Күңел бәйрәме
1 2 … 8 ► Бардада 15 июньдә край авыл сабантуе үтте. Бу зур вакыйгага әзерлек бик күптән башланды. Кечесе дә, олысы да бәйрәмне түземсезлек белән көтте, берәүләр биредә танышлары, дуслары, классташлары белән очрашырга планлаштырса, икенчеләр матур концерт карарга килде, өченчеләр ат чабышын күрергә өметләнде… Иртән үк якты кояш балкыды, Барда җыены мәйданы әллә каян ишетелеп торган музыка тавышы белән кунакларны үзенә чакырды, ә мәйдан өстендә тәмле шашлык, попкорн, татлы мамык исе таралган иде. Сабантуй – ул искиткеч, бер үк









