Яз, кояш һәм җылылык бәйрәме

В Барде прошел Навруз-байрам

21 МАРТТА, язгы көн төн белән тигезләшкәндә, Бардада Нәүрүз — яз, кояш, җылылык, табигатьнең яңарыш бәйрәме үтте. Чараны тамашачыларның яраткан «Дуслык» һәм «Нурлы» бию коллективлары «Язны каршылау» хореографик постановкасы белән ачтылар. Бәйрәм кунакларын муниципаль район башлыгы Сергей Миннихан улы Ибраев һәм 23 сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутатының ярдәмчесе Владимир Александрович Сухих котлады. Алар иминлек, тынычлык, үсеш, игенчеләргә чәчүне уңышлы үткәреп, мул уңыш җыеп алуларын теләделәр. Чараны район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты дәвам итте. Якты, дәртле

Подробнее

Спортка багышланган гомер

Наталья Бурдыга

Наталья Бурдыга, фото с сайта www.biathlon.com.ua Ил һәм Европа күләмендә үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясау өчен нинди физик әзерлеккә ия булырга кирәк? Ә Олимпия уеннарында катнашу өчен? Ил данын яклаучылар арасында Уралдан, Пермь краеннан чыккан якташларыбыз шактый. Биатлончылар Владимир Аликин, Евгений Гараничев (икесе дә Нытва районы Новоильинский поселогыннан), Михаил Девятьяров, чаначы Альберт Демченко (икесе дә Чусовой шәһәреннән), фшуралы шуу осталары Максим Траньков, Татьяна Тотьмянина (чыгышлары белән Пермьнән) һ. б. Узган ел Сочида үткәрелгән Олимпиадада Чусовой шәһәреннән Татьяна Иванова чанада икенче

Подробнее

«Хәтеремнән чыкмас беркайчан»

Наиля Рахимзяновна Ижгузина

Бөек Ватан сугышында Барда районыннан 7338 кеше катнаша, шуларның 77се — хатын-кызлар. 4223 райондашыбыз һәлак була, 2400 кеше хәтер китабында билгесез югалганнар исемлегендә. Башап Түз авылында яшәүче Наилә Рәхимҗан кызы Ижгузина сөйләгәннәрне тыңлагач, халык иңенә төшкән авырлыкларга, аларның сабырлыгына шакларың катарлык. Ир-атларны фронтка озатулар, бер-бер артлы кара кәгазьләр килүе, көч җитмәслек авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык — санап кына бетерерлек тә түгел. Барысына да шул дәһшәтле сугыш гаепле. 86 яше белән баручы Наилә әби бөтенесен дә яхшы хәтерли. «Әтиемнең өч хаты» -Сугыш

Подробнее

Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә

8 марта в Краснояре

*** 6 МАРТТА Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендэ Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Сихри чәйнек» театральлэштерелгэн концерты булды. Танылган әкияткә нигезләнеп Ә.Якупова язган сценарийда Аладдин (Р.Кучумов башкаруында) хатын-кызның серле характерын аңларга тырыша. Кешелек дөньясының искиткеч яртысы акыллы, хәйләкәр һәм матур гына түгел, ә талантлы, мәрхәмәтле һәм сөйкемле дә икән. — Концерт Барда һәм район ир-егет солистлары, коллективлары катнашында үтте. Аеруча Н.Габдушевны, И.Бәшировны, Җ.Зимасовны, И.Ибраһимовны, Д.Миннехановны, А.Закировны, Я.Йосыповны, Р.Маматовны, А.Габдулхаковны, Ф.Максеев җитәкчелегендәге «Төнге моңнар» вокаль-инструменталь ансамблен, шулай ук «Җәүһәр», «Яшьлегем хисләре»,

Подробнее

Иң мөһиме — максатка ирешү

Cовещание по теме «Проблемы и задачи развития молочного скотоводства»

25 февральдә муниципаль район администрациясендә «Сөт терлекләрен үстерү проблемалары һәм бурычлары» темасы буенча киңәшмә үтте, анда Барда һәм Оса районнары администрацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче хуҗалыклар, Саклык банкы бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һ.б. катнашты. Район Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаевның кереш сүзеннән соң, район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы М.Ф.Әхмәев Барда районында сөт терлекчелеген үстерү проблемалары һәм бурычлары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде. Бүген Барда районы территориясендә сөт терлекчелеге белән 7

Подробнее

Җилдән җитезләр

УЗГАН ял көннәрендә Сарашта Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев призына район чаңгы ярышлары үтте, 14 февральдә — өлкәннәр арасында, ә якшәмбе көнне — укучылар арасында. һәр ел бу чара бөтен районнан спортчыларны һәм чаңгы сөючеләрне җыя, биредә бәйрәм атмосферасы хөкем сө рә. Бәйгене ачу тантанасында Сараш авыл поселениесе башлыгы И.Ш.Урстемиров, район ветераннар советы рәисе Т.С.Ишморатов һ.б. чыгыш ясады. Алар спортчыларны һәм авыл халкын чираттагы старт белән котладылар һәм ярышларда уңышлар теләделәр. Быел тантана яңа урында «Снежинка» яңа чаңгы базасын ачуга

Подробнее

Уйныйлар, саныйлар һәм җырлыйлар

«Колос» открыл свои двери для маленьких бардымцев

Соңгы еллар дәвамында крайда да, безнең районда да губернатор Виктор Басаргинның балалар бакчаларына чиратлар белән проблеманы хәл итүгә кагылышлы боерыгын үтәү буенча планлы эш алып барыла. Шулай итеп, 2010-2014 елларда район территориясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 614 өстәмә урын бущырыщы, аларның 135е — «Колос»та. Узган елда «Колос» кечкенә бардалылар өчен үз ишекләрен ачты. Хәзер бу якты, уңайлы учреждениегә 62 бала йөри. Биредә балалар белән музыкаль җитәкче, логопед, психолог шөгыльләнә, уйнарга гына түгел, аралашырга, рәсем ясарга, ябыштырырга, шулай ук инглиз теленә

Подробнее

Проблемаларны бергәләп хәл итәргә

Начались информационные встречи

3 февральдә Каенавыл һәм Федорки поселениеләренә кергән авылларда район башлыгы С.М.Ибраевның традицион отчет-информацион очрашулары башланды. Беренче җыелыш Кодашта үтте, аннан — Уймужда, Федоркида һәм Акбашта. Очрашуларда район башлыгы белән бергә район администрациясенең эшләр белән идарә итүче В.М.Рангулов, район администрациясенең кайбер идарә һәм бүлек җитәкчеләре, белгечләре, предприятиеләр, службалар һәм социаль сфера учреждениеләре җитәкчеләре дә катнашты. Сергей Миннихан улы башта 2010-2014 елларда башкарылган эшләргә отчет ясады һәм очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Аның сүзләре буенча, Барда районы Пермь краеның иң куркынычсыз территориясе

Подробнее

Ызаннардан искән җилләр кайтавазы

Презентация книги “Эхо далеких ветров“ о Верх-Константиновке

Узган елның соңгы көннәрендә Барда типографиясендә әнә шул исемдә яңа китап нәшер ителде. Аннан элек дөнья күргән «Илһам биргән җирем» шигырьләр җыентыгы 28 ноябрьдә узган фәнни-гамәли конференциядә Казан җәмәгатьчелеге (шагыйрә Илсөяр Иксанова) тарафыннан уңай бәя алган иде. Бу китап та халыкта хуплау тапты. …23 гыйнвар киче. Тышта утыз градусны арткан каты салкын, ә Күчтәнти мәдәният йортында бәйрәм гөрли. Биредә халык җыр-биюгә оста икән, теләүчеләр вальс әйләнә. Күрешү-очрашудан балкыган шат йөзләргә карап бу чараның никадәр әһәмиятле булуын аңлыйсың. Күчтәнтибаш авылы тарихына

Подробнее

Алар үткән данлы юл

Бу фотография 1983 елның 9 маенда Бардада Җиңү конен бәйрәм иткәннән соң төшерелгән. Биредә сурәтләнгән кешеләр — район үзәгенең 8 Март урамында яшәүчеләр, әмма аларны1 ул гына якынайтып калмый, алар барысы да Боек Ватан сугышында катнашып Җиңүгә үзләреннән лаеклы олеш керткән якташларыбыз буыны вәкилләре. Шуңа күрә аларның һәрберсе турында сөйлисем килә. Беренче рәттә (уң яктан беренче) — район аксакалы Ш.Н.Насретдинов. Өлкән буын бардалылар аны җитәкче, Барданың «Алга» колхозын күп еллар җитәкләгән кеше буларак хәтерлиләр. Бу хуҗалык, аның җитәкчесе турында озак

Подробнее