”Мин үз эшемне яратам“

АКУШЕР – тамырлары ерак тарихка киткән медицина белгечлекләренеӊ берсе. Нәкъ менә акушерлар яӊа тормышныӊ беренче мизгелләренеӊ шаhите булалар. Бу мәкаләдә сүз сабыйларга дөньяга килергә ярдәм итүче кешеләрнеӊ берсе – Гөлфия Габдрәшит кызы Акҗигитова турында булачак. Ул төсле тасма белән биләнгән кадерле төргәкләрне балалар тудыру йортыннан бик күп тапкыр алып чыккан. Барда үзәк район больницасыныӊ тудыру бүлегендә эшләгән утыз елдан артык вакыт эчендә дистәләгән гаиләне бәхетле иткән.

— Минем бу hөнәрне сайлавым югарыда хәл ителгәндер дип уйлыйм. Бала чагымда ук уенчыкларны дәвалавым, курчакларга укол ясавым hәм бу миӊа ошавын хәтерлим. Мәктәптән соӊ Чайковский медицина училищесына ”Дәвалау эше“ белгечлегенә укырга керүем гаҗәп түгел. Дәүләт практикасын Барда больницасыныӊ тудыру бүлегендә үттем, кулга диплом алгач монда ук эшләргә кайттым. 1990 елныӊ 3 апрелендә беренче сменама чыктым. Шул ук көнне мөстәкыйль рәвештә бала кабул иттем, дөньяга малай туды. Хезмәт юлым менә шулай башланды, ул хәзергә кадәр дәвам итә, минем хезмәт кенәгәмдә бары бер язу — ”Барда үзәк район боль ницасы акушеры“, — дип бүлешә әӊгәмәдәшем.

Тәҗрибәле акушер фикеренчә, бала тудырганда иӊ мөhиме – булачак әни hәм акушерка арасында элемтә, үзара аӊлау урнаштыру, чөнки бу әhәмиятле процесс барышында ул әни өчен дә, бала өчен дә җавап бирә. Агымдагы ел дәвамында Барда балалар тудыру йортында 58 бала дөньяга килгән, гадәттә кызлар күбрәк туса да быел малайлар да, кызлар да тигез санда – 29 сабый булган.

Гөлфия апа үз тәҗрибәсеннән берничә кызыклы вакыйганы билгеләп үтте: иӊ яшь әни 16 яшьлек кыз, ә иӊ зур бала 5 килограмм 500 грамм авырлыктагы кыз булган, ул 1991 елда табигый юл белән туган.

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Гөлфия Габдрәшит кызы үзенеӊ тату коллективын, больница җитәкчесе И.Ә.Сәгыйдуллинны котлады, аларга сәламәтлек, уӊышлар, яӊа туган нәни кеше тавышыннан дөнья иминлек белән тулган кебек, аларныӊ дөньялары да бәхет тулы булуын теләде.

— 31 ел дәвамында мин балаларга туарга ярдәм итәм, минем кулларым беренчеләр булып яӊа тормышка кагыла – бу искиткеч тойгыны сүзләр белән белдереп булмый. Бала беренче сулышын ала, кычкыра, әни кеше баланы күреп, күкрәгенә кыса, елмая hәм елый… Без менә шундый мизгелләр өчен эшлибез, мин үз эшемне шуныӊ өчен яратам, hәм бу тормышны яӊадан яшәргә мөмкин булса, мин, hичшиксез, янә акушер булыр идем, — диде ахырда Гөлфия Акҗигитова.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *