Бу — чын сәнгать үрнәге!

Апрельнеӊ дүртесеннән җидесенә кадәр Урал төбәгендә Татарстан Республикасыныӊ Дәүләт җыр hәм бию ансамбле “Зур гастрольләре” булды: Лысьвада, Свердловск өлкәсе Михайловск шәhәрендә, Пермь краенда ике концерт планлаштырылган иде, берсе Пермьнеӊ үзендә, икенчесе Бардада. Концертлар РФ Мәдәният министрлыгыныӊ Бөтенрәсәй гастрольконцерт планы белән килешеп оештырылды. “Зур гастрольләр” масштаблы программасына 2020 елдан “Без – Россия” федераль проекты кертелгән, аныӊ кысаларында ансамбль “Мирас” концерт программасын тәкъдим итте.
Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән бу ансамбль инде 80 елдан артык татар халкыныӊ музыка hәм бию культурасын, кулланма сәнгатен иӊ югары профессиональ дәрәҗәдә чагылдырып, милли традицияләрне саклаучы булып тора. Биредә хезмәт иткән иҗади эшлеклеләр буыны тормышларын татар халкы мәдәнияте турындагы белемне туплауга багышлаган. Алар сафын төрле елларда танылган композиторлар, рәссамнар, фольклорчылар тулыландыра. Үз халкы турындагы бәя биреп бетергесез гыйлемен коллектив бүген дә күпьяклы музыка hәм бию телендә күрсәтә.
Концерт программасында җыр hәм риваятьләр, бию hәм легендалар, спектакльләр hәм халык мюзикллары, лирик поэмалар бар. Иҗат формалары нинди төрле булмасын, югары профессиональлек hәм җанга үткәреп башкару осталыгы алыштыргысыз булып кала. Нәкъ шуӊа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр hәм бию ансамбленеӊ hәр концерты тамашачылар өчен зур мәдәни вакыйга hәм якты бәйрәм ул.
Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсендә концерт 7 апрельдә үтте.
Тере оркестрга артистлар дәртле биюләрен, моӊлы җырларын башкарды. Сәхнәдә берьюлы 60-70 кешенеӊ чыгыш ясавы үзе бер кабатланмас күренеш булды. Программада безгә таныш булган, әни-апаларыбыз яраткан җырлар да, яӊа композицияләр дә урын алды, номерлар халык биюләре белән аралаштырып, я җырлы-биюле формада тәкъдим ителде. Зал тулы халык hәр чыгышны көчле алкышларга күмде. hәм бу аӊлашыла да, мондый дәрәҗәдәге концертлар бездә сирәк була.
— Концерт искиткеч, бик ошады.
Ул биюләре, җырлары, костюмнары – таӊ калырлык. Бик җиӊел бииләр, әйтерсеӊ лә, күбәләк кебек очалар.
Оныгым Әминә белән килдек. Ул “Партиника” ансамблендә бии, җитәкчеләре Алсу Назаргулова.
Күптән түгел Пермьнән беренче дәрәҗә лауреат исемен алып кайттылар, — диде Мәүлидә.
— Бик әйбәт концерт, ошады, үзем биегән кебек булдым. Безнеӊ өчен бәйрәм бу. Күптән мондый концерт караган юк иде, — диде Вәсилә Кузаева.
— Сәхнәдә тере оркестр уйный – искитмәле! Без бәхетле, зур сөенеч бу безнеӊ өчен. Бу – чын сәнгать, осталык үрнәге, бит алдыбызда профессионаллар чыгыш ясый, — диде Зәйтүнә Кузаева.
Үдиктән Марат hәм Фәридә Мозафаровлар да соклануларын яшермәделәр: — Күӊелдә горурлык хисләре туды. Җаннары, тәннәре белән җырлыйлар, искитәрлек! Бер ел концерт күрмәгән идек, бик зур рәхмәт.
Барда тамашачысы артистлар чыгышыннан канәгать калды, ахырда аягүрә кул чапты. Ансамбльнеӊ баш хормейстеры, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Н.Р. Гәрәев белән булган әӊгәмәдән артистларныӊ фидакарь хезмәт башкаруы, үз эшләренә бирелгәнлекләре аӊлашылды. Бары чын талант ияләре генә шундый югары сәнгать әсәрләре тудырырга сәләтледер ул. Сезне яӊадан Барда сәхнәсендә көтеп калабыз, тагын килегез! Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Фото интернеттан алынды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.