Халык ярдәме белән

Насур Юрушбаев и фильм о Мусе Джалиле: “Надеюсь на вашу поддержку”Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иӊ дәhшәтле hәм коточкыч сугыш булып исәпләнә. Җиӊү совет кешеләре батырлыгы hәм миллионнарча корбаннар бәрабәренә яуланды. Фашизмга каршы көрәшкә төрле милләт вәкилләрен берләштергән бөтен совет халкы күтәрелде, алар арасында интеллигенция вәкилләре, мәдәният hәм сәнгать әhелләре дә күп булды.
Татар халкыныӊ лаеклы улы Муса Җәлил hәм аныӊ фикердәшләре батырлыгы турында, мәсәлән, барыбыз да белә.
Мәгълүм ки, сугышныӊ беренче елларында Кызыл Армиянеӊ күп кенә солдат hәм офицерлары төрле сәбәпләр белән немецларга әсирлеккә эләгә. Муса Җәлил дә шундый язмышка дучар була: Волхов фронтында сугышларда катнашып, 1942 елныӊ 26 июнендә әсир итеп алына.
Германия командованиесе совет гаскәрләренеӊ уӊышлы хәрәкәтләре башлангач, бигрәк тә Сталинград сугышыннан соӊ, ашыгыч төстә әсирләрдән Кызыл Армиягә каршы батальоннар оештыра башлый. Аларга алдалап, яисә үлем белән янап төрле кешеләрне – Совет власте белән риза булмаучыларны, криминал элементларны, бөек Германия канаты астында милли дәүләт төзү турында хыялланучыларны, ач үлемнән котылу өчен ничек тә лагерь тырнагыннан ычкынырга теләүчеләрне җыялар. Шулай итеп “ИделУрал“ легионы барлыкка килә, аныӊ составында татарлар, башкортлар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар – күп кенә милләт вәкилләре була.
Барысы да фашистлар уйлаганча килеп чыкмый. Подполье актив эш алып бара, аныӊ белән Мәскәүдән җитәкчелек иткәннәр, дигән мәгълүмат та бар. Фронтка җибәрелгән беренче батальоннар солдатлары ук, офицерларын кырып бетереп, партизаннар ягына чыгалар. Көнбатыш фронтка юнәлдерелгәннәре дә күпчелек очракта андагы Каршылык хәрәкәтенә кушылалар. Әмма бар кешегә дә моннан китеп котылу мөмкин булмый. Муса hәм аныӊ иптәшләре лагерьда фашизмга каршы яшерен эшләрен дәвам итәләр.
Тик аларны кемдер сата. Ул кем? Подполье эше ничек оештырылган була? Бу тарихта әле ак таплар күп кала.
“hәм аларныӊ кайберсенә без үзебез төшерәчәк фильм аша ачыклык кертергә тырышачакбыз. Аныӊ эш исеме – “77 адым“, — ди фильм өчен сценарий язучы, үзе үк режиссеры hәм продюсеры булачак якташыбыз, Рәсәй Язучылар берлеге әгъзасы Нәсүр Юрушбаев. Ул утыз ел Германиядә яши. Берлинныӊ булачак фильм геройларын хәтерләүче урамнарыннан бер генә үтмәгән.
Плетцензее төрмәсендә 1944 елныӊ 25 августында җәлилчеләр үлем җәзасына тартылган – гильотинада башлары киселгән урынны да күргән. Фашистларныӊ хөкем карары коточкыч була: “Немецлар рейхыныӊ куәтен җимергән өчен!“ “Шул төрмәдән чыгып капкага таба барам hәм адымнарымны саныйм җитмеш җиде адым. Азатлыкка кадәр нибары шулкадәр калган була“, — ди Н.Юрушбаев.
Быел Муса Җәлилнеӊ hәм аныӊ белән бергә янә ун татар патриотыныӊ җәзалап үтерелүенә 75 ел тула.
Алар нинди коточкыч шартларда да фашизмга, нацизмга каршы ахыргача көрәшәләр, намусларына hәм татар халкы исеменә тап төшермиләр.
Кешелек бәхете өчен тормышларын корбан итәләр. hәм без алар турында hәрвакыт истә тотарга тиешбез! Нәсүр Юрушбаев, нәкъ менә шушы фикердән чыгып, фильм сценариен язуга тотына. Моныӊ өчен ул күпме китап укый, документлар өйрәнә, фильм чынбарлыкны дөрес чагылдырсын дип тырыша. Сценарий рецензентларныӊ уӊай бәясен алды, фильм эшләү Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хупланды.
— Кинопроектка финанс ярдәме күрсәтеләчәк, тик фильмны яхшы сыйфат белән hәм югары дәрәҗәдә эшләү өчен ул акча җитмәячәк, — ди автор. – Шуӊа күрә халыкка мөрәҗәгать итәм: әйдәгез, бергәләп бу эшне башкарып чыгыйк. Халык ярдәме белән дөньяда күп проектлар тормышка ашырыла, мәсәлән, “28 панфиловчы“ фильмы да шул ысул белән төшерелеп дөнья күрде. hәр ярдәм иткән кеше – кинопроектта катнашучы булачак, исем, фамилияләре фильм төшерү тарихына кереп калачак. Татарстанда бу юнәлештә эш башланды, шулай ук Барда районында проектка беренче булып ярдәм итүчеләр бар.
Получатель Насур Андарович Юрушбаев. Счет 40817810949781128539 в Пермском ОСБ № 6984 ПАО СБЕРБАНК г. Пермь. Для проекта МУСАФИЛЬМ.
Сездән теләктәшлек көтәбез!


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *