Югары технологияләр белән танышу

Бер ел элек “Кванториум” мобиль балалар технопаркы край буйлап йөри башлады. Бу “Мәгариф” милли проекты ярдәме белән мөмкин булды. Агымдагы елның сентябрендә заманча җиhазланган тагылмалы микроавтобус Бардада булган hәм яшь бардалылар робот техникасы, сәнәгать дизайны белән таныша, өстәмә hәм виртуаль чынбарлык белән эшли, авиация hәм мәгълүмати технологияләр турында белә, гомумән алганда, элегрәк интернетта яки телевизор аша гына күргән технологияләргә кагыла алган иде инде.

14 декабрьдән 2нче санлы Барда урта мәктәбе янә ике атнага уйлап табулар, инженер-техник иҗат, табигый-фәнни ачышлар hәм хезмәттәшлек дөньясына чумды – мобиль “Кванториум” яңадан Бардада. Квантум кураторы Иван Станиславович Беликов сүзләренчә, бу юлы мәктәп базасында көзен булган кебек үк
4 квантум тәкъдим ителгән, аларда мәктәп укучылары 3D модельләштерергә өйрәнә, квадрокоптерлар җыя, виртуаль чынбарлык белән таныша, объектлар модельләрен төзә hәм башкалар.

— Безнең беренче килүебез танышу рәвешендә булды дияргә була, без балаларны яңа технологияләр белән таныштырдык, хәзер алар үз проектларын булдыру өстендә эшлиләр. Ике ай ярымнан соң без өченче тапкыр киләчәкбез hәм ике атна дәвамында тәрбияләнүчеләребез үз эшләрен төгәлләячәк, безнең уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе алар якларга тиешле проектлар булачак, — ди Иван Беликов. – Мин Хайтек квантумы кураторы, әлеге юнәлеш мастерскойны гәүдәләндерә, бу “Кванториум”ның “йөрәге“ дияргә була. Биредә балалар төрле производство төрләрен өйрәнә, шул ук вакытта алар профильле белем алу күнекмәләрен ала. Башта укучылар билгеле бер программалар аша модельләр, яссылыкта сызымнар ясарга өйрәнделәр, лазер технологияләре белән таныштылар. Бүген алар “Fusion 360” программасында 3D-модельләштерү белән шөгыльләнә, ул инженерлар, конструкторлар hәм проектлаучылар өчен эшләнгән hәм аддитив технологияләр кулланып, төгәл модель булдырырга hәм аны эшләтергә, ягъни 3D-принтерда объектларны эзлекле үстерергә hәм синтезларга мөмкинлек бирә. Бу технологияләр шулай ук объектны фрезер-гравирлау станогына күчерергә hәм ахыргы предметны төрле материаллардан, мәсәлән, агачтан ясарга мөмкинлек бирә. Гомумән, Хайтек – ул югары технологияләр белән танышу.

Тимур Илфат улы Әхмәдианов Аэроквантумында өлкән класс укучылары чын мәгънәдә квадрокоптер модельләрен җыйдылар, ягъни укыту мәсьәләсенә инженер күзлегеннән карадылар. Педагог сүзләренчә, теләсә-нинди пилотсыз очу аппараты рамадан – төп “скелет”тан hәм электрон компонентлардан: моторлар, очыш контроллеры, радио аппаратурасы hәм башка электр җайланмаларыннан тора. “Балалар беренче чиратта ябыштырырга өйрәнә, чөнки барлык электрон компонентларны бер-берсе белән тоташтырырга кирәк. Нәтиҗәдә, егет-кызлар эшләп торучы квадрокоптер ясарга тиеш, әгәр барысы да уңышлы булса, бу атна азагына кадәр инде беренче сынаулар узачак. Квантум кысаларында укучылар өчен нәтиҗә рәвешендә шулай ук квадрокоптер мөмкинлекләрен гамәли куллануга юнәлдерелгән проектлар булачак. Әйтик, җирлекне фотога төшерү, киңлекне цифрлаштыру”.

— Без квадрокоптер җыябыз, төркемебез финиш сызыгына чыкты дияргә мөмкин. Эшлисе бик аз калды: корпусны ахырына кадәр җыеп, аны программалаштырырга. Без үзара җаваплылыкны бүлдек: егетләр электрониканы ябыштыра, ә кызлар корпусны җыя – бу уңайлы hәм җыю процессын тизләтә. Безгә барысы да ошый, дәресләрдә ябыштырырга өйрәндек, квадрокоптерның нәрсәләрдән төзелүен аңладык, — дип уртаклашты өлкән класс укучылары.

Виртуаль hәм өстәмә чынбарлык квантумында шөгыльләнүче Руслан аларның төркеме “Blender 3D” программасында эшләвен, ул шактый гади, әмма шул ук вакытта күп мөмкинлекләр тудыруын билгеләп үтте. Ул киләчәктә аның ярдәме белән акча да эшли алачакмын, дип саный. Әйтик, заказга йортлар проектын төзәргә hәм аларны виртуаль чынбарлык җиhазлары аша тәкъдим итәргә була.

Педагоглар сүзләренчә, балалар тарафыннан иң еш бирелүче сорау: “Ә сез тагын кайчан киләсез?” Бу гаҗәп тә түгел, чөнки әлеге мобиль база кураторларын Оса, Чернушка шәhәрләрендә, Барда, Елово, Фоки (Чайковский районы) авылларында hәм Куеда бистәсендә түземсезлек белән көтәләр.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *