Кышлату чоры башланды

Кышлату чорына әзерлекне тикшерү максатыннан хуҗалыкларныӊ торышын карау оештырылды. Авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре, җирле масса-күләм мәгълүмат чаралары авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләрендә эш барышы белән танышты.Абдулов Р.Р. hәм Балтаева С.Т крестьян-фермер хуҗалыкларында Триумф“ ОООсында булып кыш лату чоры барышын шаhит кылдык.

Бу хуҗалыклар Пермь крае Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша финанс ярдәм алуга ирешкәннәр.

Абдулов Рәис Раил улы хуҗалыгында без күптән түгел – бәрәӊге уӊышын сортларга бүлгән вакытта булган идек. Шулай да үзгәрешләр бар, инде терлекләр көтүлекләрдән кергән, җылы абзарларга урнаштырылган.

— Кышкы чорны башладык, әйбәт бара. Маллар санына килгәндә, 26 баш савым сыеры, 4 тана, 6 үгез, 18 бозау исәпләнә. Җәен бер сыердан уртача 21 кг сөт савып алдык. Печәннеӊ сыйфаты югары, азык җитәрлек, әле артыгы да бар. Яхшы артым алдык.

Сыерларны орлыкландыру җайга салынган, тик күӊелне борчыган бер мәсьәлә – ветеринария хезмәте аксавы турында әйтәсем килә.

Безгә ярдәм булсын иде, — диде Р. Абдулов.

Быел Абдуловлар 31гә 7 метр лы мәйданда 25 башка исәпләнгән яӊа сыер фермасы төзегәннәр (беренче рәсемдә), калган урында терлек азыгы сакланачак. Әле эшләр дәвам итә.

“Триумф“ хуҗалыгында без вакытлыча Озын Ялан сөтчелек фермасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Л.Г. Окулова белән очраштык.

Юг сөт комбинатыннан савылган сөтне алырга килгәннәр иде.

— Бүген 1468 кг сөт озаттык. Тәүлеклек савым якынча 1,5 тонна тәшкил итә. Терлекләргә азык җитәрлек, печән, силос, түп (жмых), фураж оны, витаминнар ашатабыз. 618 баш мөгезле эре терлек асрала, аларныӊ 155 башы — савым сыеры. Кышлату чоры бара, эшче куллар җит мәве генә борчу тудыра, диде Лариса Габдулл а х а н кызы.

Б ы е л бу хуҗалыкта үз х ис апларына яӊа т ех ник а: мал азыгы б ү л г е ч А К М — 9 , ике трактор, шул исәптән МТЗ Беларус 82.1 (рәсемдә) алынган.

Озын Ялан авыл поселениесендә Балтаева С.Т. крестьянфермер хуҗалыгында Әлфиз Хәмис улы Балтаев белән очраштык.

— Кышлату чоры дәвам итә, авырлыклар күрмибез, техника гына эшләсен. Азык бар. Безнеӊ гаилә фермасында 87 баш терлек бар, шул исәптән 55 савым сыеры. Бүген 690 кг сөт тапшырдык, Удмуртия Республикасыннан килеп алалар. Тулай савым 730 кг булды. Ветеринар хезмәте өчен Зарип абый Тляшевка мөрәҗәгать итәбез, олы булса да каршы килми. Бездә эшчеләр җитә, — диде ул.

Балтаевларныӊ гаилә сөт фермалары 2014 елда сафка баскан. Быел алар Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы аша техника алуга ирешкәннәр.

Гомумән алганда, хуҗалыкларда эш бара, терлекләр азык белән тәэмин ителгән. Башка еллар белән чагыштырганда, печәннеӊ сыйфатлы hәм җитәрлек күләмдә булуын билгеләргә кирәк. Кышлату чоры җаваплы hәм мәшәкатьле вакыт, терлекчеләргә уӊышлы хезмәт, югары продукция алуларын телибез.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотолары.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *