Яшь белгеч карьерасы башы

11 августта Барда округының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында оешма һәм предприятиеләр вәкилләре катнашында уку йортларын тәмамлаучылар өчен чара узды.

Чараны ачып, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Венера Кучукбаева безнең муниципалитетның хезмәт базарындагы хәлен анализлап, бүгенге көндә ул уңайлы, округта агымдагы елда уку йортларын тәмамлаучыларга эшкә урнашу мөмкинлеге булуын билгеләде. Округ башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева ассызыклаганча, яшь кешеләр үсешләрен һәм карьераларын кече ватаннарында башларга тиеш. Округ администрациясенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып халыкны эш белән тәэмин итү һәм яңа эш урыннары булдыру тора. Профильле ведомстволар 2022 елда уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча эш алып бара. Моннан тыш, муниципалитетта мәгариф, медицина һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләләре хәл ителә. Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен профильле белем бирү учреждениеләре белән уку йортына максатчан кабул итү программасы буенча эш алып барыла.

Очрашуны район больницасының баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин дәвам итте. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә яшьләргә ярдәм итү чараларына тукталды, Пермь крае хөкүмәтенең авыл территорияләрендә эшкә урнашучы яшь белгечләргә тиешле игътибар бирүен, мәсәлән, “Земский доктор”, “Земский фельдшер” программалары буенча 500 меңнән 3,5 млн. сумга кадәр ярдәм алу мөмкинлеге булуын билгеләде. Илнур Әдһәм улы яшь белгечләргә туган якларына әйләнеп кайтуларын, тормышта үз урыннарын табуларын һәм хезмәт базарында кирәкле булуларын теләде.

Сөйләшү дәвамында Гөлсара Дускаева яшь укытучыларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде. “Авыл мәктәбенә эшкә урнашучы яшь укытучылар өстенлекләргә ия. “Земство укытучысы” проекты буенча авыл торак пунктларына эшкә килгән укытучыга бер миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләм каралган. Моның өчен февральдән апрель аена кадәр Пермь шәһәрендә документларны тапшырырга кирәк. Шулай ук хезмәт хакына 3250 сум күләмендә айлык өстәмә түләм алу мөмкинлеге дә бар. Бер тапкыр бирелә торган дәүләт пособиесе 62,5 мең сум күләмендә түләнә. Яшь укытучыларны һөнәри карьераларын Барда округы территориясендә башларга чакырабыз”, — дип ассызыклады Гөлсара Нормат кызы.

Округ администрациясенең авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек идарәсе начальнигы Гөлназ Акчардакова үз чыгышында яшь белгечләргә агросәнәгать комплексы өлкәсендә ярдәм чаралары турында сөйләде. 2007 елның 5 августындагы “Пермь крае авыл хуҗалыгы оешмаларының кадрлар потенциалына дәүләт ярдәме турында”гы 81-ПК санлы закон кысаларында, югары һәм урта белемле яшь белгечләр 100дән 150 мең сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин. Яшь белгеч “күтәрелеш” средстволары белән бергә, өч яклы килешү төзегәннән соң, авыл хуҗалыгы оешмасында кимендә 3 ел эшләү бурычын да ала. Эшчәнлекләрен эшмәкәрлек белән бәйләргә теләүчеләргә яшь эшмәкәрләр өчен 100дән 500 мең сумга яки эшчәнлек арктик зонада алып барылса 1 млн. сумга кадәр грантлар алу мөмкинлеге бар. Грантларны бизнес-проектны тормышка ашыруга, шул исәптән бинаны арендалауга һәм ремонтлауга, программа белән тәэмин итү чарасын, оргтехника, җиһазлар сатып алуга (әгәр проект зур булмаган производство төзүне күздә тотса), лизинг килешүе буенча беренче взносларны, элемтә хезмәтләрен һ.б. түләүгә тотарга мөмкин.

Шулай ук “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында 2020-2025 елларда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан Пермь краеның 2019 елның 31 декабрендәге 1064-п санлы карары кабул ителде??. 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр яки югары (урта, башлангыч) һөнәри белеме булган 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр, яисә авыл җирендә агросәнәгать комплексы яки социаль өлкә оешмаларында кимендә 5 ел эшләүче һәм эшләргә теләк белдергән югары яки урта махсус уку йортының соңгы курсында укучылар үзләренең торак шартларын яхшыртуга социаль түләү ала алалар.

Сбербанкның ОПС начальнигы Алсу Юсупкулова актуаль вакансияләргә, физик затларга кредит бирүгә, авыл ипотекасын алу шартларына тукталды. Әлеге программаның асылы булып РФ гражданнарына авыл җирендә елга кимендә 3 процентлы ставка буенча ипотека ярдәмендә торак сатып алу мөмкинлеге бирү, авылда яшәүчеләр санын арттыру һәм аларның тормыш сыйфатын арттыру тора.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Роза Мусалева муниципалитетта масса-күләм спортны үстерү һәм аңа ярдәм итү чаралары турында сөйләде. “Спорт объектларын төзү һәм ремонтлау төрле яшьтәге кешеләрне торак пунктларда ук физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк”, — дип хәбәр итте ул һәм физик культура, спорт өлкәсендә кадрларның җитмәвен билгеләп үтте. Мәсәлән, бүген “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексына йөзү буенча тренер кирәк.

Очрашу барышында катнашучылар тәҗрибәсез эшкә урнашу, дөрес итеп резюме төзү һәм итернет челтәрендә эш эзләү серләренә төшенде. Чара бик җанлы һәм кызыклы формада узды. Барлык катнашучылар да алдагы планнарын тормышка ашыру өчен файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар.

Ләйсән Үтәгәнова,

халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *