Горурлык хисе тоеп

Күптән түгел газета редакциясенә Барда үзәк больницасыныӊ ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерүебезне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Бу бүлектә чыннан да үз hөнәрләренә бирелгән затлар эшли.

Шлик Баш авылында Үзәк урамныӊ 49 йортында яшәүче Хәбирә апа Надырова ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләр турында җылы фикерен белдерде: “Кайчан чакырсаӊ да, көн-төн димичә, җил-давылга карамыйча шундук ярдәмгә ашыгалар. Бардадан Шлик Башка бик тиз килеп җитәләр, ә бит ара якын түгел. Хезмәтләрен белеп, намус белән башкаралар, аларныӊ үзләренә дә ныклы сәламәтлек, җаваплы эшләрендә уӊышлар, изге юллар телисе килә. Алар каршында башымны иям“.

Бу хезмәткәрләр эшчәнлеге белән танышу өчен без Барда үзәк больницасына юл алдык. Безне өлкән фельдшер Илсөяр Рәйхан кызы Куштанова каршы алды.

— Инде билгеле булганча, 2019 елныӊ ноябреннән ашыгыч ярдәм хезмәте Оса больницасына карый.

Хәзер ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларын Бардада вакытлыча урнаштыру пункты дип атала. Бу үзгәреш безгә начар йогынты ясады димәс идем, элекке белән чагыштырганда хәзер эш шартлары яхшырак.

Моннан ун еллар элек канда шикәр микъдарын үлчәр өчен глюкометр да юк иде. 2020 елда милли проект буенча яӊа ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы ГАЗель-Некст алдык.

Хәзер безнеӊ 4 ашыгыч ярдәм машинасы бар: 3 ГАЗель hәм бер УАЗик. Аларда ГЛОНАСС системасы урнаштырылган, ягъни эшебез күзәтү астында, барысы да күренеп тора, рация белән аралашабыз.

АДИС системасы буенча эшлибез, юллар булса, бөтен җиргә дә барабыз. Кайчагында җәяүләп тә атлыйбыз. Инфаркт авыруы белән Чернушка больницасына, инсульт белән Осага илтәбез.

— Ничә хезмәткәр эшли сездә? — Ун меӊ халыкка бер ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәт күрсәтергә тиеш. Барда округында 24556 кеше исәпләнгәлектән, бездә бригадалар икәү. Бер бригадада ике фельдшер hәм бер водитель. Фельдшерлар саны — 15, водительләр — 9 кеше. Бер смена иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр дежур тора, аннан алар алмашыналар. Хезмәт күрсәтү радиусы — 60 км. Иӊ еракта — Зайцево авылы, ара — 50 км, Бардадан Антуфьевога 49 км, Уймужга — 45 км, Башап Баш, Шермейка авылларына — 42 км. Чакыруларны 103 hәм 112 телефоннары буенча кабул итәбез. Халыкка ике төрле: ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтәбез. Ашыгыч ярдәмне күрсәтү өчен 20 минут эчендә барып җитәргә тиеш, билгеле язын hәм көзен юл өзеклеге вакытында, кышкы бураннарда вакыт озайтыла. Ә кичектергесез ярдәм күрсәтү урынына 2 сәгать эчендә бара алабыз. Бу рәткә хроник авырулар көчәюне, онкологик авыруларныӊ авырту синдромы h.б. кертеп була. Әлбәттә, авыруныӊ гомеренә зыян килерлек булмаска тиеш, — диде ул.

Әӊгәмәдәшем Илсөяр Куштанова Сараш авылында туып-үскән.

2006 елда Пермьдә базалы медицина колледжын тәмамлап туган районга кайткан. “hөнәремне сайлауда әнием үрнәк булды, ул Сараш участок больницасында шәфкать туташы булып эшләде. Кечкенә чагымда ук курчакларны “дәвалый” идем. Хәзер үкенмим, эшемне яратам.

Җәйге ялга туктагач, нидер югалткан төсле тоела. hәр ашыгыч чакыру үзенчә авыр, кешегә ярдәм итү миӊа көч бирә”, — диде ул.

Коллективта озак эшләүчеләр рәтендә безгә берничә фельдшерны тәкъдим иттеләр, алар барысы да Чайковский медицина училищесын тәмамлаганнар. Гөлзирә Нәгыйм кызы Кантуганова ашыгыч ярдәм хезмәтенә 43 ел гомерен багышлаган. Бу hөнәргә ул максатчан рәвештә килә. Үдик кызы 3 ел Пермьдә ашыгыч ярдәм бүлегендә тәҗрибә туплый, аннан Бардага кайтып урнаша.

Бөреҗле авылы кызы Раидә Гафиятулла кызы Солтанованыӊ хезмәт стажы 38 ел, шуныӊ 34е — ашыгыч ярдәм бүлегендә.

— Апаларым медицина буенча укыдылар, ә миӊа әнием укытучы hөнәрен сайларга тәкъдим итте. Документларымны яшереп кенә почта аша салдым. Үкенмим, ашыгыч ярдәм күрсәтү – экстремал булгангадыр. Башка бүлектә эшләүне күз алдына да китермим. Туктасам, бик авыр булыр. Отпускадан эшемне сагынып киләм, — диде ул.

Әлфизә Фаиз кызы Кучукбаеваныӊ хезмәт стажы 38 елга тигез.

Барда кызы, урта белем алганнан соӊ, укуын Чайковскийда дәвам итә.

Башта юллама буенча Оса районында эшли. Ашыгыч ярдәм бүлегендә 26 ел хезмәт куя.

— Миӊа терапия бүлегендә, балалар бакчасында, мәктәптә, поликлиникада эшләргә туры килде.

Ашыгыч ярдәмгә килгәч, хезмәтем ошады hәм бүтән беркая да күчмәдем. Кешеләргә дөрес ярдәм күрсәтә алсак, хезмәтем белән горурланам, шатланам. Урамда күрсәм дә таныйм үзләрен. Гомерем шушы эштә үтте, бер дә үкенмим. Медицина турында балачагымнан хыялландым, курчакларга укол ясый идем, аларны “дәваладым”. Әнием дә медицина тармагын сайларга киӊәш итте, — ди Әлфизә Фаиз кызы.

Тәҗрибәле хезмәткәрләр янәшәсендә бүлектә ышанычлы яшьләр эшли, алар да үзләренә йөкләнгән хезмәтне тырышлык белән башкара.

Нурия Фаил кызы Бәшированыӊ әнисе — районда танылган педиатр Фирдәвес Киньябулат кызы Иманаева. Башка hөнәр турында уйламагандыр да ул.

— Миӊа әнием үрнәк булды, ул остазым да. Хезмәт стажым 21 ел, шуныӊ 16 елын бу җаваплы тармактамын. Моӊа кадәр терапия hәм гинекология бүлекләрендә эшләп карадым. Ашыгыч ярдәм бүлегендә эш экстремаль булганлыгы белән үзенә тартадыр. Авыр хәлдәге кешегә ярдәм күрсәтеп, аныӊ хәле яхшырып калса, күӊелдә горурлык хисләре уяна. Сөенеп кайтам.

Шушы авыр, тынгысыз эшебез ошый миӊа, авыруларга ярдәм итәргә яратам. Ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр кыска вакыт эчендә дөрес карар кабул итеп, авыруга кирәкле медицина хезмәте күрсәтә белергә тиеш, — диде ул.

Хатын-кызлар белән иӊне-иӊгә куеп булдыклы фельдшер ир-атларыбыз эшли, алар турында И.Р. Куштанова җылы сүзләр генә әйтте. Әлфиз Мөхәммәтгата улы Иманаев – 40, Фәнис Хәмит улы Максеев – 14, Дамир Хәлил Хөсәенов – 13, Марсель Марлис улы Аткулов 7 ел бу тынгысыз хезмәтне башкаралар. Механик hәм водительләр исемнәрен атамасак, язмабыз тулы мәгънәдә булмас. Табиб белән авыруныӊ күпме тизрәк очрашуы нигездә нәкъ водительгә бәйле.

Оста йөртүче булуларына өстәп, округтагы авыллар картасын да бик яхшы беләләр алар. Эльвир Рәис улы Таhиров механик та, водитель дә, стажы — 22 ел. Ренат Азат улы Кантуганов — 11, Артур Әдип улы Кантуганов — 10, Назил Ибраhим улы Балтаев 7 ел эшлиләр.

Әйе, сәламәтлегебезгә куркыныч янаса, без тизрәк ашыгыч ярдәм номерын җыябыз. hәм дулкынланып, алар килүен көтәбез. Бу урында үз хезмәтенә бирелгән, кеше гомере өчен җаваплылык хисе тойган, үткен, тәвәккәл затлар гына эшли аладыр ул. Сезне hөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Кирәкле, авыр хезмәтегездә җиӊеллек, уӊышлар телибез.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *