Үсеш ноктасы — беренче нәтиҗәләр

“Точка роста“ - первые итогиБыел Барда гимназиясендә “Мәгариф” милли проекты ярдәмендә ачылган “Үсеш ноктасы” цифрлы hәм гуманитар профильле мәгариф үзәге турында газетабыз битләрендә язган идек инде.

Дүрт ай эчендә балалар 3D-модельләштерүгә өйрәнделәр, үзләрен робот техникасында сынап карадылар, виртуаль чынбарлыкныӊ нәрсә икәнлеген белделәр hәм махсус манекеннарда беренче ярдәм күрсәткәндә гамәлләр тәртибен үзләштерделәр. Әмма яӊа технологияләр үзәгенә гимназистлар гына түгел, районныӊ башка мәктәпләре укучылары да бик теләп йөреде.

Безгә шундый дәресләрнеӊ берсендә булып, Каенавыл мәктәбе укучылары белән аралашу мөмкинлеге туды.

— “Үсеш ноктасы”нда без икенче тапкыр, безгә бик ошый. Бүген модельләштерергә өйрәнәбез, киләсе дәрестә программада мөстәкыйль рәвештә космос корабы ясаячакбыз, аны укытучы Руслан Марат улы Зәетов 3D-принтерда бастырачак. Мондый җиhазларда беренче тапкыр эшлибез. “Робот техникасы” кысаларында инструкция буенча робот җыйдык, ә бүген ул төрле гамәлләр ясасын өчен программа яздырачакбыз, — дип уртаклашты җиденче класс укучылары.

“Үсеш ноктасы” үзәге җитәкчесе Марина Вәсил кызы Зимасова сүзләренчә, укуларны Төнгүк, Үдик, Сараш, Каенавыл hәм Озын Ялан мәктәпләренеӊ җиденче класс укучылары узган. Балалар “Сәнәгать дизайны” hәм “Робот техникасы” нигезләрен, ә яшь озынъяланлылар беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен үзләштергәннәр.

Үзәктә укып, укучылар шулай ук билгеләр алалар, алар технология hәм тормыш иминлеге нигезләре буенча куела. “Сәнәгать дизайны” hәм “Беренче медицина ярдәме” модульләре буенча дәресләр бу уку елында ахырына якынлашты. “Информатика hәм ИКТ” предметы кысаларында җиденче hәм сигезенче класс укучыларын Scratch hәм Python телендә программалаштыру белән танышу көтелә. Уку елы ахырына кадәр “3D-модельләштерү”, “Робот техникасы”, “ЛЕГО” hәм “Шахмат” түгәрәкләре эше дәвам итәчәк. Моннан тыш, Альбина Әүхәт кызы Киндяшева интеллектуаль уеннар буенча дәресләр үткәрәчәк – бу өстәмә белем булачак.

Районныӊ башка мәктәп укучылары белән онлайн дәресләр hәм уеннар үткәрү планлаштырыла. “Беренче нәтиҗәләр буенча үзәк үзен аклады дип әйтә алам. Яӊа җиhазлар hәм педагоглар хезмәте ярдәмендә балалар IT технологияләр дөньясына “күз салып”, яӊа эш күнекмәләре алдылар. Бәлки, кем өчендер болар булачак hөнәр булыр”, — диде Марина Вәсил кызы.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *