Үзсалым – авыл проблемаларын хәл итү ысулы

hәрберебез авылыбызның матур, юллар hәм күперләрнең яхшы хәлдә, шулай ук яныбызда скверлар, парклар, балалар hәм спорт мәйданчыклары булуын, обелисклар hәм hәйкәлләр күркәмлекләре белән сөендерүен, ә караңгы төннәрдә урамнарны фонарьләр яктыртуын тели. Кызганыч, барлык ремонт hәм төзекләндерү эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен җирле бюджет акчасы гына җитми, бу бигрәк тә авылларда сизелә, чөнки еш кына аларның территориясе зур, ә халык саны күп түгел. Бу хәлдә үзсалым ярдәмгә килә. Әлеге төшенчә безгә борынгы заманнардан ук билгеле, узган гасыр башында торак пунктның, кагыйдә буларак, авылларның мәдәни hәм хуҗалык ихтыяҗлары өчен “гомуми янчыкка“ акча җыйганнар.

Халыкның гражданлык активлыгын арттыру, кешеләрне җирле үзидарәдә катнашуга җәлеп итү, җирле бюджетларны өстәмә акчалар белән тулыландыру максатыннан 2011 елдан башлап Пермь крае территориясендә гражданнарның үзсалымын кертүне стимуллаштыру механизмы кулланыла. Ягъни, Пермь крае хөкүмәтенең 2011 елның 13 апрелендә кабул ителгән “Гражданнарның үзсалымы акчалары катнашында җирле әhәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен Пермь крае бюджетыннан Пермь крае муниципаль берәмлекләре бюджетларына субсидияләр бирү тәртибен раслау турында”гы 188-п санлы карары нигезендә муниципаль берәмлекләргә край бюджетыннан hәр 1 сумга өстәмә биш сум күләмендә ярдәм чарасы каралган. Моннан тыш, билгеләнгән түләмнән арткан hәр 1 сумга край бюджетыннан шулай ук 1 сум бүлеп бирелә.

Соңгы вакытта үзсалым механизмы берничә үзгәреш кичерде. Беренчедән, элегрәк үзсалым акчаларын кертү hәм куллану мәсьәләләрен хәл итү өчен референдум үткәрү кирәк булса, бүген халык җыены да җитә. Икенчедән, 2020 елның 1 январеннан гражданнарның үзсалым акчасы катнашында гамәлгә ашырылучы җирле әhәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен Пермь крае бюджетыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына субсидияләр бирүгә гаризалар конкурс нигезендә сайлап алына.

Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел үзсалым белән 35 төбәктә 2787 муниципаль берәмлек территориясендә, ягъни Рәсәйнең якынча hәр сигезенче муниципаль берәмлегендә шөгыльләнгәннәр. Шул рәвешле җирле бюджетларга кергән акча күләме 7,9 процентка арткан hәм 287,5 миллион сум тәшкил иткән. Бу суммадан 4,9 миллион сум Пермь краенда җыелган, край Татарстан Республикасы (246,6 млн.) hәм Киров өлкәсеннән соң (9,2 млн.) өченче урында тора.

Барда округында үзсалым киң таралган. Бу хакимиятнең гражданнарны үз кесәләреннән акча бүлеп бирүне стимуллаштыручы гамәлләре — hәр сумга биш сум күләмендә бюджет акчасын өстәү белән бәйле дип аңлатырга була. Узып баручы елда гамәлгә ашырылган 34 проект нәтиҗәсендә Барда округында территорияләрне төзекләндерү, урам утларын җиhазландыру, балалар, спорт мәйданчыкларын урнаштыру, зират коймаларын hәм су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлауга юнәлдерелгән социаль әhәмияттәге мәсьәләләр хәл ителде.

Мәсәлән, Каенавыл җирлегендә яшәүчеләрне урамнарны яктырту мәсьәләсе борчыды, шуңа күрә Түбәнавыл, Кодаш hәм Байавылда җыелган акчалар нәкъ менә шушы проблеманы хәл итүгә юнәлдерелде. Моннан тыш, Кодашта спорт мәйданчыгы булдырылды, җирле Байавыл клубы каршындагы территория, ә Түбәнавылда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга hәйкәл hәм аның янындагы территория төзекләндерелде, Каенавылда суүткәргеч челтәренә ремонт ясалды.

Үдик җирлеге халкы үз торак пунктларын төзекләндерүгә өстенлек бирде, Искирдә балалар өчен уен мәйданчыгы hәм ял зонасы барлыкка килде, Тауавылда кешеләр күпләп ял итә торган урын төзекләндерелде (рәсемдә), ә Әрәмәавылда урам утлары урнаштырылды hәм ремонтланды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей елында округның барлык торак пунктларында урнаштырылган сугышта катнашучылар истәлегенә багышланган hәйкәлләр hәм обелискларга аеруча игътибар бирелде. Аларның күбесе ремонтланды, кайберләре төзекләндерелде. Печмень авыл җирлегенең Күчтәнти авыл халкы акчасына сугыш елларында hәлак булган якташларга hәйкәл куелды. Шул ук максатларга Яңавыл җирлегенең Башап Баш hәм Никольское авылларында яшәүчеләр дә зур өлеш керттеләр.

Үзсалым кысаларында акча җәлеп итү буенча иң актив территорияләрнең берсе – Шермейка авыл җирлеге. Быел әлеге механизм буенча биредә җиде проект гамәлгә ашырылды. Шермейкада суүткәргеч ремонтланды, Шабаркада да шул ук мәсьәлә хәл ителде, Щипа, Антуфьево hәм Шермейка авылларында урам челтәрләрен ремонтлау белән шөгыльләнделәр. Шабаркада hәм Шермейкада җирле авыл мәдәният йортлары каршындагы территорияләр төзекләндерелде. Биредә эскәмияләр урнаштырылды, юллар салынды, яктырту булдырылды.

Барлык планлаштырылган эшләрнең тулы күләмдә hәм вакытында башкарылуын билгеләп үтәргә кирәк. Башка территорияләрне дә үзсалымда актив катнашырга чакырабыз. Авылларыбыз тагын да матуррак булсын!

Венера Шәрәфетдинова


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *