Электрсыз дөнья нурсыз

22 декабрьдә кышкы кояш торгынлыгы көнендә илебезнең барлык энергетиклары котлаулар кабул итә. Бәйрәм алдыннан без “Урал МРСК” — “Пермэнерго” ОАОсы филиалы – Чайковский электр челтәре производство бүлегенең Барда челтәр районы (РЭС) җитәкчесе, баш инженер Р.Р. Хисамов белән аралаштык.

— Рәдис Рәфисович, сез бу оешма җитәкчесе булып әле генә эшли башладыгыз, һәм округта яшәүчеләр сезнең белән таныш түгел. Зинһар, үзегез турында бераз сөйләгез әле.

— Мин Казанда тудым һәм икенче сыйныфка кадәр шунда укыдым, аннан бер ел Бөреҗле мәктәбенә йөрдем, 4-9 сыйныф белемнәрен Пермь кадетлар корпусында үзләштердем, әмма төп гомуми белем турындагы аттестатны Чернушка шәһәренең Е.И. Францев исемендәге 9нчы кадет мәктәбендә алдым. Спорт минем өчен бик мөһим роль уйный иде, кул көрәше белән шөгыльләндем, шуңа күрә мәктәптән соң физик культура институтына укырга керергә теләдем. Ләкин язмышым башка юлдан алып китте, һәм мин Пермь милли тикшеренү политехник университеты студенты булдым. “Технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру” белгечлеге буенча диплом белән магистратурада укуны дәвам иттем һәм параллель рәвештә үзәк электр челтәрләрендә электромонтер булып эшләдем. 2018 елда Бардада мастер вазыйфасын тәкъдим иттеләр, мин ризалаштым. Бу вазыйфаны агымдагы елның 26 январена кадәр башкардым, хәзер мин баш инженер һәм РЭС начальнигы вазыйфаларын башкарам.

— Сезнең җитәкчелектә ничә белгеч эшли?

— Штат расписаниесе нигезендә оешмада 41 хезмәткәр булырга тиеш, хәзер бездә 37 кеше эшли, 4 вакансияле урын бар. Безгә РЭС начальнигы, электрослесарь һәм электромонтерлар кирәк. Коллектив хезмәтләргә һәм бригадаларга бүленгән. Шулай, транспорт һәм электр энергиясе хезмәте, оператив бригада, өч ремонт һәм бүлү челтәрләренең ике бригадасы, машина йөртүчеләр, техник бар, оешма эшенә медицина хезмәткәре һәм яллау буенча каравылчылар ярдәм итә.

— Узып баручы елда нәрсә эшләнде, барлык планнарны тормышка ашырып булдымы?

— Тугыз подстанция һәм өч үзәк бүлү пункты ярдәмендә округ электр белән тәэмин ителә. Әлеге объектлардан, “пәрәвез” сыман, трассалар дип аталган проводлар аерыла. Быел аларны агачлардан арындыру буенча эш күп булды. Бу эшчәнлек подрядчылар, техника һәм кул хезмәте тырышлыгы ярдәмендә алып барылды. Моннан тыш, трансформатор подстанцияләренә (КТП) капиталь ремонт ясалды. План кысаларында ике елда барлыгы 13 КТП ремонтланды, 6 гектардан артык трасса чистартылды. Терәк булучы баганалар да игътибарсыз калмый, алар график буенча планлы рәвештә алмаштырыла. Быел әлеге эшләр Үдик, Яңавыл, Озын Ялан, Беренче Бардабаш авылларында, Шермейка белән Шабарка авыллары арасында үткәрелде.

— 2023 елга планнар бармы?

— Әйе, киләсе елга планнар төзелде. Тиешле документ нигезендә Бардада 500 метр чамасы изоляцияләнмәгән тимер чыбык изоляцияләнгән үткәргечкә алмаштырылачак. Моннан тыш, Бардада, Беренче Әрҗәндә, Шермейкада һәм башка торак пунктларда КТПне ремонтлау дәвам итәчәк, шулай ук терәк баганалар алмаштырылачак. Округта электр белән тәэмин итү өлкәсендә эшләр булмаган бер генә авыл да юк. Мәсәлән, соңгы вакытта “Юбилейный” микрорайонында линияне таләпләргә туры китерү белән мәшгуль булдык. Хәзер микрорайонда яшәүчеләрнең электр белән проблемалары булмаячак дип саныйм.

— Сезгә халыктан шикаятьләр киләме, алар нинди темаларга кагыла һәм ничек хәл ителә?

— Әйе, шикаятьләр бар. Нигездә, кешеләр электрның түбән көчәнешле булуына зарлана, черегән терәк баганалар турында хәбәр итәләр. Бу проблемаларны тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Черек терәк баганаларны алмаштырабыз, йөкләнешне үлчәп, акт төзегәннән соң гына техник карар кабул ителә. Моның өчен берничә ысул бар: КТПны ремонтлау, линия җитешсезлекләрен ачыклау һ.б.

— Билгеле булганча, хәзер Бардада диспетчерлык хезмәте юк. Авария булган очракта, кая хәбәр итәргә?

— Чыннан да, безнең округ өчен җаваплы диспетчер Чайковский шәһәрендә эшли. 8 (342) 41- 724- 91 номеры буенча шалтыратырга була.

— Һөнәри бәйрәмегез алдыннан хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез.

— Барлык коллективка да сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, дөрес карарлар, ихтирам һәм үз адресларына рәхмәт сүзләрен ишетүләрен телим. Шулай ук, форсаттан файдаланып, округта яшәүчеләрдән безнең эшкә аңлап карауларын сорыйм. Бригадалар эсселеккә, салкынга, җилгә, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытына карамыйча үз вазыйфаларын үтиләр бит. Өйләрегездә һәрвакыт якты һәм җылы булсын өчен кулдан килгәннең барысын эшлибез.

Әңгәмәне Венера Шәрәфетдинова алып барды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *