Пенсия турында белергә кирәк

Ел саен Рәсәй Федерациясе Пенсия фондыныӊ Пермь крае буенча бүлеге тарафыннан укучы яшьләр арасында пенсия hәм социаль чаралар турында белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-аӊлату кампаниясе үткәрелә.

Барда округында, гадәттәгечә, бу юнәлеш буенча пенсия турында белем дәресләре уздырыла. Быел күптәнге социаль партнерыбыз Барда үзәк китапханәсе белән бердәм чара әзерләнде. Агымдагы елда яӊа модель китапханә ачылу сәбәпле, чараны яӊа цифрлы технологияләр кулланып үткәрергә мөмкин булды. Барда үзәк китапханәсе җитәкчесе Л.К. Исаковага, китапханәчеләргә пенсия турында белем бирү дәресен оештыруда hәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Ноябрь аенда Край политехник колледжыныӊ Барда филиалы студентлары өчен пенсия грамоталылыгы дәресе узды.

Шундый ук чара декабрьдә Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ 10 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Дәрес башында Пермь крае буенча Рәсәй Пенсия фондыныӊ Барда муниципаль округында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Ә.М. Куштанова “Уку hәм тормыш өчен булачак пенсия турында” дигән дәреслеккә презентация үткәрде. Укучылар булачак пенсия күләменә йогынты ясаучы факторлар турында белде, пенсия системасы нигезләре, электрон рәвештә хезмәтләр алу мөмкинлекләре, законнардагы үзгәрешләр h.б. мәгълүмат белән танышты. Аннан өлкән сыйныф укучыларын 3 командага бүлеп, “Без булачак пенсиябезне үзебез туплыйбыз!” квест-уены үткәрелде. Укучылар тиешле биремнәрне үтәп, “станцияләр” буенча күчеп барды.

Дөрес башкарылган бирем өчен командаларга уенчык акчасы рәвешендәге купоннар бирелде. Ахырда җиӊүче командага кечкенә генә татлы приз, калганнарга юатучы бүләкләр тапшырылды hәм үткәрелгән чара истәлегенә тәкъдир ителгән дәреслекләр бирелде.

Очрашуда катнашучылар гражданнарны пенсия hәм социаль чаралар белән тәэмин итү темасына зур кызыксыну күрсәтте hәм лекторга актив сораулар бирде. Аларны пенсия тупланышын инвестицияләү, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мәсьәләләре кызыксындырды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *