ЯҢА ЕЛ каникулының соңгы якшәмбе кичендә Бардада Казан артистлары катнашында уздырылган концерт әнә шулай дип аталды. Хәер, Казан артистлары дип әйтү шартлы рәвештә генә — сәхнә түрендә якташларыбыз чыгыш ясады. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут ага Имашев җитәкләгән төркем чыгышларын карап, яңа көйләр, таныш моңнар тыңлап чын күңелдән ял иттек. Фонограмма тавышының эзе дә булмаган бу концерт башкалардан үзенең җылылыгы һәм җ анлылыгы белән аерылып торды. Гармун моңына уралган ретро-җырлар (баян партиясен Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов алып барды) тыңлап куандык — бу бит безнең әниләребез яратып башкарган, һәрвакыт күңелләрдә яңгыраган җырлар, ә аларны оныту мөмкин түгел. Хәзерге көйләрне бер тыңлыйсың да, шуның белән бетте. Кызганычка каршы, хәтергә кереп калганнары бик сирәк.
Алып баручы — нәфис сүз остасы Фәнил Мөбарәкҗанов тамашачыларны җиһанны колачлаган Яңа 2015 ел белән тәбрикләде, сәхнәгә Мәсгут ага Имашевны һәм аның тормыш иптәше Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма ханым Имашеваны дәште. Алар бергәләшеп «Бер күрешү-бер гомер» җырын башкарды. Яңа иҗат ителгән «Гозер» җыры да, мәрхүм якташыбыз Рәшит абый Ягъфәров сүзләренә язылган «Барда түбәтәе» дә, райондашыбыз Наил Габдушев шигыренә салынган «Туган ягым — Тол буйлары» җыры яңгырады бу кичтә. Моннан тыш татар халкының мәшһүр кө йязарлары Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин тудырган кабатланмас көйләр дә башкарылды. Каенавылда туып-үскән, инде бик күптәннән бөтен татар илендә танылу алган якташыбыз иҗатына чыннан да сокланырлык шул. Композитор да ул, мөгаллим дә, җырчы да. Татарстанда урнашуына да 58 ел вакыт узган. Үзе үрнәгендә сәнгать күгендә балкырлык ничаклы яшьләр тәрбияләгән. Гаиләсендә дә җ ырчылар җитәрлек — улы, Сара Садыйкова конкурсы лауреаты Азат Имашев һәм оныгы Айрат Имашев. Бу кичтә исә без онытылып Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты — җырчы Айратны тың ладык. Булса да булыр икән талант иясе! Татар һәм итальян телләрендә романслар башкарып безне үзенә әсир итте. Без, тамашачылар, тын да алмыйча онытылып аның көчле, моңлы, матур тавышын тың лап хозурландык. Алып баручы әйткәнчә, әле таңга кадәр дә тыңларга әзер идек.
Бу гаиләдәге тагын бер талант иясе — Мәсгут аганың кызы, «Сөембикә варислары» фестиваленең беренче премия лауреаты, биюче Әминә Имашева. Аның очынып-очынып башкарган «Чабата», башкорт,чегән, испан кызлары, тау халыклары биюләрен һәм вальсны сөенеп күзәттек. «Язмышлардан узмышлар юк» телесериалыннан күренеш тә бик тәэсирле булды, күңелләрдәге хисләр диңгезен кузгатып уйларны әллә кайларга, еракларга алып китте…
Концерт яхшы булды, тамашачыларның кайсын гына сорасам да «бик ошады, күптән мондый концерт караган юк иде», «башкаларны бер дә кабатламаган, бик үзенчәлекле», «искиткеч» дип, фикерләре белән бүлештеләр. Кыш уртасы булуга карамастан, артистларны һәм аеруча Мәсгут аганы чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Райондашларның танылган якташыбызга булган хөрмәте һәм җылы мө нәсәбәтенең бер чагылышы түгелмени ул? Димәк, композитор Имашев иҗатына халык битараф түгел, димәк, халык аңа рәхмәтле. Барда муниципаль районы башлыгы С. М. Ибраев исеменнән рәхмәт хаты тапшырылуы, аның исемен йөрткән Каенавыл урта мәктәбе коллективының рәхмәт сүзләре белән мө рәҗәгать итүе дә кичәгә ямь өстәде. Алга таба да мәдәниятебезне саклап, яклап һәм данлап яшәргә насыйп булсын. Салкын гыйнвар аенда безгә өләшкән күңел җылыгыз, матур җырларыгыз, изге теләкләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Яңа еллар иминлек, бәхет, куанычлар, яңа көйләр алып килсен, сәхнәдә янә Имашевларны күреп куанырга язсын!
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.
Сәхнәдә Имашевлар
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").