әмирхан Әмировтан алып безнең көннәргә кадәр шагыйрьнең шәҗәрәсе турында мәгълүмат бирде. «Туган илем Коҗамакты карьяседер» китабы белән таныштырды, анда Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмиров турында сүз бара, аның тормышы турында бай материал тупланган. Биредә шулай ук нәсел шәҗәрәсе дә урын алган. Рафикъ хәзрәт үзенең чыгышында китапны булдыру максаты, аның эчтәлеге, язарга тудырган мотивлар турында сөйләде.
Бирегә җыелучыларга ике яңа китап тәкъдим ителде: география фәннәре кандидаты, доцент М.С. Әхмәтовның «Вакыт сулышы» һәм тарих фәннәре докторы, профессор Ф.Г.Ислаевның «Батырша». Аларның беренчесе Кама буенда татарларның һәм башкортларның этник яңарышы турында сөйли. Китапта тәкъдим ителгән материаллар этник үзаңга кагылышлы күп кенә сорауларны һәм проблемаларны тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итә. Аны үзенчәлекле кече энциклопедия буларак карарга, анда танылган бардалылар турында мәгълүмат табарга мөмкин.
Фәйзелхак Ислаевның оригиналь архив чыганакларына нигезләнгән китабы Батырша мулланың тормышы һәм эшчәнлеге, аның язмышында актив катнашучылар, шул чор, 1755 елгы восстание турында сөйли. Билгеле булганча, Батырша Байавылда укыта, мәгърифәтче була. Киләсе елга Батырша восстаниесенә 260 ел тула. Секциядә катнашучылар аның исемен Байавыл мәктәбенә бирергә тәкъдим иттеләр. Бу тәкъдим конференция резолюциясенә дә керде.
Безнең район туган якны өйрәнү музеенда «1930 елларда Барда районы мәчетләрен һәм чиркәүләрен ябу» мәгълүмати база оештырылган. Аның белән музей директоры
А.Р.Мәхмүдов таныштырды. Альберт Рафил улы сүзләре буенча, 1930 елларда дингә каршы көрәшнең төп максаты барлык дини күренешләрне юкка чыгару була. Беренче чиратта власть органнары мәчет-чиркәүләрне ябу буенча кискен эш алып баралар. Әгәр 1924 ел башына район территориясендә 62 мәчет,
4 чиркәү, бер часовня эшләсә, ә 1939 ел ахырына аларның берсе дә калмый. Аларда мәктәпләр, клублар ачыла башлый. Архив материаллардан файдаланып, мәгълүматлар базасы төзелә, анда районның 27 торак пунктыннан 32 дини учреждение турында мәгълүмат кертелгән. Барлык теләүчеләр бу мәгълүматлар белән туган якны өйрәнү музее сайтында таныша алалар.
Дини теманы Барда мөхтәсибәте имам-ахуны М.Н.Мозафаров дәвам итте. Марат Нәшәт улы үз чыгышында районда дини яңарышны яктыртты, соңгы елларда динне үстерү өчен күп нәрсә эшләнүен ассызымлады. Бүгенге көндә Барда мөхтәсибәте 30 мәчетне берләштерә, анда төрле дини чаралар үткәрелә. Районда «Нурлы Барда» дини газетасы бастырыла, җирле телерадио эфирында «Җомга», «Дин һәм без» тапшырулары чыга.
Күчтәнти төп мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Л.Рангулова туган якны өйрәнү эшләре аша гражданнар тәрбияләүне тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моның өчен педагоглар төрле уен формаларын файдаланалар, мәсәлән, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Брейн-ринг «, «Тамчы-шоу» телевизион уеннары, ул укучыларга туган якны өйрәнү буенча материалларны яхшырак һәм кызыклырак үзләштерергә ярдәм итә.
Шулай ук секция утырышында Пермь краенда ишанизмны өйрәнү, туган як галимнәре кебек темалар каралды. һәр чыгыш кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. Секция эшендә катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар, сораулар бирделәр. Бер сүз белән әйткәндә, секция эше уңышлы барды.
Ахырда конференция эшенә йомгак ясалды. Край күләмендә җирле язучыларның, туган якны ө йрәнүчеләрнең берләшмәсен булдыру мәсьәләсе каралды, аның җитәкче органнары, редколлегия әгъзалары сайланды. Телебезне, мәдәни мирасыбызны саклау һәм үстерүгә юнәлгән резолюция кабул ителде. «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланган бу мөһим чара киләчәктә үз нәтиҗәләрен
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА. Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *