Яхшы үрнәк, яки нәтиҗәгә эшләү

Нынче исполняется 15 лет, как в Новой Казанке открылся ледовый каток.
Яӊа Казанка авылында боз шугалагы ачылуга быел 15 ел тула. Авыл халкы, спорт сөючеләр өчен истәлекле вакыйга булды ул. Бу шугалак, мөгаен, районда беренчеләрдән саналадыр. Аӊа кадәр Түбәнавылда Таhир Илкәев мәктәп укучылары белән шугалак ясап хоккей уеннары оештырган була. Хәзер исә районда 7 шугалак исәпләнә. Соӊгысы декабрьдә Яӊа Казанкада шугалак ачылу физкультура укытучысы Марс Сайбаталов исеме белән бәйле. Эшне ул башлап йөри, Гали күлдән аккан чишмәне буып буа ясыйлар, беренче 12 тимераяк сатып алалар.
— Проект язу идеясен Барда кызлары Айгөл Назина белән Илсөяр Сафагәрәева тәкъдим итте. Бергәләп уйлаштык та, “ЛУКОЙЛ“ үткәрүче проектлар конкурсында катнашырга булдык. 2004 елда “Пусть лед станет другом“ проекты белән 156 меӊ сум акча яуладык. Барысы “ЛУКОЙЛ“ аша 3, “Газ-пром“ аша бер проект яздык hәм җиӊүгә ирештек.
Соӊгы грантны 2012 елда алдык, — дип сөйли Марс Фәрит улы.
Шулай грантлар исәбенә шугалак базасы ныгытыла, тимераяклар, хоккей командасы өчен эпикировка алына. Мәктәп укучыларыннан хоккей командасы оештырыла. 20 дән артык укучы – малайлар hәм кызлар өчен бик шәп шөгыль була бу.
— Берничә тапкыр Түбәнавылга очрашуга бардык. Икенче елда Куедага, Осага, Чернушкага, Башкортостанныӊ Тәтешле, Аскын, Балтач районнарына очрашуларга бара башладык. Шулай тәҗрибә тупладык, остардык. Аннан кече шәhәр командалары арасында узган “Алтын алка“ край финалында узучы ярышларга юл алдык. Башлап Нытва районы Новоильинскида, икенче елда Соликамскида, аннан Кунгурда hәм Пермь районы Протасыда узган ярышларда катнаштык. Анда 7 яки 8 команда чыгыш ясый идек. Шулай 7 ел дәвамында край ярышларында көч сынаштык. Бу ярышларда безнеӊ ише авыл командалары юк иде дә, хәтта Оса, Чернушка кебек шәhәрләр дә команда куя алмады.
— Иӊ зур җиӊүегезне атасагыз, дип сорыйм.
— 2009 елда Кунгурда “Алтын алка“ край финалы ярышларында балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә караган безнеӊ “Актай“ командасы өченче урын алуга иреште.
Бу безнеӊ өчен зур сөенеч иде — кыйммәтле бүләкләргә лаек булдык. Ә Соликамск шәhәрендә узган матчта 21 кешедән торган команда белән чыгыш ясадык. Ахырдан баш хөкемдар безнеӊ уенчыларныӊ шлемнарын салуын сорады. Шлемнарны салганда кызларныӊ иӊнәренә озын толымнары төшә бит, барысы өчен дә көтелмәгән хәл булды бу. Команда составында 8 кыз булуы шунда гына ачыкланды. Тамашачылар басып гөрләтеп кул чаптылар – бу бит 8 март көнне иде! — Спонсорыгыз турында әйтсәгез.
— Билгеле, команда белән шәhәрләргә барып ярышта катнашу чыгымнарсыз булмый. Без 3-4 көнгә бара идек. Шәhәрдә кунакханәләрдә тукталабыз, истәлекле урыннарда булабыз, көненә балалар 4 тапкыр тукланалар. Исемдә калган, бер ярышка бару ул чактагы акча белән 47 меӊгә төшкән иде. Себердән Ямалдан (Ямал-Ненец автоном округы – автордан) “Актай“ транспорт компаниясе ярдәм итә безгә, чыгымнарыбызны күтәрә. Команданыӊ исемен дә “Актай“ дип алдык. Хоккей командасы өчен кыйммәтле эпикировка, тимераяклар, кәшәкәләр (клюшкалар) алырга булышлык күрсәтелде. Мөмкинлектән файдаланып балалар, ата-аналар hәм үземнеӊ исемнән спонсорларыбызга күпләргә билгеле “Актай“ транспорт компаниясенә зур рәхмәт белдерәбез. Ә җәй көннәрендә спорт мәйданчыгы оештырдык. Малайлар hәм кызлар суда йөзәргә өйрәнде, көймәләр дә алдык.
I Әрҗән авылында ачыла.
Балалар саны кимү сәбәпле, 2012 елдан башлап “Актай“ командасы ярышларга йөрми инде. Ә шугалак хәзер дә үз эшен дәвам итә. Укучылар, авыл халкы бозда шуа, күрше авыллардан килүчеләр шактый. Тимераяклар түләүсез бирелә, кечкенә генә җылы база бар, музыка уйнап тора. Бигрәк тә кышкы каникул көннәрендә халык күп булган. Хәтта кунакка кайткан япон егете дә үз иткән шугалакны.
Марс Фәрит улыныӊ йортына керүгә кубок hәм медальләрнеӊ күп булуына игътибар итәсеӊ. Хәер, бу гаҗәп тә түгел, бит Сайбаталовлар – спорт гаиләсе. Марс hәм Башкортостанныӊ Балтач районы кызы Әлфидә инде 25 ел бергә – 3 бала үстерделәр. Марс Фәрит улы мәктәп елларыннан ук физкультура hәм спорт белән шөгыльләнә, күп ярышларда җиӊү яулый. Әлфидә Мадехан кызы чаӊгы буенча район ярышларында чыгыш ясый. Кызлары Резеда танылган чаӊгычы, район ярышларында алдынгылыкны бирмәде. Пермь дәүләт гуманитар-педагогия университетында укыган елларында да уку йорты буенча чаӊгы ярышларында I, II урыннарны яулый иде. Хәзер ул гаиләсе белән Себердә яши. Уллары Рөстәм сәләтле хоккейчы – hөҗүм итүче (бомбардир) булган. Армия сафларыннан соӊ ул да Себердә эшкә калган. Кече кызлары Алсу буш вакытларында тимераякта шөгыльләнә.
Ул әбисе (әтисенеӊ әнисе – В.Г. Сайбаталова) юлыннан киткән – киләчәктә башлангыч класслар укытучысы булырга тели, хәзер Оса педагогия училищесында белем ала.
Бүгенге язмам героен мин кече ватаныбызныӊ патриоты дияр идем.
Сәламәт яшәү рәвешен алып барган, үзе үрнәгендә бик күп балаларны, авыл халкын спортка тарта алган кеше ул. Аныӊ элеккеге укучылары хәзер дә сагынып шугалакка киләләр, онытмыйлар.
— Без, яӊаказанкалылар hәм күрше авылларда яшәүчеләр, шугалагыбыз булу белән горурланабыз.
Яшьләребезгә яхшы үрнәк булды ул. Марс Фәрит улына рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәт булсын, башлаган эшен дәвам итсен, — диде авыл старостасы Равил Сәгыйть улы Әгъзамов.
Сер түгел, исем өчен проект язып, финанслар үзләштерүчеләр hәм берничә елда бу хакта онытучылар да очрый. Бу яктан аларга Яӊа Казанкада инде 15 ел дәвамында нәтиҗәле эшләп килгән шугалакны үрнәк итеп куярга булыр иде. Ә нәтиҗәгә эшләүне бик күпләр булдыра алмый, моныӊ өчен башкарган эшеӊнеӊ фанаты булырга кирәктер ул.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *