Новости национальной жизни

12-13 ЯНВАРЯ в столице Республики Удмуртия Ижевске состоялось совещание руководителей и актива татарских общественных организаций Приволжского федерального округа. Согласно ежегодному плану работы, заместитель премьерминистра Республики Татарстан, председатель Национального Совета Всемирного конгресса татар В.Г.Шайхразиев в начале нового года традиционно проводит совещания в федеральных округах, в которых рассказывает об итогах прошедшего года и намечает задачи на текущий год. Стоит отметить, что 2022 год был для татарского мира очень значимым: Всемирный конгресс татар отметил свое 30-летие и провел VIII съезд. Участников совещания встретили

Подробнее

Насыщенный событиями год

МИНУВШИЙ 2022 год был объявлен Годом народного творчества и культурного наследия народов России, также велась подготовка к празднованию 100-летия района. В данных направлениях велась и деятельность Курултая башкир Бардымского округа. Члены Курултая принимают участие во многих культурных, общественных, исторических, массовых мероприятиях, проводимых в округе, крае, а также в Республике Башкортостан, проявляют большую активность в проведении Навруза, сабантуев, Барда-зиена и других сельских праздников. Так, на Барда-зиене устанавливаются красочно оформленные башкирские юрты, появилась традиция угощать гостей кумысом. Организуются выставки-конкурсы «Гайнинская кухня». Гости

Подробнее

Көндәлек hәм җаваплы хезмәт

Агымдагы елныӊ 14 январенда Рәсәйдә Балигъ булмаганнар эшләре hәм аларныӊ хокукларын яклау буенча комиссия (алга таба — комиссия) төзелүгә 105 ел тула. Бу көнне “Балигъ булмаганнар өчен комиссияләр турында декрет“ кабул ителгән, ул яшь дәүләтнеӊ балаларга hәм яшүсмерләргә социаль тәрбия бирү юлын билгеләгән. Рәсәйдә әлеге комиссия авыр юл узган: 30нчы елларда алар бетерелгән, ә аннары яӊадан тергезелгән. Ләкин дистә еллар элек булган кебек үк, заманча комиссияләрнеӊ эшчәнлеге төп бурычны үтәүгә – балаларныӊ караучысызлыгын hәм күзәтүчесезлеген бетерү, балигъ булмаганнарныӊ хокукларын яклау

Подробнее

Пенсия турында белергә кирәк

Ел саен Рәсәй Федерациясе Пенсия фондыныӊ Пермь крае буенча бүлеге тарафыннан укучы яшьләр арасында пенсия hәм социаль чаралар турында белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-аӊлату кампаниясе үткәрелә. Барда округында, гадәттәгечә, бу юнәлеш буенча пенсия турында белем дәресләре уздырыла. Быел күптәнге социаль партнерыбыз Барда үзәк китапханәсе белән бердәм чара әзерләнде. Агымдагы елда яӊа модель китапханә ачылу сәбәпле, чараны яӊа цифрлы технологияләр кулланып үткәрергә мөмкин булды. Барда үзәк китапханәсе җитәкчесе Л.К. Исаковага, китапханәчеләргә пенсия турында белем бирү дәресен оештыруда hәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен

Подробнее

Электрсыз дөнья нурсыз

22 декабрьдә кышкы кояш торгынлыгы көнендә илебезнең барлык энергетиклары котлаулар кабул итә. Бәйрәм алдыннан без “Урал МРСК” — “Пермэнерго” ОАОсы филиалы – Чайковский электр челтәре производство бүлегенең Барда челтәр районы (РЭС) җитәкчесе, баш инженер Р.Р. Хисамов белән аралаштык. — Рәдис Рәфисович, сез бу оешма җитәкчесе булып әле генә эшли башладыгыз, һәм округта яшәүчеләр сезнең белән таныш түгел. Зинһар, үзегез турында бераз сөйләгез әле. — Мин Казанда тудым һәм икенче сыйныфка кадәр шунда укыдым, аннан бер ел Бөреҗле мәктәбенә йөрдем, 4-9

Подробнее

Клиентларыбыз өчен тырышабыз

Барданы« үз сатып алучыларын күптәннән тәэмин итүче кибетләрнеӊ берсе – ул «Икмәк» кибете. Яшүсмер чагымда мин бу кибеткә еш кына икмәк алырга килә идем, ә ул чакта анда сатылган каймакныӊ тәмлелеге әлегәчә хәтеремдә саклана. Шулай ук 90нчы елларда зур чиратларны искә алып була. Кешеләр вакытларын кызганмыйча, хуш исле икмәк, ярма, сөт ризыкларын h.б. продукция алу өчен чират торды. Бүген, берничә дистә елдан соӊ, кибет ишекләре әле дә ачык. Кибет эчендә, әлбәттә, күп нәрсә үзгәрде, хәзер аныӊ мәйданы зуррак, ассортименты да

Подробнее

Яхшылык кыл

Шушы исем белән 2 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә муниципаль проект кысаларында бәйрәм концерты үткәрелде. Халыкара инвалидлар көне уӊаеннан декабрь башында ункөнлек игълан ителде, чаралар 1992 елдан Берләшкән милләтләр оешмасы карары белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланып билгеләнеп үтелә. Концертны Барда мәдәният hәм ял үзәге, Р.Р. Таhиров җитәкләгән Барда районы инвалидлар җәмгыяте оешмасы hәм Барда махсус коррекция мәктәп-интернатыныӊ проект эшчәнлеге буенча проблемалы төркем җитәкчесе Л.М. Нурлина оештырды. Бәйрәм чарасын Барда балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнгән укучылар hәм Барда мәдәният hәм

Подробнее

Яшь белгеч карьерасы башы

11 августта Барда округының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында оешма һәм предприятиеләр вәкилләре катнашында уку йортларын тәмамлаучылар өчен чара узды. Чараны ачып, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Венера Кучукбаева безнең муниципалитетның хезмәт базарындагы хәлен анализлап, бүгенге көндә ул уңайлы, округта агымдагы елда уку йортларын тәмамлаучыларга эшкә урнашу мөмкинлеге булуын билгеләде. Округ башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева ассызыклаганча, яшь кешеләр үсешләрен һәм карьераларын кече ватаннарында башларга тиеш. Округ администрациясенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып халыкны эш

Подробнее

Тормышныӊ кадерен белик!

Бөек Ватан сугышы… Ул беркайчан бетми торган авыр кайгы булып hәрбер өйгә, гаиләгә кагылды. Аныӊ кайтавазы сыгыш кырында кан койган ветераннарныӊ, бу көрәштә туганнарын, якыннарын югалтканнарныӊ хәтерендә, ач-ялангач килеш фронт өчен эшләгәннәрнеӊ күӊелләрендә уелып калган. Барлыгы Барда районыннан сугышка 7 меӊнән артык якташыбыз киткән. Аларныӊ дүрт меӊнән артыгы мәӊгегә сугыш кырында ятып калган, шул исәптән Барда авылыннан фронтка киткән 519 кешенеӊ 399ы hәлак булган. Елдан ел сугыш ветераннары саны кими бара, бүгенге көнгә Барда округында барлыгы 6 ветеран гына калды:

Подробнее

Әле тагын да күбрәк эшлисе бар

12 апрельдә С.Н.Назин рәислегендә “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге“ җәмәгать оешмасы президиумыныӊ чираттагы утырышы уздырылды. Анда Бөтендөнья татар конгрессыныӊ (ВКТ) VIII съездына әзерлек, татар халкыныӊ бөек шагыйре Г.Тукайныӊ тууына багышланган чаралар оештыру hәм үткәрү, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ 30 еллыгына багышланган “Ягъфәр укулары“ китабын әзерләү, “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлар җәмәгать оешмасы делегациясенеӊ Барда округына килүе hәм башка мәсьәләләр каралды. Сәлим Нәҗип улы сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ VIII съезды 3 августка планлаштырылган, ул Казан шәhәрендә узачак. Пермь краеннан делегация

Подробнее