Бергә-бергә эшләргә
Край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советының 24 январь утырышында яңа елга билгеләнгән чараларны үткәрү hәм эшчәнлекне тагын да җанландыру турында кызыксынулы сөйләшү булды. Чыгыш ясаучылар аеруча бер фикергә басым ясадылар: hәр эшне үзара ярдәмләшеп, бергәләп башкарырга кирәк, шул чагында аның әhәмияте зуррак булачак. Чыннан да, край яисә муниципальара дәрәҗәдә үткәрелүче чарада катнашучылар аз була икән, башкарылган эшнең көтелгән нәтиҗә бирмәячәге бәхәс тудырмый. Утырышны мөхтәрият рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов ачты hәм көн тәртибе, быелга билгеләнгән чаралар белән таныштыру өчен урынбасары Сәлим Назинга сүз








