Тәвәккәл, ярдәмчел hәм кыю

ФАРЕНГЕЙТ буенча 1200 градус яки Цельсий буенча 700 градус – янган йортныӊ температурасы якынча шул күрсәткечләргә җитә. Мондый көчле утка кем керергә батырчылык итә? Бары тик янгын сүндерүчеләр кебек тәвәккәл, ярдәмчел hәм кыю кешеләр генә. Шуларныӊ берсе – Вадим Хәлим улы Зиятов.

Ул Суксун районыныӊ Таулы авылында туып-үсә. Җирле сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соӊ Суксун училищесында тракторчы-шоферга укый. Аннары барлык яшь егетләр кебек үк армияне үтә, Эстония hәм Венгриядә инженер гаскәрләренеӊ сапер ротасында хезмәт итә.

— Беренче тапкыр янгын сүндерүчеләрнеӊ күнегүләрен нәкъ менә армиядә күрдем, — дип башлый әӊгәмәне Вадим Хәлим улы. – Бу күренеш мине бик тәэсирләндерде hәм мин, hичшиксез, янгын сүндерүче булырга карар кылдым. Туган якка кайтып, әниемә биргән вәгъдәм буенча Прянишников исемендәге Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтыныӊ инженерлык факультетына укырга кердем hәм вәгъдәмне үтәдем, институтны тәмамладым. Ә икенче курс студенты буларак үз хыялымны да тормышка ашырдым – 1984 елныӊ 30 декабрендә Пермь шәhәренеӊ 5нче СВПЧсенә (мөстәкыйль хәрбиләштерелгән янгын часте) янгын сүндерүче булып урнаштым.

Әӊгәмәдәшем фикеренчә, янгын сүндерүче – көч структуралары арасында иӊ игелекле hөнәр, ул хәтта эш тә түгел, ә дан. Бу хезмәттә очраклы кешеләр юк, янгын сагына күӊел чакыруы буенча баралар.

Әмма аларны суперменнар дип уйларга кирәкми, янгын сүндерүчеләр hәрчак куркыныч зонасында, аларны ток суга ала, мизгел эчендә стеналар, түшәм, түбә җимерелергә яки газ баллоны шартларга мөмкин. Алар да шундый ук кешеләр hәм шулай ук куркалар, әмма утта ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр яки балалар булырга мөмкин дигән уй куркуны җиӊәргә булыша.

— 36 ел хезмәт дәвамында төрле очраклар булды. Бер янгынны сүндергәндә йорт эчендә ике кеше таптым. Ул чакта звено составында 70 яшьлек өлкән апаны hәм аныӊ 40 яшьлек улын уттан чыгардык. Ут аларныӊ чыгу юлын япкан иде, ә алар бүлмәләрнеӊ берсендә качып, хәтта ярдәм чакырырга яки тәрәзәдән чыгырга да тырышмаганнар. Бу кешеләрнеӊ мондый очракларда югалып калуларын ачык күрсәтә, төтен исе аӊны чуалдыра, баш эшләми башлый.

Соӊрак Пермь газетасында безгә, янгын сүндерүчеләргә шул янгында коткарылган кешеләрдән рәхмәт сүзләре басылып чыкты. Тагын бер коточкыч янгын 1987 елныӊ февралендә Пермьдә Братская урамы, 6 адресы буенча булды – газ шартлаудан биш катлы йорт янды. Без килгәндә ике подъезд hәм бөтен катлар утта иде. Бу янгында 7 кеше, шул исәптән ике бала hәлак булды. Шунда ук бишенче каттан беренче катка кадәр түшәм плитәләре ишелеп төшүгә шаhит булдым, алар астында үзем дә кала ала идем, әмма ходай саклады, дип искә ала Рәсәй МЧСе ветераны.

Шулай ук ул үзенеӊ беренче тапкыр янгынга баруын да хәтерли. Бу 1985 елныӊ январе була. Ляды бистәсендә инвалидлар өчен интернатта булган янгында өч кеше үлә. Вадим Хәлим улыныӊ беренче җитди сынаулары менә шундый була.

Пермьдә биш ел эшләү дәверендә ул бөтен баскычларны уза: янгын сүндерүче, бүлекчә командиры, дәүләт янгын күзәтчелегенеӊ кече инспекторы була, аӊа беренче звание — кече сержант исеме бирелә.

1989 елда Вадим Хәлим улы Барда Эчке эшләр бүлегенеӊ дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясенә инспектор булып күчә hәм беренче кабат офицер исемен ала, соӊрак өлкән инспектор, оешма начальнигы итеп тә билгеләнә. Ә 1997 елда 88нче ПСЧ руле артына баса, төрле елларда 87нче ПСЧне җитәкли – барлыгы җитәкче вазыйфаларында 22 елдан артык эшли. Бүген ул – подполковник hәм күптән лаеклы ялга чыкса да 87нче ПСЧдә газ-төтен сагы хезмәте мастеры булып эшли.

Янгынныӊ иӊ еш очраучы сәбәпләре турындагы сорауга янгын сагы ветераны болай дип җавап бирде: “Күпчелек очракта шәхси йортлар хуҗаларныӊ җавапсызлыгы аркасында яна. Мәсәлән, вакытында алыштырылмаган иске электр үткәргече яки тәмәке тартканда саксызлык, бигрәк тә исерек килеш. Балалар шуклыгы да бәлагә китерергә мөмкин, шуӊа күрә hәр әти-әнине бала белән аӊлату әӊгәмәсе үткәрергә чакырам. Әгәр бу гади кагыйдәләр үтәлсә, янгыннар берничә тапкыр азрак булыр иде, дип саныйм“.

Вадим Хәлим улы шулай ук ут эчендә калган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында да берничә киӊәш бирде. Беренчедән, каушамыйча документларны алып, мөстәкыйль рәвештә бинадан чыгарга, “101“, “112“, “01“ номерлары буенча коткаручыларны чакырырга. Уттан чыгарга мөмкин булмаган вакытта ярдәмгә чакырырга кирәк, беркайчан да качып, дәшми утырырга ярамый.

Икенчедән, коткаручыларны каршы алырга hәм утта кешеләр калу, газлы балоннар яки ягулык-майлау материаллары булу-булмау турында хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук ул бу кагыйдәләрне балаларга да аӊлатырга киӊәш итте.

Әӊгәмәдәшем авыр, бик зур җаваплылык таләп итә торган юлны сайлый, ләкин ул дөрес юл сайлавына төгәл ышана, моны аныӊ күпсанлы бүләкләре дә раслый, алар арасында “Казанышлар өчен“ хачы да бар. Ул үзенеӊ энеләре hәм шулай ук 87нче ПЧСдә хезмәт иткән улы Денис өчен үрнәк була. Соӊыннан Вадим Хәлим улы, 87нче ПСЧ башлангыч ветераннар оешмасы рәисе буларак, hөнәри бәйрәм алдыннан ветеран-пенсионерларга сәламәтлек hәм озын гомер, ә хезмәттәшләренә “коры җиӊнәр“ теләде.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *