Бар чикләрне узып

Тобия СаурьКүп кенә бардалылар, бигрәк тә хоккей сөючеләр, узган ел кыш безнең районга Ванкувер (Канада) командасы килүен хәтерлидер. Ул вакытта дүрт көн дәвамында җирле малайлар канадалылар белән шөгыльләнә hәм берничә осталык дәресе ала алдылар, ә соңыннан кунаклар белән район җыелма командасы арасында дусларча очрашу булды. Бу спорт вакыйгасы турында озак сөйләделәр, берәүләр бу вакыйгага ышана алмады, икенчеләр аның кабатлануын теләде.

Ул вакытта команданың дүрт вәкиле белән сөйләшә алдым: Зак Звебер, Тобия Саурь, Брайан Петерс hәм Кайл Дотцлер. Яшьләр үзләре, хоккейга ничек килүләре турында сөйләделәр, Рәсәйне нинди итеп күрүләре, аларны ничек кабул итүләре, нәрсәләр гаҗәпләндерүе hәм сөендерүе турында уртаклаштылар. Ул вакытта Тобия, мөмкинлек булса, hичшиксез Рәсәйгә кабат киләчәге турында әйткән иде. hәм вәгъдәсен үтәде дә.

27 февральдә без янә инде үз кешебезгә әверелгән чит ил вәкиле белән очраштык. “Сәлам“, — дип исәнләште минем белән Тобия. Алга таба сөйләшү тәрҗемәче аша барса да, ул барысын да аңлый, Наталья аның фикерен генә раслый кебек тоела иде.

— Ни өчен бу юлы син ялгызың, командаң кайда? — дип сөйләшүне башлыйм.

— Чынында без Рәсәйгә команда белән январь аенда ук килгән идек, 8 шәhәрдә булдык, әмма 3 атнадан соң егетләр өйләренә кайтып киттеләр, ә Брайан Петерс миңа калырга hәм төрле торак пунктларда балалар өчен осталык дәресләре үткәрергә тәкъдим итте. Әлбәттә, риза булдым.

— Безнең илебез нәрсәсе белән ошады?

— Миңа Рәсәй бик ошады, дөресрәге кешеләр hәм безнең арада булган мөнәсәбәтләр. Беренче тапкыр килгәндә мин төрле шәhәр hәм авылларда бик күп яңа дуслар таптым, быел алар мине, күптәнге дуслары кебек, бик җылы каршы алдылар.

— Беренче hәм икенче килү арасында аерма бармы?

— Әлбәттә, бар. Узган ел график бик тыгыз иде hәм мин команда белән идем, шуңа күрә төп аралашу әлеге коллектив белән берлектә барды. Ә быел команда кайтып киткәч hәм берүзем калгач, вакытым күбрәк булды, ягъни җирле кешеләр белән аралаша, аларны яхшырак белә алу мөмкинлеге туды.

— Аралашу нинди телдә уза?

— Нигездә безгә тәрҗемәче Наташа булыша, әмма инглиз телендә яхшы сөйләшүче балалар да бар, алар телне өйрәнүгә җитди карыйлар hәм тартынмыйча аралашалар. Мине яхшы аңлаучылар да бар, әмма сөйләшергә кыймыйлар, тел каршылыгы комачаулый күрәсең — бу гадәти күренеш.

— Ә сез үзегез рус телендә нинди яңа сүзләр үзләштердегез?

— Мин: “Минем исемем Тоби, миңа 25 яшь, мин Швейцариядән, ни өчен, чөнки, ничә, кашык, чәнечке“ кебек күп сүзләр hәм сүзтезмәләр өйрәндем. Моннан тыш, миңа балалар белән тернировкаларда куллану өчен сүзләр hәм фразалар өйрәнергә туры килде: “Крестик белән атлап чык, арка белән алга бар, йөз белән алга, ташла, пас, шайба, анда, монда, киттек“.

— Өегезгә кайткач Рәсәй турында ниләр сөйләдегез?

— Бу минем өчен зур тәҗрибә, шуның белән уртаклаштым. Тагын сезнең кырыс климат турында сөйләдем, узган ел кайбер көннәрдә бик салкын булган иде. Быел җылы, мин яшәгән Швейцария районындагы кебек.

— Безнең балалар, аларның уңышлары турында нәрсә уйлыйсыз?

— Мин аларның үсешләрен күрәм, аларга зур афәрин. Иң мөhиме, аларга үз шөгыльләре ошый, нинди дә булса яңалыкны өйрәнү теләкләре бар. Хоккей аларга шатлык китерсен, hәр эшчәнлек ләззәт бирергә тиеш дип уйлыйм – бу мөhим момент. Алар бозга hәрвакыт омтылыш белән, теләп чыксыннар, мин биргән дәресләрне онытмасыннар иде. Кызларның хоккейга тартылуын да билгеләп үтәр идем, бу сөенечле күренеш, Рәсәй хоккее өчен яхшы билге булып тора. Төбәкләрдә спортның бу төре үсеш алуы, кешеләрнең хоккей — ир-егетләр генә уены дигән стереотиптан ераклаша баруы күзәтелә. Минем илемдә егетләр hәм кызларның бер дәрәҗәдә уйнавы – норма. Күргәнемчә, биредә дә җирле администрация хоккейны үстерү белән кызыксына. Бардада боз сарае төзү планнары турында ишеттем, бу бик шәп – сезгә җәен дә килергә сәбәп булачак.

Без әле тагын бик озак төрле темаларга сөйләштек. Әлегә Тобиянең гаиләсе hәм балалары юк икән, тик ул булачак балалары тормышларын спортка багышлавын тели, әмма ул аларны мәҗбүр итмәячәк, хоккейны алар үзләре өчен ачарга тиеш, дип билгеләп үтте. Узган елгы уенны искә алып, мин аның турында газетада чыккан материалны күрсәттем, ә минем кунагым командасының быел да җирле хоккейчылар белән бергә бозга чыга алмаячагына үкенеч белдерде.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *