ПИРАТЛАР корабы, көчле җил hәм тозлы диӊгез суы тамчылары, өрәкләр hәм капитан Кара Сакал, Канлы Мери, шартлаулар, кылычлар… hәм бик күп бию. Яӊа ел алдыннан Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Кыш бабай Кара Сакал” пират блокбастерыныӊ премьерасы узды. Барлык гаиләбез белән бергә яӊа ел алды кичәләренеӊ берсен шоу карап уздырырга булдык, hәм hич тә үкенмәдек – тамаша бер сулышта барды. Мин балалар нәрсәнедер шулкадәр мавыгып карыйдыр дип башыма да китерә алмаган идем.
Залда тамашачылар өчен уӊайлы атмосфера, динамиклардан көйләр агылып тора.
Кинәт бар нәрсә сүнде – тавыш, ут; ян ишек ачылды hәм кулына радио тотып Мим исемле җыештыручы керде.
Беркемне дә күрмичә, прожектор уты астында, ул үз эшенә тотынды. Бервакыт биредә үзе генә булмавын аӊлап, Мим тынычсызланып алды, ләкин югалып калмады – радиосын кабызды hәм тамашачыларны үзе белән бергә биергә чакыра башлады. Эшен тәмамлап, ул сәхнәгә менде, биредә аны өрәкләр биергә көтә иде…, ә бәлки бу бары хыял гына булгандыр. Җыештыруын тәмамлагач, ул сәхнә артына китте hәм анда нәрсәләр булганын тамашачылар экраннан күзәтте. Мим коридорга чыккач Кыш бабай сакалын hәм бүләкләр белән капчык таба. Ул Кыш бабай булып киенеп өенә кайтып китәргә уйлый, тик аныӊ каршысына өрәкләр чыга. Алардан качып, Мим музей саклагычы килеп керә, биредә ул иске телевизор таба. Кабыза – эшли! Пиратлар турында фильм бара, Мим – Кыш бабай аны карап йокыга китә hәм төшендә Кара Сакал – пират корабы капитаны сурәтенә керә.
Аннан соӊ сәхнәдә гаҗәеп көйле, биюле hәм бик үзенчәлекле тамаша башланды.
Бу стильләр hәм юнәлешләрнеӊ буталышы булса да, бар нәрсә тамашачыларныӊ чын кызыксынуын уятып, килешле, гаҗәеп тоелды.
“Яхшы, тапкыр, күӊелле” – ди яӊа ел шоусын куючы режиссер Роберт Алик улы Хаюмов. Ул тумышы белән Уинск районыныӊ зур булмаган Ломь авылыннан. “Безнеӊ авылны тагын “аю почмагы” диләр, чөнки район үзәгеннән иӊ еракта урнашкан торак пункты ул. Җирле мәктәпне тәмамлап, мин Пермь край сәнгать hәм мәдәният көллиятенеӊ театр факультетына укырга кердем, биредә халык театры режиссеры белгечлеген алдым, — дип үзе турында сөйли башлады Роберт. – Балачактан, биш яшьтән үк бию белән кызыксындым, “На-на” төркеме җырларына, аларныӊ төркемендә үземне бишенче итеп күз алдыма китереп бии идем. Биюгә беркайда да укымадым – мин үзлегемнән өйрәндем, үзем сизгәнчә биедем, үземә ошаганча хәрәкәтләндем. 2000 елларда Тектоник юнәлешендә (бию әйләнәсендә 21 гасырда килеп чыккан бию хәрәкәте, ул джампстайл, хип-хоп, локинг, поппинг, техно элементларын үз эченә ала) җитди шөгыльләнә башладым hәм бу минем юнәлешем булуын аӊладым.” Соӊыннан Робертка Уинск район мәдәният йортында эш тәкъдим итәләр. Балалар hәм яшьләр белән эшләү буенча секторныӊ “яӊа гына пешкән” мөдире җирле балаларга заманча биюләр өйрәтә башлаган. “Биредә мин классик биюләрне укыту буенча да тәҗрибә алдым. Кичләрен китаплар укыдым, батман тандю hәм плиены өйрәндем, ә көндезләрен “Растишка” коллективы белән эшләдем, кечкенә балаларны станокта дөрес торырга өйрәттем. Эштән соӊ зуррак балалар белән урам биюләрен биедем”, — дип исенә төшерә әӊгәмәдәшем.
Бардага Роберт бер ел элек килә. Бирегә аны дуслары күптәннән чакыра, ләкин ул әүвәл бар нәрсәгә бәя бирә, үлчи hәм үзен яӊа урында сынап карарга була. Биредә үзеӊне үстерү өчен мәйданчык, бергәләп эшләргә яшьләр, перспективалар булуын hәм конкуренция булмавын монда килгәч аӊлый. Ел дәверендә Роберт үз фикерендә ныгыган гына, районныӊ күпчелек торак пунктларында булган, осталык дәресләре үткәргән, балалар белән танышкан, аларга нәрсә кызык булуын белгән.
Әйтүенчә, аӊа шәhәр балаларына караганда авыл балалары якынрак. Алар бердәмрәк, аларны мавыктыру, гаҗәпләндерү hәм өйрәтү җиӊелрәк. Робертны “Батыр” физкультурасәламәтләндерү комплексында еш очратырга була, биредә ул hәр теләүчегә хип-хоп биергә өйрәтә, үз тәҗрибәсе белән бүлешә, кайчак үзе дә укучыларыннан берәр нәрсәгә өйрәнә.
— “Кыш бабай Кара Сакал” тамашасында мин хыялымны – бию hәм театрны берләштерүне тормышка ашырдым. Бу шәhәрләрдә яхшы үсүче яӊа юнәлеш. Бер яктан карасаӊ, бу биюле постановка, икенче яктан карасаӊ — мәгънәле биюләр.
Миӊа бу кызык hәм якын, мин театрны сөям hәм биергә дә яратам. Шоу өстендә эш нәкъ 80 көн барды. Минем янга чыгыш ясарга теләкләре зур булган, ләкин кирәкле әзерлекләре булмаган hәм сәхнәгә чыгу шүрләткән балалар килде.
Мин тренинглардан башладым – аларны публика алда үзеӊне дөрес тотарга, уӊайсызлануларыннан котылырга өйрәттем, тик аннан соӊ гына шоу өстендә эш башланды.
Башта тик төп сюжет кына булды, күп нәрсәне без балалар белән бергә репетицияләр барышында уйлап таптык, — ди режиссер-куючы.
Постановкада 13 кеше катнашты, аларныӊ өчесе өлкәннәр, тавыш эффектларын исәпләмичә 30дан артык җыр кулланылды, 12 бию куелды.
— Шоудан соӊ күп уӊай бәяләмәләр килде. Барча тамашачыларга битараф булмаулары өчен рәхмәт. Без үзебезнеӊ алга югары бурычлар куймадык, шуӊа күрә hәр кеше сәхнәдә барганны үзенчә аӊлады hәм бу шәп. Тамашачыныӊ ял итүе hәм шоу белән ләззәтләнүе тамашаныӊ идеясе иде. Ә, гомумән, барча бардалыларны котлыйсы килә — хәзер инде сезнеӊ яшь актерлар командасы да бар, безнеӊ алар белән киләчәккә планнар күп. Тәфсилләп сөйләп тормыйм, бу сер булып калсын, шуны гына әйтәсем килә — без яӊа шоу ясарга уйлыйбыз. Без гаҗәпләндерергә hәм гаҗәпләнергә әзер.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
“Без гаҗәпләндерергә hәм гаҗәпләнергә әзер”
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").