КЕШЕ бөтен гомере дәвамында бәйле булган берничә генә белгечлекне атап була, аларныӊ берсе – укытучы. Педагог белән танышу иӊ беренче балалар бакчасы бусагасыннан башлана, чөнки тәрбияче дә педагог ул. Мәктәп еллары, училище, югары уку йорты… Вакыт үткәнен сизми дә каласыӊ: балаларыӊа шулай ук белем алырга мөhим адым ясау көне җитә.
Бүген хезмәт кенәгәсендә бер генә язма булган кешеләр дә күп түгел, ә хатыны да, ире дә бер үк учреждениедә хезмәт итү — бөтенләй сирәк күренеш. Сараш мәктәбе укытучыларын, халык мәгарифе отличнигы Әлфир Хөрмәт улы hәм РФнеӊ почетлы мәгариф хезмәткәре Людмила Васильевна Әҗмәгуловларны авылларында да, район халкы да белә. Икесенеӊ бергә педагогик стажлары 85 елны узып китә, шулай ук быел уртак гаилә тормышларына да 45 ел тула.
Гаилә башлыгыннан аларныӊ нәселендә укытучылар булганмы дип сораша башлагач, ул миӊа берничә ел элек үзе hәм туганнары ясаган “Үткәннәр турында истә тотып, бүгенге көнне кадерлә” җыентыгын алып килде. Бу Нурмөхәмәтовлар нәселенеӊ бер тармагыныӊ атабабалары hәм нәселе истәлекләрен, документларын hәм фотосурәтләрен туплаган чын хәзинә. Җыелмада тәкъдим ителгән шәҗәрә бу нәселнеӊ 9 буынын чагылдыра, ул Нурмөхәмәтов Ишмөхәммәттән башлана. Аныӊ оныкчыгы Нурмөхәмәтов Мөсәбих Мөхлис улы Әлфир Хөрмәт улыныӊ әнисе ягыннан картәтисе. Мөсәбих Мөхлис улы мәдрәсәне уӊышлы тәмамлап, шунда ук укыта башлый. Совет дәүләтенеӊ беренче елларында авылдашларыныӊ балаларын грамотага өйрәтә. Аны хаклы рәвештә укытучы Нурмөхәмәтовлар династиясенә нигез салучы, ә Әлфир Хөрмәт улын өченче буындагы педагог итеп исәпләргә була. Кызганыч, тик Мөсәбих сәяси репрессиягә эләгә, 1937 елныӊ 23 октябрендә кулга алына, 18 көн үткәч, 43 яшендә атып үтерелә. Әтисез калган дүрт бала, авырлыкларга hәм газапларга карамыйча, хезмәт сөючән, игелекле кешеләр булып үсә. Уллары Әркам, Мәлик hәм кызы Рәшидә укытучы хезмәтен сайлый, кече улы Рәшит, авиация училищесын тәмамлап, хәрби очучы була.
— Әнием Рәшидә, 1949 елда педагогик училище тәмамлап, Таныпка кайта hәм лаеклы ялга чыкканчы башлангыч классларда укытучы булып эшли. Аныӊ педагогик стажы 38 ел, — дип искә ала әӊгәмәдәшем.
– Безнеӊ дүртебездән икебез укытучы булдык –мин hәм апам Гөлфирә, ул физик культураны hәм биологияне укытты. Бертуганнарныӊ берсе инженер, икенчесе нефтьче булды. Мәктәптә физика буенча чыгарылыш имтиханнарын биргән вакытта укытучым Бакунов Наил абый миннән: “Кая укырга барырга исәплисеӊ?” — дип сорады.
Ул вакытта әле мин киләчәк юлымны билгеләмәгән идем, шуӊа күрә җавап итеп нәрсә әйтергә дә белмәдем. Ул миӊа җитди караш ташлады да, физматка керергә киӊәш бирде. Ул вакытта аны тыӊлавыма бер тапкыр да үкенмәдем.
Шулай итеп, 1969 елда кичәге мәктәп укучысы Әлфир Пермь дәүләт педагогия институтыныӊ физика hәм математика факультетына укырга керә, аны уӊышлы тәмамлап, яшь укытучы туган мәктәбенә әйләнеп кайта. 45 ел хезмәт эшчәнлеге дәвамында ул мәктәп директоры вазыйфасын да, тәрбия эше буенча директор урынбасары вазыйфасын да башкара, үз вакытында яӊа булган фәнне – информатиканы да 25 ел укыта. Эштән башка кеше тормышында hәрчак яраткан шөгыльгә урын булырга тиеш. Әлфир абый да искәрмә түгел, балачактан бирле ул спорт, фотога төшерү белән шөгыльләнә, үзешчән сәнгать концертларында чыгыш ясый – баянда уйный. Студент елларында бию, тимераякта шуу спорты белән шөгыльләнгән, ә бүген ул әле балыкчы да.
— Ш.Казанбаев призларына ярышларда алган үземнеӊ беренче медалемне хәтерлим. Бу 1974 ел, миӊа 22 яшь иде. 10 километрга йөгерүдә узган елларда лидер булган кешене 18 секундка артта калдырып, беренче килдем, ул гаҗәпләнүеннән хәтта югалып калды hәм минем кем, каян булуым белән кызыксына башлады. Аннан соӊ күп җиӊүләр, медальләр, бүләкләр булды, барысын да санап бетерерлек түгел. Район укытучылары командасы составында да булдым, без чаӊгы ярышлары буенча өлкәдә дүрт ел беренчелек тоттык, — дип бүлешә Әлфир Хөрмәт улы.
Шундый актив кешенеӊ тормыш иптәше дә, әлбәттә, аӊа тиӊдәш – педагог, чаӊгычы, яхшы балыкчы. Людмила Васильевна hәм Әлфир Хөрмәт улы бер институтта укыганнар, бер тулай торакта торганнар, ләкин бер-берсен күрмәгәннәр, тик уртак дуслары туйларында гына якыннан танышканнар. 1974 елда яшь Людмила Сарашка немец телен укытырга килә hәм тиздән өч бала — Вадим, Вәсил, Ирина үсәчәк Әҗмәгуловлар гаиләсе барлыкка килә. Вадим белеме буенча физик, мәктәптә 11 ел эшләп, эшчәнлек төрен алмаштыра, Вәсил hәм Ирина — нефтьчеләр.
Людмила Васильевна Лысьвада күп балалы, гади эшчеләр гаиләсендә туа, дүрт баланыӊ өчесе югары белемле – барысы да чит тел укытучылары. “Лысьва укучыларында чит телләргә шулкадәр мәхәббәт каян килә икән,” – дип кызыксындым мин. “Әлбәттә, педагогларыбыздан, алар бик яхшы укытучылар иде, хәзергә кадәр Валентина Ивановнаны җылылык белән искә алам, — ди Людмила Васильевна. – Олы апам француз телен укытты, абыем да “француз”, ләкин мәктәптә озак эшләмәде, иҗатка кереп китте, ул – шагыйрь. Аныӊ исеме Геннадий Васильевич Вершинин сезгә таныштыр дип уйлыйм. Ул Рәсәй Җурналистлар берлеге әгъзасы, өлкә журналист осталыгы конкурсларында күп тапкыр лауреат исеменә лаек булды, Лысьва hәм Чусовой шәhәрләренеӊ, “Пермские новости”, “Звезда“ газеталарында, төрле журналларда еш басыла, “Глубинка”, “Ромашка – цветок любви”, “Зарека ты моя, Зарека” кебек барысы алты китап авторы, ә 2002 елда “Рәсәйнеӊ алтын каләме” Бөтенрәсәй журналистлар конкурсында җиӊүче булды.
Әӊгәмә вакытында мин Әлфир Хөрмәт улыныӊ да, Людмила Васильевнаныӊ да гаиләләрендә педагоглар күп булуын аӊладым hәм туган җаннар, күрәсеӊ, бер-берсенә тартыладыр дип уйладым. Гаилә башлыгы сүзләренчә, аныӊ исәпләве буенча Нурмөхәмәтовлар нәселендә 20дән артык педагог бар – бу аныӊ картәтисе, апасы, улы, апалары, абыйлары, киленнәре, туганнарыныӊ балалары, ә аларныӊ гомуми педагогик стажы 500 елдан артыграк. Хушлашканда Әлфир абый hәм Людмила апа килгәнебез, яшьлекләрен искә алу өчен мөмкинлек биргәнебез өчен рәхмәт әйттеләр.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.
Яшьлекне искә төшереп
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").