Үз түбәтәемне hәрчак таныйм

Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин 9 декабрьдә Кама буе осталарын “Пермь краеныӊ халык мастеры” почетлы исем белән бүләкләде.

Үз эшләнмәләрен край халык сәнгатенеӊ иӊ яхшы традицияләрендә ясаучыларга бүләк 2009 елдан бирле бирелә, бу вакыт эчендә 116 оста бу исемгә лаек булды. Быел Кунгур, Лысьва, Соликамск, Березники, Орда hәм Уен, шулай ук Кудымкар районнарыннан hәм Барда округыннан агачны hәм ташны кисү, туку hәм сәйлән белән чигү, урал-себер дивар рәсеме, традицион курчаклар ясау hәм башка жанрлар буенча 10 оста билгеләп үтелде.

Безнеӊ округтан катнашуга дүрт гариза тапшырылган иде, әмма эксперт комиссиясе карары белән түбәтәйләр тегү остасы Әлфинә Мөнир кызы Мостаева мактаулы исемгә лаек булды. Ул Түбәнавылда туыпүсә. Мәктәптән соӊ Закамскида 27нче санлы ПТУны тәмамлый, анда рәссамбизәүче hөнәренә ия була. 1986 елда дипломлы яшь белгеч Барда район мәдәният йортына эшкә урнаша, әмма биредә аӊа аз гына эшләргә туры килә. Язмышы буенча үзен төрле өлкәләрдә сынарга туры килә. Колхозда пешекче дә, балалар бакчасында кече тәрбияче дә, Түбәнавыл медицина пунктында җыештыручы да була. Бүген ул Каенавыл мәдәни-ял комплексында рәссам-бизәүче булып эшли.

— Төп эшчәнлегемнән тыш, мин балалар өчен “Оста куллар”, “Мастерилка” түгәрәкләре алып барам, ә өлкәннәрне түбәтәй тегәргә өйрәтәм. Аны ничек ясарга кирәклеген 2006 елда өйрәнә башладым, моныӊ турында бернәрсә белмәсәм дә, теләгем зур иде. Башта бик авыр булды, кайчагында елыйсы килде, күп нәрсә килеп чыкмады, тик башлаганны ташлап куймадым. Ул вакытта хезмәттәшләрем Айсылу Аптыкова hәм Фәүкыя Әлимова ярдәмгә килде. Алар инде күптән түбәтәйләр чигеп, бу эшнеӊ күп нечкәлекләрен беләләр иде. 2013 елда Бардада Бөтенрәсәй авыл Сабантуе узды, hәм бу зур вакыйга алдыннан безгә 100 түбәтәйгә заказ бирелде. Шул чакта мин остардым да, — дип уртаклаша әӊгәмәдәшем.

Әлфинә Мостаева сүзләренчә, түбәтәйләр бию коллективларына, никахта кияүгә сорыйлар. Шулай ук аларны бүләккә яхшы алалар, туристлар өчен кечкенә “сувенир” түбәтәйләр дә бар. Бер түбәтәйне эшләргә ике көн чамасы вакыт китә, ә 30 сантиметр киӊлектәге hәм 3 метр озынлыктагы бәрхеттән 8 баш киеме чыга. 14 ел эчендә оста 200дән артык түбәтәй теккән инде.

— Үз түбәтәемне мин hәрчак таныйм. Беренчедән, бераз орнаментны үзгәрттем, хәзер ул яхшырак күренә, бизәк элеккеге кебек сәйлән белән тулысынча тутырылмый hәм аныӊ астына фольга салынмый. Икенчедән, элек билгеле бер орнаментлар җыелмасын чиккәннәр, ә бүген яӊа бизәкләр уйлап табарга да мөмкин. “Ләлә”, “лотос”, “каз тәпие” hәм “каз каурые” кебек гадәти бизәкләрдән тыш, миләш ботагы яки гарәпчә түбәтәй хуҗасыныӊ исемен дә язып чигә алам, шулай ук 3D техникасында бизәк ясыйм hәм ул гөлчәчәк сыман күләмле була, — дип дәвам итә Әлфинә Мөнир кызы. – Күптән түгел генә үз орнаментымны эшләдем, анда каз hәм лотос белән Барда округы гербы чагылган. Элегрәк бер түбәтәйнеӊ бизәкләре 5-6 төстән тора иде, бүген бу хупланмый, иӊ күбе өч төс кулланыла. Үзгәрешләр бардалыларныӊ зәвыклары үзгәрүгә бәйле дип уйлыйм, ә без таләпләрне үтәргә тырышабыз.

Әлфинә Мостаеваныӊ өч кызы – Альбина, Лидия hәм Юлианна бар. Лидия иренә үз куллары белән чигелгән түбәтәй бүләк иткән. 12 яшьлек Юлианна, яшь булуга карамастан, шулай ук бу hөнәр нигезләрен үзләштерә. Минемчә, якын арада әлеге кул эше белән шөгыльләнү дәвам итәр, ә түбәтәй алга таба да татар милли киеменеӊ үзенчәлекле элементы булыр.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *