Изге hөнәр

Айгуль Туфхатовна Мавлютова
“Ел укытучысы – 2020“ hөнәри осталык муниципаль конкурсы Бардада 26-27 февральдә икенче Барда урта мәктәбе, Барда балалар бакчасының “Бәләкәч“ (“Малышок“) hәм “Әтәчкәй“ (“Петушок“) структур бүлекчәләре базаларында уздырылды. Чарада 12 балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән hәм структур бүлекчәләрдән килгән 30 укытучы, тәрбиячеләр үзләренең сәләтләрен, белемнәрен күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты, ачык дәресләр, класс сәгатьләре hәм осталык дәресләре үткәрде, метапредмет сынаулар узды.
Чараны тантаналы рәвештә ачканнан соң “Ел укытучысы – 2019“ конкурсы җиңүчесе Лариса Владимировна Мельникова катнашучыларга изге теләкләр әйтеп уңышлар теләде.
“Ел укытучысы“ муниципаль конкурсында катнашу өчен үзеңдә никадәр ихтыяр көче, белем hәм батырлык кирәктер. Шул ук вакытта коллегаларың белән аралашу, тәҗрибә туплау, hөнәри осталыгыңны сынап карау да ул. Дәресләр, класс сәгатьләре берсеннән-берсе үзенчәлекле, кызыклы hәм мавыктыргыч булды. “Гомуми белем бирү укытучысы“ номинациясендә икенче Барда урта мәктәбе рәсем сәнгате укытучысы Г.Г. Рахмангулова дәресендә булырга язды. Укучылар, бирелеп, әниләренә 8 март бәйрәменә открытка әзерләделәр. Әниләргә багышланган легендадан башланган бу иҗади дәрестә балалар халыкара хатын-кызлар бәйрәме тарихы буенча белемнәрен баеттылар, стилизация сүзенең мәгънәсенә төшенделәр, төрле төсләр hәм алымнар кулланып матур чәчәкләр ясадылар. Ә П.И. Чайковскийның “Чәчәкләр вальсы“ балаларга илhам бүләк итте — открыткалар бик матур булды!
Барда гимназиясенең башлангыч класслар укытучысы Алина Даян кызы Таhирова “Социаль-педагогик“ номинациясендә класс сәгате күрсәтте. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бу чарада укучыларга күп мәгълүмат җиткерелде: Барда районы халкының җиңү хакына керткән өлеше, эвакуацияләнүчеләрне кабул итүе, Советлар Союзы Герое Ш.Г. Казанбаев hәм “Дан“ орденының тулы кавалерлары З.Х. Әминов, Ә.Г. Даутов турында мәгълүмат h.б. Сугыш еллары афәтен үз җилкәсендә кичергән Әнүзә апа Сакаева хатирәләре безгә көчле тәэсир ясады.
Икенче Барда урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Ильнара Альберт кызы Кучумова “Яшь педагог“ номинациясендә чыгыш ясаучы 8 укытучының берсе булды. Ул алып барган рус теле дәресе бәйлек темасына багышланды. Икенче класс укучылары, мавыгып, җөмләләр төзеде, сорауларга җавап бирде.
Жюри әгъзалары hәр дәрес, занятиене игътибар белән күзәтте. hөнәри осталык бәйгесендә педагоглар төрле биремнәр дә үтәде әле. Ниhаять, ике көн барган бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр исемнәре билгеле булды.
“Мәктәпкәчә белем бирү“ номинациясендә Барда балалар бакчасы тәрбиячеләре җиңү яулады: “Әтәчкәй“ структур бүлекчәсеннән Гөлшан Рәшит кызы Тимганова беренче урынга чыкты. Икенче урында — “Бәләкәч“ структур бүлекчәсеннән Эльнара Габтрәхим кызы Сәмигулова, Динара Тәлгать кызы Митриева — өченче урында.
“Яшь педагог“ номинациясендә Үдик урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Айгөл Рамил кызы Ибраhимовага тиңнәр булмады, “Әтәчкәй“ балалар бакчасыннан Анна Игоревна Кучукбаева икенче, Төнгүк урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Энҗе Марат кызы Кучукбаева өченче урыннарда.
“Гомуми белем бирү“ номинациясендә Барда гимназиясенең инглиз теле укытучысы Айгөл Төфхәт кызы Мәүлитова беренче урынга лаек булды. Икенче Барда урта мәктәбенең инглиз, немец телләре укытучысы Венера Вәсил кызы Арзыева hәм рәсем сәнгате укытучысы Гөлнар Галимҗан кызы Рахмангулова икенче hәм өченче призлы урыннарны алды.
“Социаль-педагогик“ номинациясендә җиңүче булып Барда гимназиясеннән Алина Даян кызы Таhирова танылды. Икенче урында – Каенавыл урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зилә Илшат кызы Зимасова. Өченче урында – Печмень урта мәктәбенең рус теле hәм әдәбияты укытучысы Татьяна Викторовна Оглезнева.
“Белем бирүнең этномәдәни эчтәлеген тормышка ашыручы педагог“ номинациясендә җиңүчеләр исемнәрен атыйбыз: Каенавыл урта мәктәбенең Түбәнавыл балалар бакча-мәктәбе тәрбиячесе Айсылу Наил кызы Аптукова беренче урында. Барда балалар бакчасы музыка җитәкчесе Эльмира Марат кызы Хәсәнова икенче, Барда балалар бакчасының “Бәләкәч“ структур бүлекчәсе тәрбиячесе Альбина Салих кызы Кузалбаева өченче урын яулады.
“Барда коррекция мәктәбе“нең музыка укытучысы, педагог-оештыручысы Лариса Мидхәт кызы Нурлина край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның махсус бүләгенә лаек булды. Шулай ук номинацияләрдә ачык дәресләр вакытында укучылардан торган жюри эшләде, алар да үзләренә ошаган педагогның исемен атады.
Ахырда конкурсның абсолют җиңүчесе исемен билгеләү өчен hәр номинациядә беренче урын яулаган педагоглар чакырылды. Алар өстәмә бирем — “Балалардан өйрәнәм…“ темасы буенча ачык чыгыш әзерләргә тиеш иде. Укытучыларның чыгышларын тыңлаганнан соң җюри әгъзалары “Ел укытучысы – 2020“ конкурсының абсолют җиңүчесе итеп Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясенең инглиз теле укытучысы Айгөл Төфхәт кызы Мәүлитованы таныды (рәсемдә). Тугызынчы ел эшләүче педагогка үҗәтлеге hәм тырышлыгы, үз көченә ышануы уңышлар китерде. Ул үзе дә гимназияне тәмамлаган, беренче укытучысы – Ф.Ф. Глазырина, инглиз теленә мәхәббәтне укытучысы Р.Р. Колпакова уяткан.
— Конкурска әзерләнүдә булышкан коллегаларым Н.И. Мухайловага, Н.Г. Аксәетовага, А.Ә. Киндяшевага рәхмәт, бу безнең уртак җиңүебез. Мин бик шат, — диде ул.
Район мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаева, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе С.Г. Туктамышев, жюри рәисләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре педагогларны котлап изге теләкләрен, уңышларын юллады. Икенче Барда урта мәктәбенең талантлы укучылары җыр hәм биюләре белән бу чарага ямь өстәде. Бәйге тәмамланды, җиңүчеләр билгеләнде, алга таба максатлар белән дәртләнеп эшләргә, иҗат итәргә, яңа биеклекләргә күтәрелергә язсын.
Роза ГыйззӘтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *