СОҢГЫ вакытта Бардада сыннар (скульптур композицияләр) пәйда булды. Җәй көне «Тол буйлары » җирле телерадиотапшырулар редакциясе алдында очып баручы казлар, көзен Тукай паркында Шүрәле һәм Былтыр урнаштырылды. Бу эшләрне Каенавылда туып-үскән Наил Габдушев башкарды. Ошбу язмада райондашларыбызны талант иясе белән якыннанрак таныштырмакчы булдык.
Әлеге хезмәтләр Наил Мөхетдин улының беренче эшләре генә түгел икән, район үзәге уртасына Барданың символын — муллык һәм чисталык билгесе казларны куйганчы аңа әле байтак тырышырга туры килгән. Махсус белеме булмаган кеше мондый эшкә тотына алыр иде микән? Туган мәктәбендә урта белем алганнан соң ул Пермьдә 27 нче училищеда рәссам-реставраторлыкка укый. Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать — графика факультетын тәмамлый. Хәзерге вакытта Каенавыл мәктәбендә рәсем һәм сызым дәресләре , балалар иҗат йорты аша «Яшь сынчы» түгәрәге алып бара.
— Беренче хезмәтем — Рәшит абый Ягъфәровка багышлап мемориаль такта эшләдем, ул район «Таң» газетасы редакциясенә эленгән. Шундый ук элмә такта галим укыган Күчтәнти мәктәбенә дә куелды. Авылдашым Мәсгут абый Имашевның 80 яше уңаеннан бюст ясадым, ул мәктәп алдында тора. Барданың Ленин урамындагы казлар сыны район башлыгы С. М. Ибраев идеясе белән тормышка ашты. Алар ө стендә бер ел эшләдем, — дип сөйли оста.
Шунсын билгеләү урынлы булыр — бу сыннарны халык җылы кабул итте: «Барданың үзәгенә ямь кереп китте», диючеләр күп булды. Бу сәнгать әсәре безне башкалардан аерып күрсәтә, миллилегебезне дәлилли. Моңа кадәр дә каз сыны ясаучылар булды ул, тик аяз күкне киң колачлап, иркен «очучы» мондый казларыбыз булганы юк иде әле.
«ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган район башлыгы С.М. Ибраев, Тукай паркын оештыру инициаторы С.Н. Назин проектлары район үзәген төзекләндерүдә хәлиткеч роль уйнады. Татарстан Мәдәният министрлыгы, край губернаторы администрациясе тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелде. Шул рәвешле паркта эскәмияләр, Тукай әсәрләре персонажлары Шүрәле һәм Былтыр сыннары урнаштырылды. Парк хәзерге халәткә килгәнче Фидәил Касыйм улы Әлмәтов, Рафаэль Нәсиб улы Маматов зур тырышлык һәм көч куйдылар.
— Шүрәле һәм Былтыр скульптур композициясен тимер-бетоннан эшләдем, дүрт ай вакыт китте. Эшләрне башкарудагы ярдәмнәре өчен Сергей Миннихан улы Ибраевка, Сәлим Нәҗип улы Назинга рәхмәтле.
Наил Габдушев райондашларыбызга шигырьләр иҗат итүе белән дә билгеле. Аның «Сәер булды никтер язмышым», «Балаларга күчтәнәч» дип аталган китаплары дөнья күрде. «Сагынуым көчле булгангадыр, армия хезмәте узганда күңелдә шигырь юллары туды. Басылып чыккан китапларым өчен Идият Әшировка һәм Эльмарт Уразовка рәхмәтем зур», — ди ул. Хәзерге вакытта каләм тибрәтүче балалар китабын нәшер итүгә әзерли. Казанда яшәүче танылган якташыбыз Мәсгут Имашевның иҗ атына һәм тормыш юлына багышланган китап өчен материал туплаган, ул бастыру өчен әзерләнә. һәр
иҗат кешесе шикелле Наил Габдушев та яңа идеяләр белән янып яши.
— Бардада Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышларында катнашкан кыю якташларыбызга һәм Каенавылга кергән җирдә Салават Юлаев истәлегенә һәйкәлләр ясыйсым килә. Хезмәт алдынгылары — танылган якташларыбызга багышлап «Батырлар аллеясын» эшләргә иде дигән хыялым бар.
Ә хыял ул — якын киләчәк. Уйларыгыз чынга ашсын, районыбызның үз скульпторы булуы бик сө енечле.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.