Тырышлык уӊышка китерә

ТЫШТА июнь ае, иртәгә язгы чәчү эшләре тәмамлануга багышланган милли бәйрәм үтәчәк, димәк, 2020-2021 елларда язгы кыр эшләре hәм кышлату чорыныӊ смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча иӊ яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен билгеләргә вакыт.

Бу ел «Таӊ» газетасыныӊ Почет тактасына зур үзгәрешләр кертмәде, җиӊүче булып янә «Искир» ОООсы танылды.

Без аныӊ директоры Н.И.Лушников белән очрашып җәмгыятьнеӊ ничек барлыкка килүе, эшләрнеӊ бүгенге торышы hәм алдагы киләчәккә планнары турында белергә булдык.

— Җәмгыятьнеӊ ничек барлыкка килүен бик азлар белә. 2013 елда без бу басуларга килгән чакта, биредә Ленин исемендәге колхоздан калган яртылаш җимерек сыер абзары тора, ә тирә-якта урман иде, — дип башлады әӊгәмәне Николай Иванович. – Без ферма өчен мәйданнары hәм басуларны чистартудан башладык, бөтен җир агачлар, куаклар белән тулган иде.

Сигез ел дәвамында зур эш башкарылды. Башта – тамырларны төпләдек, аннан соӊ орлык корыту өчен комплекс, сыер абзары төзедек, иске абзарны заманчалаштырдык, гаражларны тәртипкә китердек. Акрынлап кирәкле техника сатып алынды, барысы да бераз җайга салынгач 2014 елда терлекләр — 100 баш кара-чуар токымлы сыерлар алдык.

Бүген хуҗалык 1620 гектар җир эшкәртә, монда бөртекле культуралар, күпьеллык үләннәр үсә. Алар печән hәм силос әзерләүгә китәчәк. Басуларныӊ бер өлешен көтүлек алып тора. Баш саны 800гә кадәр үсте, шуларныӊ 220се – савым сыерлары. Тәүлек саен 4000 литр сөт «Юг сөт продуктлары комбинаты» ОООсы тарафыннан әйләнешкә кертелә. Коллективта даими нигездә 15 кеше эшли, алар өчен түләүсез өч кабат туклану оештырылган. Планнарга килгәндә Николай Иванович бер абзарны заманчалаштырырга кирәклеген билгеләде.

Теләсә кайсы предприятиенеӊ уӊышы аныӊ коллективына бәйле булуы беркем өчен дә сер түгел. «Кешеләр бар нәрсәне хәл итә» дияргә була.

«Искир» ОООсында өлкәнеӊ иӊ яхшы вәкилләре эшләве гаҗәп түгел. Аларныӊ берсе – механизатор Н.Х.Тайчин.

Быел ул 468 гектар бөртеклеләр чәчкән. Наим Хатмулла улы сүзләренчә, авыл хуҗалыгына ул 1988 елда армиядән соӊ килгән. «Мәктәп елларында безне, егетләрне, тракторда йөрергә өйрәтә, өлгергәнлек аттестаты белән бергә тракторчы праваларын да бирә иделәр. 33 ел элек мин Ленин исемендәге колхозныӊ Искир бүлекчәсенә эшкә урнаштым, «Искир» ОООсы барлыкка килгәч монда эшли башладым.

Язын чәчәм, азык әзерләү чорында тракторга — прицеплы силос комбайны, уру-җыю вакытында пресс-подборщик тагам. Көзен минем җаваплылыкта – орлык складында орлык корыту»,- дип бүлешә механизатор.

Шулай ук авыл хуҗалыгы үсешенә шәхси өлеш керткәне өчен хуҗалыкныӊ сөт савучысы Рәсимә Рәсимҗан кызы Тайчина да билгеләнгән.

Колхозга ул 1992 елда килгән, бу еллар дәвамында учетчы, бозау караучы булган, бүген Рәсимә апа – сыер савучы hәм орлыкландыручы. «Уртача 50 сыер өчен җавап бирәм: аларны савам, ашатам, бозауласалар бозаулары ун көн буена минем тәрбиямдә була. Эшем миӊа ошый, сыерларымны яратып өлгердем инде. Алар арасында иӊ яратканнары да бар, кайберсенә кушаматлар да бирдем: «Борька», «Красава», «Малютка». Суганкадан бервакыт сыер алган идек, ә ул бик төртешүчән булды, ләкин мин аны наз hәм җылы мөнәсәбәт белән сауган чакта тыныч торырга өйрәттем, ә үзенә Суганка дип эндәшәм. Сыерлар барысын да аӊлыйлар — җылы сүзне дә, орышканны да», ди Рәсимә апа.

Ни өчен «Искир» ОООсы яӊадан җиӊүче булды? Җавап гади – бу hәр хезмәтчәннеӊ көндәлек тырыш, авыр хезмәте нәтиҗәсе. Коллективка хезмәт рәхәтлек китерүен, җир бай уӊыш белән куандыруын, яхшы hава торышы hәм лаеклы эш хакы телисе кала.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *