”Ул елларны сагынып искә алам“

Ринас Миннахматович Гатиатуллин28 майда чик сакчылары көне билгеләнеп үтелә. Безнеӊ райондашлар бу тантанадан читтә калмыйлар, hәр ел оештырылган төрле чараларда катнашалар.
“Таӊ“ газетасы битләре аша чик сагында хезмәт иткән райондашларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы сезне Байавылда hәм Югары Шлик авылында туыпүскән чик сагы хезмәте ветераннары белән танышу көтә.
Ринас Миннәхмәт улы Гатиатуллин 1968 елда дөньяга килә. Яӊа Казанка сигезьеллык, Төнгүк урта мәктәпләрен тәмамлагач Чайковский шәhәрендә автомәктәптә укый, “ Маяк “ колхозында стажировка уза. 1986 елныӊ 12 маенда армия сафларына хезмәткә чакырыла. Район хәрби комиссариатында ук чик буена җибәреләсен белеп сөенә ул.
— Кытай белән чиктәш Казахстан республикасына юл алдык. Кызыл Байрак орденлы көнчыгыш чик буе округына (КВПО — автордан) эләктем. Безнеӊ отряд Курчум дип аталган торак пунктта иде.
Башта 3 ай укулар үттек, аннан үзебезнеӊ отрядта миномет взводында водитель итеп калдырдылар.
Безнеӊ районнан 7 егет киттек, барыбыз да учебкада бергә булдык. Үдиктән Дамир Кучукбаев белән бер взводка туры килдек, ул да водитель иде. Учебкадан соӊ икебез дә инструктор булдык, яшь солдатларны өйрәттек.
Шуннан штабка чакырып “ Тебя забирают в Афганистан “ , — дип әйттеләр.
— Куркыныч булгандыр? — Курыкмадым, бер нәрсә дә уйламадым.
Медосмотр уздык та бер ай чамасы укулар уздык – 82 ммлы минометларны өйрәндек.
Әфганга алып киттеләр, бу 1987 елныӊ августы иде. Таҗикстан белән ил чигеннән Әфганга кердек. Машиналарда БТР, БМПләр белән озатып бардылар. Вертолетта очтык, Изван дигән ноктада тукталдык. Өч уùельены (тарлавыкны — автордан) сакладык. Безнеӊ ноктада офицерлар белән туксанлап кеше идек.
Авылдан булгангадыр инде, авырлыкны сизмәдем. Аллага шөкер, барысы да яхшы барды, сугыш, атышлар булмады. Шулай да кулдан Калашников автоматы төшмәде, икешәрне граната бирә иделәр. Ашау ягы әйбәт иде, эчәргә су да бар иде. Елгалар кырдан гына акты, кайнатып эчтек. Эссе иде инде, җәй көннәрендә 40 градустан югарырак булды. Яӊа елда гына бераз кар яуды, ул да таӊда эреп бетте. Мин хезмәт елларымны сагынып искә алам.
— Әфган халкы тормышын тасвирласагыз.
— Безнеӊ әйләнә-тирәдә кышлаклар бар иде. Халыкныӊ ни эшләгәнен күреп тордык.
Алар үгезләр җигеп агач сука белән җир эшкәртә иделәр. Күбрәге кукуруз үстерделәр.
Елга бер генә уӊыш җыеп ала иделәр. Әстерхан чикләвеге үсә иде ул якларда, әфганлылар аны алтын урынына күрәләр.
Әфган җирендә Бардадан Рәшит Баянгулов белән бер взводта, бер расчетта булалар. Беренче расчетта 5 кеше була, барысы да Пермь өлкәсе егетләре. Яхшы хезмәт иткәне өчен Р.М. Гатиатуллин “ I hәм II дәрәҗә чик буе хезмәте отличнигы “ күкрәк билгесе, “ Интернациональ сугышчы “ медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
— Истә калган очракларны сөйләгез әле.
— Әфган җиреннән кайтырга тиешле көн килеп җиткән иде. Иртә белән вертолет көтәбез.
Уùельены томан басты. Шулвакыт дошманнар ут ачтылар. Ә без коралларны инде тапшырган идек. Инде минометларны эшкә җигәбез дип торганда, кисәк кенә атулар тынды.
Томан булганлыктан вертолетларга очарга рөхсәт булмады, ә безгә вертолеттан башка техника килә алмый иде. Томан иртәгесен генә таралды, hәм без, ниhаять, МИларга утырып hавага күтәрелдек. Апрель ахырында үз җиребезгә аяк бастык, — ди чик сагы ветераны. — Кайтканда Ташкентка кадәр поездда бардым, вокзалда Шлик Түздән Фәнил Әлимовны очраттым. Туган якларга икебез бер көндә кайттык.
Хезмәттән соӊ Р.М. Гатиатуллин “ Маяк “ колхозында водитель, механизатор, комбайнчы була, “ Казанка “ АОсында эшли. Пермьдә Кама аша Закамск ягына күперне ремонтлауда катнаша. Хәзер торак-коммуналь хуҗалыгы системасында хезмәттә. Гатиатуллиннар гаиләсе Яӊа Казанкада үзләре салган йортта яшиләр, тормыш иптәше белән кызлары Гүзәлия hәм Ләйсәнне тәрбияләп үстерделәр, инде оныклар саны да дүрткә җиткән. Сүз уӊаеннан, Әлфинә Әхмәтҗан кызы аны армия сафларына озатып, хатлар язып көтеп тора.
— Бүген балалар, оныклар өчен яшибез. Тазалык кирәк, дөньялар тыныч булсын иде, ди ул.
Амин, шулай булсын. Чик сакчыларын, чик сагы хезмәте ветераннарын котлыйбыз, имин тормыш, сәламәтлек, уӊышлар телибез сезгә!


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *