Үсентеләрдән — кош-кортка кадәр

20 МАЙДА округ үзәгенеӊ базар мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Пермь hәм Пермь районы, Оханск, Оса, Кунгур, Чернушка hәм Барда округларыннан иллеләп авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итте. Шулай ук Түбән Кама, Екатеринбург hәм Иваново вәкилләре дә үз товарларын алып килгәннәр иде.

Сәүдә бик кызу барды, җиләкҗимеш hәм декоратив культуралар, чәчәкләр, яшелчәләр hәм бакча җиләге үсентеләренеӊ, гладиолус hәм георгин бүлбеләренеӊ төрлелеге сөендерде. Шулай ук бакча инвентаре, орлыклар, агу химикатлары hәм ашламаларныӊ зур ассортименты тәкъдим ителгән иде, авыл хуҗалыгы кошларына да соралу шактый булды.

— Авыл хуҗалыгында стажым 33 ел, хәзер лаеклы ялда, әмма бакчада эшемне калдырмадым, — дип уртаклаша Оханск районыныӊ Андреевка авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Т.И.Власова. – Илле сутыебызда 28 сорт алма, җиде сорт груша үстерәбез, зелпе, бакча җиләге, карлыган, кура җиләге, виноград сортлары бар, декоратив культуралар да бик күп. Барда территориясенә ярминкәләргә инде ун еллап йөрибез. Җирле халыкка бакчадан уӊыш алу гына түгел, ә үз участогында матурлык булдыру да мөhим булуын сизәм, чөнки алар декоратив үсемлекләр күп ала – бу бик куанычлы хәл.

Татьяна Ивановна сүзләренчә, ул беркайчан да үсемлекләр үсентеләренеӊ күрсәтелгән барлык параметрларын шәхсән тикшермичә сатуга чыгармый. Мәсәлән, җимешләрне тәменә, күләменә, саклауга hәм сортныӊ башка өстенлекләренә карап тикшерә. Хәзерге вакытта аныӊ хуҗалыгында “Рәсәй горурлыгы“ сортлы кура җиләген үрчетү бара. КФХ башлыгы җиләкләрнеӊ тәмле, эре булуын, ә бер ботакта 53 данәгә кадәр кура җиләге пешүен билгеләп үтә.

Ярминкәдән берәү дә буш кул белән китмәгән кебек тоелды. Ә мин пузыреплодник сатып алдым.

Ул безне җәен — чәчәкләр, ә көзен кызгылт яфраклар белән сөендерер дип уйлыйм.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *