“Дуслык” төньяк башкаланы яулады

“Дуслык” халык бию ансамбле Великий Устюг шәhәрендә узган “Кышкы әкият“ Халыкара конкурс-фестивалендә Гран-при иясе булды hәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Дөнья уч төбендә” Халыкара хәйрия фонды уздырган конкурс-фестивальләрнеӊ берсендә катнашу өчен 10 процентлы ташламага сертификат алды.
hәм менә ата-аналар hәм балалар Рәсәйнеӊ төньяк башкаласын яулау турында бердәм карар кабул иттеләр.
“Дуслыклылар” үзләренеӊ яӊа ел каникулларын Санкт-Петербург шәhәрендә “Төньяк Венеция” Халыкара конкурс-фестивалендә уздырдылар.
Сәфәребез мәдәни-иҗат программасы тәэсирләре белән тулы булды.
Килү көнендә без Санкт-Петербург океанариумына бардык, яӊа ел ярминкәсендә йөрдек. Ә кичен кунакханәнеӊ барлык катларында hәм коридорларында илебезнеӊ төрле почмакларыннан килгән бию коллективлары репетиция ясады.
hәм менә — конкурс көне! Чыгышыбызны тәмамлагач, бүләкләү тантанасына кадәр без Исаакий соборындагы күзәтү мәйданчыгына күтәрелергә, архитектура hәйкәлләрен карарга булдык.
Аннан кайткач, Гала-концерт программасына эләгүбезне белдек. Бик дулкынландыргыч булды, чөнки жюри составында күренекле хореографлар бар иде. Жюри безне иӊ яхшы коллектив итеп таныды, барча зурлар hәм балалар ансамбльләрен узып, конкурсныӊ төп призын – Гран-прины hәм “Дөнья уч төбендә” Халыкара хәйрия фондыннан конкурс-фестивальләрнеӊ берсенә 25 меӊ сум күләмендә грант алдык! Калган көннәрдә без шәhәр буенча экскурсия ясадык, Эрмитажда, Петр I Кунсткамерасында hәм шәhәрнеӊ башка истәлекле урыннарында булдык.
Балалар Рәсәй hәм Санкт-Петербург тарихлары турында күп яӊа мәгълүматлар алды.
“Дуслыклылар” хәтерендә бу әкияттәгедәй матур шәhәр озакка калачак.
Конкурс hәм фестивальләргә сәфәр оештыру өчен hәрчак вакыт hәм средстволар табучы балаларныӊ ата-аналарына рәхмәт белдерәсе, аларга сәламәтлек hәм бәхет телисе килә.
Гүзәл НУРИХАНОВА, коллективныӊ иҗат җитәкчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *