Кояш улы, кырлар малае

Күпкырлы талантлы шәхес, танылган якташыбыз Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровныӊ тууына 75 ел тулу уӊаеннан оештырылган VIII край “Ягъфәров укулары” тәмамланды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Пермь крае губернаторы администрациясе, “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” региональ җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе hәм “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәге” җәмәгать оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Фестиваль-бәйгедә җиӊүчеләр 10 апрельдә Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсендә бүләкләнде, гала-концертта чыгыш ясады. Чараларда Татарстан Республикасы вәкилләре дә катнашты.
Быелгы “Ягъфәров укулары” Пермь крае күләмендә игълан ителде, анда төбәгебезнеӊ 9 округыннан 268 кеше үз талантын hәм мөмкинлеген сынап карады. Край татарлары hәм башкортлары фольклорын өйрәнү, халык авыз иҗатын үстерү, яшь буынны әдәби-нәфис иҗат белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, укучылар арасында сәләтле башкаручыларны ачыклау максатларында оештырылган фестиваль-бәйге бу юлы онлайн форматта уздырылды. Өчтән алып туксан яшькә кадәр катнашучылар шигырь, фольклор, театр hәм вокал номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтте. Иӊ активлардан Октябрь, Уен, Березовка, Лысьва, Кунгур, Пермь hәм Барда округларын атап була. Бәйгедә катнашучылар Р.Ф. Ягъфәров иҗатыннан тыш крайда яшәүче җирле шагыйрьләребез Идият Әширов, Мөсәвир Максиев, Наил Габдушев h.б. әсәрләрен, үзләре иҗат иткәннәрен дә башкарды.
Р.Ф. Ягъфәров – фольклорчы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист hәм шагыйрь, татар дөньясында тирән эз калдырган кеше. Аныӊ тормыш hәм иҗат юлына багышланган “Ягъфәров укулары” сигезенче тапкыр уздырылды, Пермь крае балалар фольклоры фестивале буларак та истә калачак ул.
Киләчәк буыннарга милли-мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне тапшыру – изге бурыч ул. Рәшит Фәйзрахман улы үз фәнни хезмәтен балалар фольклорына багышлады, татар халкыныӊ киләчәге өчен көрәшеп яшәде.
Бу чарага Казаннан бер төркем әдәбият hәм сәнгать әhелләре чакырылган иде: Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Илгиз Илдар улы Халиков, Татарстан Республикасыныӊ атказанган сәнгать эшлеклеләре, драматурглар Рәдиф Нәҗип улы Сәгъди hәм Мансур Аяз улы Гыйләҗев, Татарстан Республикасы кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Рәшит улы Ягъфәров. Шулай ук Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе Хәлил Хәмис улы Фәрвәзетдинов катнашты. Кунаклар иртә белән Габдулла Тукай паркында шагыйрь Күпкырлы талантлы шәхес, танылган якташыбыз Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровныӊ тууына 75 ел тулу уӊаеннан оештырылган VIII край “Ягъфәров укулары” тәмамланды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Пермь крае губернаторы администрациясе, “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” региональ җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе hәм “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәге” җәмәгать оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Фестиваль-бәйгедә җиӊүчеләр 10 апрельдә Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсендә бүләкләнде, гала-концертта чыгыш ясады. Чараларда Татарстан Республикасы вәкилләре дә катнашты.
hәйкәленә чәчәкләр салды.
Р.Ф. Ягъфәров каберен зиярәт кылганнан соӊ Барда мәдәният hәм ял үзәгенә юл алдылар. Фойеда декоратив-кулланма сәнгать әсәрләрен башкаручы, милли ризыклар җитештерүче осталарыбыз үз эшләрен тәкъдим итте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ягъфәровныӊ бай әдәби иҗатын чагылдырып “Кояш улы, кырлар малае” (аныӊ шигъри юлларыннан) дип исемләнгән электрон күргәзмә әзерләгән иде. Барда туган якны өйрәнү музееныӊ бер өлеше якташыбызга багышланган туган авылы Күчтәнтидән, аныӊ исемен йөрткән мәктәп музееннан бай экспонатлар китереп урнаштырылган. Мондагы стендлар, фоторәсемнәрдә шәхси әйберләре, киемнәре, тормышы hәм иҗат юлы урын алган.
Р.Ф. Ягъфәровныӊ 75 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшүне Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Пермь краендагы вәкиле С.Н. Назин алып барды. Кунаклардан кала аныӊ эшендә Барда муниципаль округы башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, Барда районыныӊ почетлы гражданины, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы И.М. Әширов, җирле җәмәгатьчелек, край округларыннан килүчеләр дә катнашты. Сөйләшүдә булучылар Рәшит Фәйзрахман улыныӊ халык авыз иҗатын җыю, системага салу, фольклор фондын тулыландыру буенча хезмәтенә, шигъри иҗатына, җәмәгать эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, аныӊ кешелек сыйфатларын хөрмәт белән искә алдылар. Әле үзе исән чагында ук Күчтәнти мәктәбендә ачылган музей турында бу эштә башлап йөрүче ветеран укытучы Ә.Х. Таразова сөйләде.
— Күренекле авылдашыбыз туган төбәгебезне Казанга танытты, аӊа багышлап шигырьләр язды. Кайткан чакларында бер тапкыр да мәктәпкә кермичә китмәде. Мәктәбебез алга таба да яшәсен, — дип Рәшит абыйныӊ Күчтәнтигә багышлап язган шигырен укыды. Әлфия Хәниф кызы алга таба Р.Ф. Ягъфәровныӊ ышанычлы терәге hәм таяну ноктасы булган тормыш иптәше Әкълимә апа, уллары Илдар hәм Юлдаш гаиләләре, аларныӊ искиткеч кешелекле, ярдәмчел булулары, үзләреннән соӊ лаеклы буын тәрбияләүләре хакында да сөйләде.
И.М. Әширов Рәшит абый белән 1963-1964 елларда Сараш урта мәктәбендә, 1967-1969 елларда Казанда бергә укыган. Тормыш юлы hәм эшчәнлеге, иҗаты белән таныштырганнан соӊ дустына багышлап язган шигырен укыды ул.
— Нинди генә хәлләрдә дә күӊел төшенкелегенә бирелмәгән, hәрвакыт зур планнар белән яшәгән якташыбызныӊ гомере 2008 елныӊ 25 августында өзелде. Рәшит белән бергә укыган елларым – гомеремнеӊ бәхетле чаклары. Аны яратмаган кеше булмагандыр, — диде ул.
И.И. Халиков Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән кайнар сәламнәрен җиткерде.
— Р.Ф. Ягъфәров турында күӊелләрегездә җылы истәлек, якты хатирәләр саклыйсыз. Рәшит абый исемен мәӊгеләштерүдә зур адым бу, аны кадерләп искә алу – күркәм күренеш. Бу чараны оештыручыларга рәхмәт. “Ягъфәров укулары”ныӊ офыклары киӊ булырга тиеш.
Төбәкнеӊ бөек шәхесе ул, төбәкне таныткан кеше. Киләчәктә эшебез дәвамлы булсын иде, — диде.
— Бардага еш киләм. Рәшит абый белән 1974 елда ук танышкан идек, дусларча аралашып яшәдек. “Табигатьнеӊ ямьле чагы, әйдә безнеӊ якларга кайтып килик әле”, — дип гел үзе белән ияртеп алып китә иде.
Бардалыларны гомумән хөрмәт итәм, танылган актриса Дамира Кузаеваны миӊа остаз итеп билгеләгән иделәр. Алар икесе дә бөек талант ияләре, — диде Рәдиф Сәгъди.
— Милләттәшләр, газиз карендәшләр! Рәшит Ягъфәров – әдәбият галиме, шагыйрь генә түгел, татар халкыныӊ бәгыреннән өзелеп төшкән газиз бер баласы ул. Аныӊ иҗат үрнәкләрен сайланма әсәрләр җыентыгы итеп бастырып чыгарырга кирәк. Безнеӊ татар шагыйрьләре шагыйрь булып кына яшәми, алар иҗтимагый эшләр башкара, сәясәтче, дипломат та була. Бу хакта әле Г.Тукай язып калдырган. Рәшит абый да шундый шәхес иде. Бик тыйнак, сабыр иде. Сәясәтче буларак, нинди авыр елларда Татарстанда милли хәрәкәтне җитәкләгән кеше.
Ул бер халыкны икенче халыкка каршы куймады, халыклар дуслыгы өчен тырышты. Арабыздан шактый иртә китте, ә үзе артыннан шулкадәр матур эз калдырды. Аныӊ исемен сакларга hәм якларга тиешбез.
Казан урамнарыныӊ берсенә Ягъфәров исемен бирү урынлы булыр дип уйлыйм, — диде Ркаил Зәйдулла.
— Кадерле милләттәшләр, — дип сүзен башлады Мансур Гыйләҗев.
– Без Рәшит абыйныӊ улы Илдар белән иҗади дуслар, фикердәшләр.
Дистә еллар Пермь, Барда татарлары турында яратып, ихтирам белән сөйләде ул миӊа. Бүген мин бәхетле кеше – гаҗәеп табигатьне, гаҗәеп кешеләрне күрдем. Сезнеӊ белән очрашкач татар милләтенеӊ нинди көчле, зур милләт булуын аӊладым. Илдар үз иҗатында ата hәм бала мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Ул әтисенеӊ эшләрен дәвам итүче.
— Әтием турында бик җылы сүзләр әйтелде, барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм. Минем өчен Барда – бөтен дөньяныӊ үзәге. Монда минем әтием җирләнгән. Әти Казан белән Барда арасын бәйләүче күпер булды, безнеӊ фатирны да “Барда вокзалы” дип атап йөртә иделәр. “Барда, Пермь ягы кешеләре укымышлы, белемле булсыннар”, дип яшәде ул, булдыра алганча булышты, — дип хатирәләре белән бүлеште Илдар Ягъфәров.
— Ягъфәров укулары безнеӊ өчен бәйрәм, котлыйм сезне. Бу юнәлештә эшебез киләчәктә дә дәвам итсен, — диде Х.Х. Фәрвәзетдинов.
Үз фикерләре белән Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры Э.Н. Мәүлитов, татар теле hәм әдәбияты укытучыларыныӊ округ методик берләшмәсе җитәкчесе Л.И. Мусина, ветеран укытучы, тарихи шәхесләргә багышланган китаплар авторы Ф.М. Газизова да уртаклашты. Лилия Илсур кызы мәктәпләрдә Ягъфәров иҗатын ничек өйрәнүләре хакында бәян итте, Фәимә Мөбарәк кызы Барда–Казан багланышлары алга таба да ныгысын иде, дигән теләген белдерде.
Көннеӊ икенче яртысында “Ягъфәров укулары” фестиваль-бәйгесенеӊ бүләкләү өлеше hәм гала-концерт булды. Крайныӊ төрле округларыннан килүчеләргә сәхнәдә диплом hәм бүләкләр тапшырылды.
Икенче Барда урта мәктәбенеӊ татар теле hәм әдәбияты укытучысы Р.Ф. Батыркаева җитәкләгән жюри әгъзаларына иӊ лаеклыларны ачыклау җиӊелдән булмагандыр, бүләкләнүчеләр шактый иде.
Бу көнне Рәшит Фәйзрахман улы турында җылы сүзләр күп яӊгырады. Ул татар җанлы, үз халкы мәнфәгатьләре өчен янып эшләүче кеше булды. Якташлары өчен борчылды, аларны hәрдаим кайгыртты, туган ягын сагынып яшәде. Барда районыннан гына түгел, Пермь краеннан Казанга килгән абитуриент hәм студентларны үз канаты астына сыендырып, ярдәм кулы сузды. Курс hәм диплом эшләрен язуда, hөнәр сайлауда төпле фикерләре белән булышлык итте. Шәхсән үзем дә шул исемлеккә керүчемен. Барлык яхшылыклары өчен хөрмәтле Рәшит абыебызга, гаиләсенә олы рәхмәт белдерәсе килә. Аныӊ турында әйтелгән сүзләр рухына изге дога булып барып ирешсә иде. Р.Ф. Ягъфәров исеме hәрвакыт халык телендә булсын, онытылмасын, изгелек үрнәге булып йөрәкләребез түрендә балкысын.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *