Иӊ гүзәл татар кызын сайлаячаклар

Выберут самую красивую татарочку18 апрельдә Пермь шәhәре “Губерния” халык иҗаты йортында быелгы язныӊ иӊ матур чарасы — “Пермь крае татар кызы-2019” региональ конкурсыныӊ финалы үтәчәк.
Конкурс краебызда яшәүче гүзәл кызларыбызныӊ сәләтен hәм үзенчәлекләрен күрсәтүче уникаль мәдәни вакыйга.
Анжелика Мөэминова – оештыручы: “Конкурсныӊ төп бурычы булып халкыбызныӊ мәдәниятенә, тарихына кызыксыну арттыру тора. Бу чара кызларыбызныӊ эчке халәтен яктырта, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Әзерлек барышында гүзәл затларыбызныӊ уӊганлыгын, аш-суга осталыкларын, иҗади талантларын күрә алачакбыз”.
Кама буе башкаласында конкурс икенче тапкыр үткәрелә. ”Татар кызы-2017“ конкурсы җиӊүчесе Лия Әхәтова Казанда үткәрелгән финалда катнашты, Пермь мәдәният hәм сәнгать көллиятен уӊышлы тәмамлап, бүгенге көндә укуын Татарстан башкаласында дәвам итә.
Сайлап алу турын үтә алган кызлар финалда чыгыш ясаячак. Сәләтләрен ачарга иҗади конкурс ярдәм итсә, кичке күлмәк hәм милли киемдәге дефиле зифа буйсыннарын күрсәтәчәк, ә ашсу осталыкларын исә кулинар конкурс ачып салачак. Конкурста җиӊүче гүзәлебез “Татар кызы-2019”Бөтенрәсәй конкурсында Пермь крае вәкиле булачак.
Катнашучыларыбызныӊ матурлыгын hәм нәфислеген абруйлы hәм компетентлы жюри әгъзалары билгеләячәк: Пермь крае мәдәният hәм сәнгать эшлеклеләре, администрация вәкилләре.
Махсус кунак – Казаннан популяр җырчы Илназ Сафиуллин.
Оештыручылар: Пермь өлкәсенеӊ татар яшьләре региональ иҗтимагый оешмасы — “Чәк-чәк“, Пермь крае татарларыныӊ төбәк миллимәдәни мөхтәрияте, Пермь крае губернаторы администрациясе. Конкурсны оештырырга Пермь крае Мәдәният министрлыгы hәм Казан шәhәренеӊ “Идел” яшьләр үзәге ярдәм күрсәтә.
Финал 18 апрельдә Пермь халык иҗаты йортында 19:00 сәгатьтә башлана.
Адресы: Пермь шәhәре, Совет Армиясе урамы, 4 нче йорт.
* * *
Конкурста безнеӊ районны өч кыз тәкъдим итә:
Гүзәл Назаргулова, 20 яшьтә, ПГНИУныӊ икенче курс студенты – программистка укый, җырларга ярата;
Юлия Шәрипова, 21 яшьтә, Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясендә музыка укытучысы булып эшли, китаплар укырга, фортепианода уйнарга, балалар белән эшләргә ярата;
Алина Хәсәнова, дизайнер, Пермь профессиональ технологияләр hәм дизайн техникумын тәмамлаган, матур рәсем ясый hәм картиналар яза, яхшы бии hәм җырлый, спорт белән мавыга.
Конкурс кысаларында кулинар hәм интеллектуаль этаплар үтте инде. Үз эшенеӊ остасы Зөлфия Габделҗанова җитәкчелегендә кызлар кулинария буенча күнекмәләрен күрсәттеләр, ә интеллектуаль этапта пермь татарлары традицияләрен hәм тарихын ни дәрәҗәдә белүләренә сынау үттеләр.
Көтәргә күп калмады, тиздән Пермь краеныӊ иӊ гүзәл татар кызы исемен беләчәкбез. Райондаш кызларыбызга уӊышлар телик.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *